|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.03.2015 Җәмгыять
Балага узу өчен кайсы ел фасылы уңайлы?Хатын-кыз бу дөньяга бала табарга, әни булырга яралган. Аның иң зур бәхете – ана булуда. Сәламәт бала табу, бала тәрбияләү, заманнан калышмау, кыскасы, яхшы әни булу серләрен сез "Яшь әни" дип аталган яңа сәхифәбездән укып белерсез. Булачак әни кеше өчен, беренче чиратта, иң мөһиме - сау-сәламәт бала табу. Күпләр моңа үтә дә җаваплы карый һәм балага узганчы ук әзерләнә башлый. Язмадагы киңәшләр бәлки баналь булып тоелыр, шулай да аларны һәрвакыт истә тотарга кирәк. Беренчедән, хатын-кыз балага узганчы ук табибта тикшеренә, аның кушуы буенча төрле анализлар тапшыра. Боларны шулай ук баланың әтисе дә башкарырга бурычлы, чөнки туачак баланың сәламәтлеге аңа нык бәйле. Бу йөклелек чоры тыныч, бернинди проблемасыз узсын өчен кирәк. "Җенси юл белән күчә торган авыруларны ачыклау проблеманы вакытында хәл итәргә һәм сәламәт бала табу ышанычын арттырырга ярдәм итәчәк. Гади герпес, цитомегаловирус инфекциясе, энтеровирус, аденовирус, ВИЧ-инфекция, В һәм С гепатиты вируслары бала өчен зыянлы. Шулай ук листерия, хламидия кебек төрле бактерияләр аша барлыкка килгән авыруларны да вакытында дәваларга кирәк", – ди Казанның Идел буе районы хатын-кызлар консультациясендә эшләүче табиб-акушер Эльмира Сабирҗанова. Аның сүзләренчә, терапевт, окулист, невропатолог, кардиолог кебек белгечләрдә тикшеренү узарга кирәк булырга мөмкин. Бала алып кайтырга җыенган хатын-кыз һичшиксез УЗИ узарга тиеш.
Ышанасызмы-юкмы, әмма табиблар балага узуның уңайлы вакытын да белә икән! Табиблар фикеренчә, моның өчен иң яхшы ел фасылы – җәй ахыры–көз башы. Моннан тыш, баланы 35 яшькә кадәр табарга киңәш ителә. Балага узганчы ук начар гадәтләрдән арынырга кирәк. Хәер, хатын-кызлар алкогольдән баш тартса да, тәмәкене ташлый алмый икән. Югыйсә никотинның балага начар тәэсир итүен һәркем белә. Тәмәкесез гомумән яши алмаганнарга көнгә – 2, иң яхшысы 1 генә тәмәке рөхсәт ителә. Шул рәвешле тәмәкене бөтенләй ташлаучылар да бар икән. Тартмаган кешеләргә дә башкалар тарткан урыннан ераграк торырга кирәк.
Балага узгач та, беренче триместрда, ягъни 12 атна дәвамында бик нык сакланырга кирәк. Нәкъ менә шушы вакытта сабыйның мөһим органнары ярала. Бу вакытта анализларны яңадан тапшыру сорала, чөнки вируслы инфекцияләр баланы югалтуга китерергә яисә яралгының үсешендә тайпылышлар тудырырга мөмкин.
Сәламәт бала табуның тагын бер мөһим шарты – дөрес туклану. Булачак ананың туклануы сәламәт бала табуда зур роль уйный, шуңа күрә фаст-фуд, чипсы, сагыз, газлы су, шикле составлы ризыкларны озакка яисә бөтенләйгә онытырга кирәк. Табигый юл белән үстерелмәгән җиләк-җимешләрне дә ашамау хәерле. Ярымфабрикатларда да төрле консервантлар һәм башка химик матдәләр күп, иң яхшысы – үзегез пешергән ризык. Майлы һәм тозлы ризыклардан баш тартырга, баллыны, камыр ризыкларын чикләргә кирәк. Шул ук вакытта туклану бөртөрле генә булырга тиеш түгел. Әйтик, төрле ярмалар, балык, ит, җиләк-җимеш, яшелчә, сөт ризыклары – дөрес туклану өчен ризык җитәрлек. Балык һәм иттә, мәсәлән, аксым күп. Эремчектә карындагы баланың сөяк һәм тешләре өчен файдалы булган кальций бар.
Моннан тыш, организм күпме су сорый, шуның кадәр эчәргә кирәк, организмга көненә 2 литрлап сыеклык керергә тиеш. Компот яки морс бик файдалы, ә менә кофе зыянлы. Авырлык турында да онытмаска кирәк. Табиблар фикеренчә, йөклелек чорында хатын-кыз 12 килограммнан артык җыймаска тиеш. Дарулар белән мавыкмаска киңәш ителә. Бик кирәк очракта да табиб белән киңәшләшү мөһим. Җәмәгать транспортында йөрмәскә тырышыгыз, кулларны ешрак юырга, йорт хайваннары белән “аралашмаска” кирәк.
Сәламәт бала табу өчен тагын нишләргә? Әлбәттә, үзеңне тыныч тотарга, юк-барга борчылмаска! Йөкле хатын-кызга һич кенә дә дулкынланырга ярамый. Ананың халәте балага бик нык тәэсир итә. Өйдә дә уңайлы мохит булдырырга кирәк. Бу чорда бары тик матур хис-кичерешләр белән генә яшәргә кирәк. Күргәзмә яки концертка барырга, рәсем ясарга, җырларга мөмкин. Иң мөһиме – күбрәк саф һавада йөрергә, урман һавасы бик файдалы.
Күп кенә хатын-кызлар балага узганын белгәч тә, үзен бик нык "саклый" башлый: телевизор карап, журнал укып көнозын диванда ята. Сүз дә юк, ял кирәк, әмма көне буе түгел. Йөкле хатын-кызлар өчен махсус физик күнекмәләр бар, йөзүгә йөрергә мөмкин. Күбрәк хәрәкәтләнгән саен сез баланы кислород белән тәэмин итәсез. Кыскасы, һәрвакыт елмаеп йөрегез! Балагыз сәламәт һәм бәхетле булсын!
Популяр җырчы, күптән түгел генә икенче тапкыр әни булган Гүзәл Идрисова киңәшләре:
– Иң беренче чиратта, дөрес тукланырга, күбрәк җәяү йөрергә, саф һава суларга, ешрак урманга барырга кирәк. Тик утырмаска, берәр шөгыль табырга, әйтик, бәйләргә, театрга барырга, җәй көне җиләк җыярга, кыш көне чаңгыда йөрергә була. Кәеф күтәренке булсын өчен мунча керергә һәм "шоппинг" (кием-салым алу) белән шөгыльләнергә мөмкин. Икенчедән, артык авырлык җыймаска, тик ятмаска кирәк. Минем кебек 9 айга кадәр актив булырга, яраткан эш белән шөгыльләнергә киңәш итәм.
Эльвира ШАКИРОВА |
Иң күп укылган
|