|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.03.2015 Җәмгыять
Казанга Россиядә иң яхшы туристик юнәлешләр рейтингында өченче урын эләктеТатарстан башкаласыннан алда – Санкт-Петербург һәм Мәскәү. Казан 2015 елда Россиядәге иң яхшы туристик юнәлешләрнең берсе дип игълан ителде. Рейтинг сәяхәтләр турындагы дөньядагы иң зур “TripAdvisor” сайты тарафыннан төзелгән. Беренче һәм икенче урыннарны Санкт-Петербург һәм Мәскәү алды. Казанга иң яхшы туристик юнәлешләр рейтингында өченче урын эләкте, дип хәбәр итә kzn.ru. Беренче бишлеккә шулай ук Екатеринбург һәм Калининград шәһәрләре кергән. Сочига алтынчы, Чиләбегә җиденче урын бирелгән. Иң яхшылар саналганнар кергән унлыкның соңгы урыннарында – Ярославль, Красноярск һәм Түбән Новгород.
|
Иң күп укылган
|