поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
26.03.2015 Әдәбият

Сабыр төбе алтын түгел! (дәвамы)

 

Әсәрнең башын һәм укучылар фикерен
моннан укыгыз: 
http://matbugat.ru/news/?id=11420

Ярты сәгать эчендә Айдарның Лилияне өйдән куып чыкарганы Сәкинәнең бар туганнарына мәгълүм булды.

Кичерә алмады Сәкинә баш бирмәс киявен. Барысы да аннан куркып тора, каршы сүз әйтми, барысы да. Ярар бу юлы план барып чыкмады, җебегән Лилия булдыра алмады. Җиңдем дип уйлама, кияү, Сәкинә, диләр мине.
 
Хәтирәнең авылдан шәһәргә авышу сәбәбе башка авыл кызларыныкыннан аерылмый. Сазга баткан фермадан, чөгендер чүбеннән качып килде ул. Тик шунысы, ул моңы егерме дүрт яше тулгач кына батырчылык итте. Укымышлы кыз, башта авыл мәктәбендә бер-ике ел укытты, аннары гына авылны ташлап чыгып китте Туган апасы  ике бүлмәле фатирда үзе генә яшәп ята иде, кызны үзенә иптәшкә чакырды:
 
- Авылда тормыш та, аек кияү дә юк. Әйдә минем янга шәһәргә, - диде.
 
Кияү дигәннән, Хәтирә кич клубка чыгуның бер дә кызыгын тапмады. Авызларыннан көмешкә исе килеп торган егеләр белән аралашуны кирәксенмәде, чөнки Хәтирәнең әтисе беркайчан аракы белән шаярмады. Шулай итеп, кыз өйдә утыра торгач, егерме дүртне дә тутырды. Шул ук апасы ярдәме белән төзелеш оешмасына генераль  директор Соломин Сергей Ивановичның сәркәтибе булып урнаша алды. Хезмәте авыр түгел. Белеме булган кыз документлар эшен тиз төшенеп алды. Торуы шул апасында булды, кичке клубларга да барып егетләр эзләп йөрмәде. Чынлыкта, мәхәббәт дигән хис кызга әле таныш түгел иде.
 
Ул шулай иртән эшенә килеп утыра да эшкә ябыша. Сергей абый өчен мондый сәркәтиб чын бүләк кебек булды. Күп нәрсәне кушканны көтмичә үзе эшләп куя, бар шартын китереп документларны тутыра. Директорга инде кул гына куясы кала. Шуңа күрә Сергей абый кызның хезмәт хакын да бераз арттырды.
 
- Исәнмесез, хуҗа мондамы икән?
 
Кыз башын күтәреп ишеккә карады. Ишектә мөләем генә ир басып тора. Шундый ягымлы итеп елмайган үзе. Кызның өстенә бер чиләк кайнар су койгандай булды. 
 
- Монда, сез кем буласыз, абый?
 
- Айдар булам мин, сеңлем. Миңа хуҗа кирәк иде, – дип ул тагын елмайды.
 
Елмаюы шуның кадәр матур булып чыкты, кызның сулышы капты.
 
- Ә, әйе, ул сезне көтә инде, керегез, – диде кыз көчкә телен әйләндереп.
 
- Рәхмәт, – диде дә Айдар Соломин янына кереп китте.
 
Хәтирә хәле китеп урындык аркасына сөялде. Нәрсә булды соң әле бу, нигә сулышы капты, нигә хәле китте? Кыз күзләрен йомды, тагын ирне күз аллады. Әллә гашыйк булды инде? Аның бар күзәнәкләре, бар геннары “Булса ни? Мин - хатын-кыз!” – дип  котырынып эшләргә тотынды.
 
- Ходаем, аның чыкканда кабат минем яннан узасы бар.
 
Кодрәтеннән килсә, кыз директор ишеген мәңге ачылмаслык итеп кадаклап куяр иде. Чыкмасын, чыкмасын. Күңелен биләп алган ят хистән курыкты ул. Тик язмыш син теләгәннең киресен генә эшләп тора. Ишек кабат ачылды, мөләем ир кабат кыз янына килеп басты.
 
- Кара,  нинди чибәр кызлар эшли икән бездә, һаман эш, дип күрмичә дә йөрим икән .
 
Хәтирә кызарып чыкты: “ Ул миңа игътибар итте, итттееееее ........ . ”
 
Айдар үзе кыздагы алышуны күрмәде, саубуллашып чыгып та китте. Үз мәшәкате муеннан: монда эш, өйдә тавыш.
 
“Аның бит уң кулында балдагы бар, өйләнгән, ул гаиләле, исеме кем әле?   Айдар – балдагы бар, Айдар – балдагы бар ......”. 
 
Баш чигәләре түзә алмаслык булып кысылды, көне буе ни эшләгәнен тоешмый йөрде кыз. Аның шулай исәреп китүен Сергей абый да сизеп алды, шуңа өенә кайтарып җибәрде.
 
- Бар, кызым, кайтып ятып тор, авырыйсың, ахыры, – диде.
 
