поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
27.03.2015 Җәмгыять

Кошлар сайрашып, кешеләр сөйләшеп табыша

Җырларда: “Очрашулар,
кавышулар
Күпләп була гомеребездә.
Кемнедер - син, кемдер сине
Юрар дөрес юлга таба”, - дип җырлыйлар бит. Хәзерге язылачак язмам героена шушы юллар туры киләдер, дип уйлыйм.

Камышлы районының Дәүләткол авылында гомер итүче Рәшит Һади улы Дәрҗемановның (фотода) нәсел шәҗәрәсе Шенталы районының Карабикол авылына килеп тоташа. Ә аның сабый чагы Кинел районында Зур Малышевка совхозында үткән. Әнисе Фәгыйләнең сеңелесе Сәхимә Дәүләткол авылы кешесенә тормышка чыккач, Фәгыйлә һәм бертуган Минхан исемле абыйлары гаиләләре белән туган авыллары Денискә кайтып китмичә, шушы Дәүләткол авылына килеп төпләнәләр. Алты яшьлек Рәшит әнисеннән әтисе турында сораса, ул: “Әтиең җир йөзендә юк инде, син тугач та үлеп китте,” - дип әйтә торган була.

Рәшит яшьли өздереп гармун уйнарга өйрәнә, мәктәптә "яхшы" билгеләренә генә укый, озакламый йорт хуҗалыгында әнисенең зур таянычына әйләнә. Әтисез үскән малайны авыл кешеләре чит итми, кирәк чакта ярдәм итеп, киңәшләрен биреп торалар. 
 
Рәшит абый бүгенге көндә Самара шәһәрендә “Бердәмлек”газетасын нәшер итүче Рәфгать Әһлиуллинның ничек итеп үзен чалгыны дөрес тотып, печән чабарга өйрәтүе турында әле дә җылы итеп искә ала. 
 
- Рәфгать абый: “Эшне яратып, җиренә җиткереп, теләп эшлә, теләмәсәң якын да килмә”, - дип әйткән иде, дип сөйләде ул. Ә аның кебек игелекле бәндәләр аның тормышында аз булмагандыр.
 
Рәшит армия хезмәтен тутырып, авылга әйләнеп кайткач, үзен озатып калган сөйгән кызы Зөлфиягә өйләнә, бер-бер артлы уллары Радик белән Руслан дөньяга килә.
 
Кошлар сайрашып, кешеләр сөйләшеп табыша, диләр бит. Рәшит тә “Мир” колхозында хисапчы булып эшләгәндә, ашлык амбары янында Камышлы авылында яшәүче Әбелкәрам абзый белән очраша. Ә теге аңардан кинәт кенә: “Әтиеңне күрәсең киләме?” - дип сорый. Әбелкәрам абзый үзенең Һади агасы белән тумышлары буенча Шенталы районының Карабикол авылынннан икән. Рәшитнең атасы исән-сау булып, өлкәнәйгән көнендә чит җирләрдән бирегә килеп төпләнгән. Бу вакытта Рәшиткә 50 яшь тулган, ә әнисе Фәгыйлә җир куенында ята торган була инде.
 
Әллә әти белән үсмәгәнгәме, әллә үзе күптән әти кеше булганга күрәме, кайчандыр гаиләсен ташлаган бу кеше белән очрашырга ул бер дә ашкынып тормый. 
 
Бәйрәм көннәрнең берсендә аларга шәһәрдә яшәүче ике туган сеңелләре Саҗидә белән Сания кунакка килә. Рәшит әтисе турында сүз кузгаткач, алар:
 
- Исән чагыңда бер күрешү - үзе бер гомер ул. Үкенечкә калыр, дип уйламыйсыңмы соң?! - диләр һәм аны әтисе белән очрашырга ризалаталар.
 
Һәм менә алар бергәләп Һади ага яшәгән йортны эзләп табып, ишеген шакыйлар. Өлкән яшьтәге, басынкы-сабыр кыяфәтле ак бабай кулларын сузып, Рәшиткә таба атлый. Үзе исә зур дулкынланудан калтыранган иреннәре белән: “Улым!” – дип, әкрен генә аңа эндәшә. Рәшит тә: “Әткәй!” – дип, әтисен кочаклап ук ала. Менә нәкъ шул чакта аның гомере буе бәгырендә җыелган ятимлек ачысы, кимсенеп яшәве, әтисезлек хәсрәте бер минутта юкка чыга. Ике арада бернинди үпкә, рәнҗү дигән нәрсә калмый, йөрәктәге салкын боз да эреп бетә. 
 
Менә шундый матур очрашудан соң ике арадагы сукмак ныгый. Әгәр дә тормыш мәшәкатенә уралып, Рәшит бераз вакыт әтисе янына килә алмый торса, алар үзара берсен-берсе юксына башлыйлар. Улы аны үзе белән күл буена балык тотарга да, авырып китсә, хастаханәгә дә алып бара. Балалары да, хәтта киленнәре дә Һади абзыйга “бабакай”, дип өзелеп дәшәләр.
 
Бер очрашуда Һади бабай Самара шәһәрендә икенче хатыныннан туган, үзенең улы – Әбелкәрам (энесе истәлегенә аның исемен кушкан була), Рәшитнең бертуган энекәше барлыгы турында белдерә. Озак та үтми, Рәшит хәләл җефете Зөлфия ханымны машинасына утыртып, шәһәргә бертуганы белән очрашуга бара. Менә шулай итеп, ул энекәшле дә булып куя. Алар бергәләп Рәшитнең сеңелләрен күрергә дә баралар. Шунда Кәрам (аның исемен шулай кыскартып әйтәләр икән) чибәр Саниягә гашыйк була да куя һәм тиздән марҗасын аерып, аңа өйләнә. Хәзерге көндә алар Дәүләтколга бергәләп кайтып йөриләр. Рәшит абыйларының 60 яшьлек юбилеена да кайтканнар. Ә Һади бабайның вафатына өч ел үтеп киткән инде. Шулай итеп, Рәшит абый әти шатлыгын тоеп, ун елга якын бәхетле тормыш кичереп яшәгән. Өстәвенә очрашкан саен шаяртып: “Кәрам, энем! Син миңа бурычлы бит”, - дип әйтеп куя. Ә тегесе исә: “Нигә алай дип әйтәсең, абый?” - дип сорый, берни аңламаганга салышып. 
 
- Чөнки син - минем яраткан энекәшем, өстәвенә кияү дә булып куйдың бит әле,- ди Рәшит абый, сабыйларча сөенеп. 
 
Бүгенге көндә менә шундый бәхетле вакыйганың шаһитлары булып, туганлашып, рәхәтләнеп яши Дәрҗемановлар нәселе.
 

Нурсинә ХӘКИМОВА
Бердәмлек
№ 13 | 28.03.2015
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»