|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.03.2015 Мәгариф
Гадел имтихан ни күрсәтә?Россиядәге чыгарылыш сыйныф укучылары инде быел икенче тапкыр БДИны кырыс шартларда бирергә әзерләнәләр. Күчерүсез имтихан бирү тәҗрибәсе үткән ел мәктәпләрнең 35 процентында сыналып каралды: имтихан реаль вакыт режимында видеокүзәтү астына алынды. Быел Рособрнадзор кырыс күзәтү астына алынган мәктәпләр санын ике тапкыр арттырырга җыена. Бу хакта оешманың җитәкчесе Сергей Кравцов 23 мартта игълан итте. Үтән ел Арча укучылары имтиханны гадел шартларда биреп карады. Күрсәткечләр, билгеле, байтак түбәнәйде, әмма иң мөһиме, балалар имтиханга әзерләнеп килергә кирәк икәнен аңлады. Тагын бер нәрсәне билгеләп үтәргә кирәк: урлашу перспективасының юкка чыгуы стресс күләмен киметте, беренче тапкыр барлык укучылар да имтиханны тыныч шартларда бирә алдылар. Быел исә федераль күзәтүчеләр кулында портатив видеокамералар да булачак икән, бу инде имтихан барышын бер-ике ноктадан гына түгел, күзәтүче булган җирдә төрле урыннардан төшерергә мөмкинлек бирәчәк, аудиториядән тыш та “видеога төшү” ихтималы барлыкка киләчәк. Тагын бер яңалык бар. Ниһаять, барлык имтихан бирү пунктларында да мобиль телефоннарны “томалаячаклар”. Томалау җайланмаларының эшләве турында мәгълүматны дистанцион рәвештә тикшереп булачак. Бу үзе үк инде урлашу шансын 80-90 процентка киметә, чөнки гадәттә моңарчы контроль- үлчәү материаллары аудиториядән урланып чыга да, әзер җаваплар мобиль телефон аша тапшырыла иде. Рособрнадзор контроль- үлчәү материалларының урлану мөмкинлеген дә нульгә калдырырга вәгъдә бирә. Аларны хәзер сынау башланыр алдыннан гына имтихан бирү пунктларында басу мөмкин булачак.
Мәгариф җитәкчеләренең үткән елгы имтиханны гадел итеп үткәрергә омтылулары Россияне хурлыклы җәнҗаллардан коткарды, укытучыларның укучыларны яшьтән үк ришвәт бирергә өйрәтү очраклары юкка чыкты диярлек. Имтиханга бәйле рәвештә үз-үзенә кул салган балалар саны да кимеде. Гаделлек үзеннән-үзе позитив тудыра: балалар да, укытучылар да хәйләкәр алымнар өйрәнеп вакыт уздырасы урынга, эшкә күнегә башлыйлар.
Дөрес, Интернет әле бүген дә имтиханга кадәр үк әзер контроль-үлчәү материалларын һәм аларга җаваплар сатучы “бизнес” белән тулы. Моннан ике-өч ел элек, дөрестән дә, имтиханның чын материалларын дистанцион рәвештә сатып алу мөмкинлеге зур иде. Кемнәрдер ялган материаллар сатып алып алдандылар, кемнәрнеңдер кулына чын сораулар да эләккәләде. Шунысы кызык: укучылар ниндидер үзләре генә белгән ысул белән биремнәрнең һәм җавапларның чынмы-ялганмы икәнен дә ачыклый алалар, бер укучы, сатып алып, материалларны Интернет аша дусларына бушлай да тарата ала иде. Мин быелгы контроль-үлчәү материалларын сатучы бер сайтта теркәлдем һәм биремнәргә заказ биреп карадым.
Сайт хуҗалары имтихан алдыннан чын контроль-үлчәү материаллары белән тәэмин итәргә вәгъдә бирәләр. Кулларында инде математиканың база һәм профиль биремнәре, рус теле, химия, биология, тарих, информатика һәм физика буенча контроль-үлчәү материаллары бар, имеш. Бәяләр математика һәм рус теле өчен – 3200 сум, сайланган предметлар өчен – 2500 сум. Җаваплары юк, аларын үзең чишеп табасы яисә белемле танышыңны яллыйсы. Хәтерлик: 2013 ел имтиханын чыгарылыш сыйныф укучылары Интернеттан алган әзер материаллар белән тапшырды. Урлашу ул чакта үзенең югары ноктасына җиткән иде: бер көн кала әзер биремнәрнең чыннарын бушка да табу проблема булмады. Күрсәткечләр ул елны быелгы азык-төлек инфляциясе кебек күкләргә кадәр очтылар, Мәгариф министрлыгында үзләре оештырган имтихан нәтиҗәләренә үзләре ышанмадылар. Тик шул шартларда да имтиханны, әзерләнеп, гадел биргән укучылар отты. Ялган материаллар белән алданып, сайлаган имтиханын “икеле”гә бирүчеләр дә байтак булды. БДИның беренче елында ук гаделлек урнаштырылган булса, без инде бүген бөтенләй башка мәгариф системасын күзәтер идек. Тик ун елдан артык вакыт юкны бушка аударып узды. Инде соң булса да уң булсын дип урнаштырыла башлаган гаделлек уңай үзгәрешләр вәгъдә итә. БДИ тарихы тагын бер нәрсәне искәртә: теләк булганда, ихтыяр көче табылганда, илдәге тоталь урлашу һәм ришвәтнең тамырына да балта чабып булыр иде. Бу катлаулы булса да, кыен эш түгел. Илнең киләчәге исә җиң сызганып эшләргә ниятләгән шәхесләр саны белән генә билгеләнә. Яңа технологияләр дә, нефть энәсеннән төшү дә, импортны алыштыру да җәмгыятьнең һәр өлкәсендә гаделлек урнаштыру белән генә мөмкин була башлыйлар.
Рәшит ФӘТХРАХМАНОВ |
Иң күп укылган
|