Хәтирә ничек апасы фатирына килеп җиткәнен дә сизмәде, кайтты да ятты. Апасы чәй эчәргә чакыргач та тормады. Хәтта күзен йомарга да курыкты, күзләрен йомды исә, аның каршына елмаеп Айдар килеп баса.
 
- Айдарррр... – кыз йокыга талыр алдыннан шулай пышылдады.
 
Көн артыннан көннәр үтә торды, яз да җитте, Айдар да офиска керми тормады, билгеле. Хәтирә аны ялкынлы күзләре белән каршы алды, шундый ук күзләр белән озатып калды.
 
Бер көнне Соломин бар офиска хәбәр салды:
 
- Иртәгә,  шимбә көнне,  барыбыз да табигатькә чыгабыз, эш дип монда язны күрмичә калып булмас. 
 
Тормыштан тәм таба белә Сергей абый, билгеле, язның бер генә көнен булса да күреп калырга тели иде.
 
Икенче көнне барысы да җыелып автобус белән елга ярына таба кузгалды. Айдарның хатыны тагын әнисе янына кайтып киткән. Инде ничәнче тапкырын.
 
- Ярар сиңа, мужикмы син, юкмы, кабат артыннан кайтырга җыенасың. Менә бу юлы кайтма. Бераз котырынмый торырлар. Нишләрләр икән? - Коля дустын үгетләп күндергән иде.
 
Автобуста Айдар белән Хәтирәнең урыннары бергә туры килде, кыз ниләр кичергәндер бу минутларда. Бәлки, автобус беркайчан туктамасын, дип теләгәндер. Айдар исә кыз ягыннан ниндер бер җылылык, ягымлы дулкынлы караш тоеп барды. Ир күңеле таш түгел, сизде ул, аның җаны шундый назлы карашларны бик сагынган иде шул.
 
Килеп җиттеләр аланга таралыр алдыннан Соломин эндәште:
 
- Яшьләр учак өчен утын әзерли, олылар табын хәстәрли!
 
Һәркем үзенә кушылган йомышны башкарырга дип таралды. Хәтирә яр буенда инде коры ботаклар калмаган дип урман эченәрәк атлады. Шулай ботак җыя-җыя ул имән агачы янына барып туктады. Кыз аның астарак корыган ботагын күреп алды. Моны сындырсаң яхшы булачак инде. Кыз сикереп ботакка асылынды. Тик имәннең алай җайлы гына бирешәсе килмәде. Башта авырлык белән генә ботагын аска төшерергә ирек бирде, инде булдырдым дигәндә, Хәтирәнең кофта якасыннан эләкетереп өскә күтәрде. Менә булды да, кызның ике аягы да җиргә тими  асылынып калды.
 
- Коткарыгыз, зинһар!
 
Тавышка йөгереп Айдар килеп җитте, ул кызны кочаклап алды да кофтасын ычкындырып җиргә төшерде. Тик кочагыннан чыгарырга теләмәде. Шундый кайнар тәнне аның күптән кочканы юк инде, ә күзләре төпсез диңгез кебекләр, их, кереп чумасы шул диңгезгә,  мәхәббәт дәрьясында йөзәргә иде бер. Кыз да Айдарның кочагында ир кичергән хисләрне кичерде. Ул шушында сөйгәне кочагында үләргә дә әзер иде. Тик тәрбия үзенекен итте.
 
- Җибәрегез, Айдар абый, яхшы түгел.
 
Ир теләр-теләмәс кенә кызны кочагыннан чыгарды. Кире аланга алар бергә кайттылар һәм кичкә кадәр бергә булдылар. Айдар нәкъ элеккечә гел шаяртты, эш тә онытылды, гаиләдәге тавыш та. Нидидер үзендә бер җиңеллек тойды ул. Кыз да аннан күзен алмады, аның һәр әйткән сүзенә рәхәтләнеп көлде, ул теләгән ризыкларны алып бирде. Иртәгә дөнья бетсә-бетсен, алар бүген иң бәхетлеләре. Гашыйклар әйләнә-тирәне күрмәделер, тик әйләнә-тирә аларны кичкә кадәр күздән ычкындырмады.
 
Дустын таный алмый күзәтеп утырган Николай үзалдына: “Бәлки, дустым, синең өчен шулай яхшырак булыр,” – дип куйды.
 
Дүшәмбе Айдар эштән кайтышка Ләйлә өйдә иде инде. Атасын күрүгә кечкенә Рәсилә мүкәләп килде дә, Айдарның балагына тотынып торып басты. Аннары аңа кул сузды. Янәсе, әти күтәр инде, мин кайттым бит. 
 
Айдар иелеп баланы кулына алды да яратып күкрәгенә кысты:
 
- У-у-у-у, кызым, дәү булып үсеп килгән икән.
 
- Нәрсә, килмәсләр дип уйлаган идең мәллә? - кухнядан Ләйлә тавышы ишетелде. - Бер шалтыратып карамадың, исең дә китмәгән синең. Миннән котылып, рәхәттә яшәргә уйлаган идеңме? Әнә, әни борчылып, урын өстенә ауды. Синең аркада ул шундый булды.
 
