поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
31.03.2015 Милләт

Татарстан халыклары Ассамблеясын кабат Фәрит Мөхәммәтшин җитәкләячәк

Татарстан халыклары Ассамблеясының III хисап-сайлау конференциясе булды.

Аны ТР Дәүләт Советы Рәисе, ТР Халыклар Ассамблеясы җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды.

ТР Халыклар дуслыгы йортында узган чарада ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары − ТР Президентының эчке сәясәт буенча департаменты җитәкчесе Александр Терентьев, ТР мәдәният министы урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина, Ассамблея Советы рәисе урынбасары — Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы башкарма комитеты җитәкчесе Николай Владимиров һ.б. катнашты.
 
“Россиядәге һәр субъектта да, безнең Ассамблеяда кебек, даими рәвештә болай чаралар уздырылмыйдыр. Без исә, устав нигезендә, утырышларны даими үткәрәбез. Соңгы тапкыр хисап-сайлау конференциясе 2012 елның 5 апрелендә узган иде. Бүген без үткәнгә нәтиҗәләр ясап, алдагы планнар турында сөйләшәчәкбез”, — диде Фәрит Мөхәммәтшин һәм илдәге, республикадагы икътисади вәзгыять хакында фикерләрен җиткерде, Татарстанда гамәлдә булган 30 социаль программаларның 2015 елда да гамәлдә булачагына вәгъдә бирде.
 
Ул шулай ук ТР Президенты вазыйфасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның конференциядә катнашучыларны сәламләвен җиткерде. “Хөрмәтле конференциядә катнашучылар! Татарстан халыклары Ассамблеясы − гражданлык җәмгыятенең иң мөһим оешмаларының берсе, һәм ул республикада зур урын алып тора. Ассамблея республикада милли миграция сәясәтен, этникара мөнәсәбәтләрне җайга салуда зур эш алып бара. Сезнең иҗтимагый эшчәнлегегез нәтиҗәсендә, Татарстанда мәдәни үсеш, милли гореф-гадәтләргә, безнең халыкларның туган теленә яшьләрдә мәхәббәт тәрбияләү кебек мәсьәләләр уңай хәл ителә. Татарстан халыклары Ассамблеясының дәүләт һәм муниципаль берәмлек хакимияте белән тыгыз элемтәдә эшләвен дә билгеләп үтәргә кирәк. Мин сезгә уңышлар һәм һөнәри, җәмәгать эшчәнлегегездә яңа үрләр яулавыгызны телим!”- диелгән иде Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгатендә.
 
Чараның беренче өлешендә конференциянең берләшкән хисап-мандат комиссиясе һәм секретариаты сайланды. Шулай ук конференция барышында “Татарстан халыклары Ассамблеясы составына яңа физик затлар” кабул ителде. Алар арасында ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, Казан каласы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Наталья Гречанникова керде. Шулай ук яңа әгъзалар, ревизия комиссиясе сайланды. Моннан тыш, Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы рәисе дә сайланды. Алдагы өч елда да Татарстан Халыклары Ассамблеясы белән Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелек итәчәк. “Бу эшнең нинди мөһим икәнен яхшы аңлыйм. Узган срокта сезнең белән кулга-кул тотынып эшләдек. Тавыш бирүегез, ышанычыгыз өчен рәхмәт. Алга таба да сезгә таянып эшләргә тырышырмын”, — диде ул һәм рәхмәтләрен җиткерде.
 
Николай Владимиров Татарстан халыклары Ассамблеясының эшчәнлеге хакында хисап тотты. Әлеге оешма 3 ел дәвамында конференцияләр уздырган, күчмә утырышлар үткәрелгән. Аларда республика муниципаль берәмлекләре җитәкчеләре урынбасаралары да катнашкан. Миграция сәясәте буенча да Ассамблеяда “түгәрәк өстәл”ләр оештырылган. Аларда диаспора вәкилләре арасында килеп чыккан мәсьәләләләр, сораулар яңгырый һәм чишелеш юллары эзләнелүен искәртте Николай Владимиров. Шулай ук мигрантлар арасында даими рәвештә төрле сораштырулар уздырылган. Мисал өчен “Татарстанны ничек сайладыгыз дигән?” сораштыру барышында күпчелеге республикада социаль-икътисади хәлнең уңай булуы төп сәбәп булып торуын әйткән. Республика хезмәт базарында вакансияләрнең күп булуы да мигрантларны җәлеп итә икән. Алар белән килеп туган кыенлыклар да шактый булуын белдерде спикер. Мисал өчен, мигрантларның 35 проценты диярлек − 30 яшькә кадәр булган кешеләр, әмма аларның күбесе Россиядә яшәү өчен җайлашмаган, рус телен белми, дип белдерде ул. Хисапта шулай ук, муниципаль районнарда милләтара һәм этникара хәлне контрольда тоту максатыннан, муниципаль берәмлекләрдә әлеге эш белән шөгыльләнүчеләр билгеләнүе әйтелде. Яшьләр белән эшләү, туган телне саклау кебек мәсьәләләр хакында да сүз булды. Хисап тотучы Хөкүмәтнең республикада яшәүче төрле милләт халыкларына битараф булмавы, аларның үз этник проектларын тормышка ашыру өчен грантлар булдыруына игътибарын юнәлтте. Мисал өчен, 2012 елда республика бюджетыннан 1 миллион сумнан артык, 2013 елда 3 миллион сумнан артык, 2014 елда 2,4 миллион сум − барлыгы 7,4 миллионнан артык сум акча бүлеп бирелгән. Татарстан халыклары Ассамблеясының бюджеты исә узган елдагы кебек үк 4,5 миллион сумнан артыкны тәшкил итә. Әлеге акчалар “Наш дом – Татарстан” журналын чыгару, милли бәйрәмнәр уздыру, транспорт чыгымнарын каплау һәм башкарма комитет хезмәткәрләренә хезмәт хакы түләүгә сарыф ителә.
 
ТР Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов хәбәр иткәнчә, ул җитәкләгән учреждениедә ел дәвамында 45 рәсми делегация булган. Күптән түгел генә Дагстан Халыклар дуслыгы белән хезмәттәшлек турында килешү төзелгән. Ирек Шәрипов шулай ук июль аенда Нурлатта Халыклар дуслыгы йорты барлыкка киләчәген дә хәбәр итте.
 
“Татарстан халыклары Ассамблеясы каршында эшләп килгән якшәмбе мәктәпләренә финанс яктан да ярдәм бар, кадрлар да эшли, әмма кайбер халыкларның ул мәктәпләрдә укучы балалары әз. Республикадагы кайбер аз санлы халыкларны аңлап та була. Әмма күләмле халык вәкилләре телләрен саклап калу өчен бу мәктәпкә йөртергә, сыйныфларда балалар санын арттырырга кирәк”, — диде Фәрит Мөхәммәтшин. Ул шулай ук, икътисади кризиска да карамастан, Татарстан Ассамблеясы эшчәнлеген киметмәячәк һәм алга таба да Татарстанда Халыклар дуслыгы йортлары ачылачагына вәгъдә бирде.
 
Конференция азагында Фәрит Мөхәммәтшин Ассамблея активистларына ТР Дәүләт Советы Рәхмәт хатларын тапшырды.


Addnt.ru
№ | 30.03.2015
Addnt.ru печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»