“Бераз котырынмый калсыннар, нишләрләр икән?” Димәк, әбинең агуы чыга алмагач, кан асымы күтәрелгән.
 
- Килгәнсең бит әле.
 
- Килдем шул, ничек килдең, диген, көчкә, бала өстерәп кулларым өзелә, дип торам. Ник кайтып алмадың?
 
- Моңарчы кайтып алганнар да җитәр, авыр булгач, предсидәтелеңә әйт идең, китереп куйган булыр иде.
 
- Нәрсә-ә-ә-ә? - Ләйләнең күзләре шар булды. Каян белә ул аларны?
 
Ләйләләр ягына кайткан саен шуны белде Айдар. Күршеләрнең дә төрлесе була бит. Бар тик кенә йөргәне, бар күп сөйләшкәне. Менә шулары барын да сөйләп бирде. Ләйлә үз вакытында күп ирле хатыннарны елаткан. Чын-чынлап азгын тормыш, бәлки, озак та барган булыр иде, тик колхоз рәисе Ләйләне посадка янында барган машинасыннан тибеп төшереп калдыра. “Ычкын моннан, шалава, күземә күренмә башка!” Шушы хәлдән соң әни кеше тизрәк кызны кияүгә олактыру ягын карый. Айдарны күргәч үк кызына әйтә: 
 
- Кызым, ычкындырма моны, айныганчы туй хәстәрен күрергә кирәк булыр. Фатирын алсын, бәбәй алып кайтып бир, аннары яхшылап бөгәрбез аны. Бөгелмәсә, чыгып китәр, фатир сиңа калыр.
 
Акыллы баш та инде Сәкинә ханым, кызының озак тора алмаячагын белде  ул.
 
- Әниең белә идеме соң шулай йөргәнеңне?
 
- Белеп торды, ник белмәсен, өй телефонына да шалтыраталар иде.
 
- Нәрсә диде инде?
 
- Бер сүз әйтмәде.
 
Әйе, оят, намус дигән нәрсә аларга таныш түгел.
 
- Нәрсә карап торасың миңа шулай? – диде Ләйлә, Айдар каршысына килеп басты да, – чыкканнардыр бит сиңа кияүгә.
 
- Чыктың инде, машинадан тибеп төшергәч, кая барсың. Гайбәт җыя белмәгән егет, эләктереп калырга менә дигән.
 
Элек хатыны белән сүзгә килгәндә Айдар үзен бик авырайган кебек сизә иде, бу юлы берни дә тоймады, әйтерсең, ике чит кеше сөйләшеп тора. Ләйлә урынга сыгылып төште дә еларга тотынды, читен шул кайчак үз пычрагың белән битеңә бәрсәләр. Ир аны юатмады да, хәтта янына да бармады. Кызын алдына утыртып телевизор карарга утырды. Ул, билгеле, фатирны калдырып чыгып китә ала. Тик  менә бу азгын кулына баланы ничек калдырасың? Нәрсә күреп үсәр, анасы юлыннан китмәс, дип кем әйтә ала. Закон хатын-кыз ягында шул, бу ирләр өчен беркайчан чишелмәслек мәсьәлә.
 
Икенче көнне Айдар торып эшенә китте, ир белән хатын күтәрелеп бер- берсенә бер сүз дә әйтмәде. Шулай сөйләшми атна узып та китте. 
 
Ул офиска кергәләп йөрде, йомышы булса да, булмаса да шунда сугылу ягын карады Айдар. Аның кергәнен  ишек ачылган саен күтәрелеп карап, көн саен, сәгать саен, минут саен Хәтирә көтте. Очрашкан саен озак итеп сөйләшеп тора башладылар. Айдар солдат хезмәтен сөйләп кызны көлдерә иде, кыз авылда булган вакыйгарларны. Рәхәт иде аларга икәү бергә булганда. Ике мәртәбә төшке аш вакытында су да коенып кайттылар. Тик якынаеп бетәргә берсе дә адым атларга кыймады. Хәтирәне әти-әнисенең яхшы тәрбиясе кулыннан тотты, гаиләле кеше бит, ярамый. Айдарның Ләйләгә бернинди тойгылары калмаса да, аны Рәсилә кызы җибәрмәде. Кызын ул хатын кулына калдырып китәргә курыкты, шулай вакыт бара торды. 
 
Җомга көнне Айдарның эше иртә бетте. Шуңа ул өйгә төштә үк кайтып керде. Ишек ачылган тавышны ишетеп, Ләйлә ноутбук артыннан сикереп торды да, кухняга чәй куярга йөгерде. Рәсилә юк, ул бакчага йөри башлады, инде  һаман баланың теле ачылмый. Хатыны болай ул кайтышка ашарга әзерлим, дип бик ашыгып тормаганын белгән ир, бераз аптырап куйды. Нәрсә булган моңа? Ул залга чыкты да ноутбукка күз салды. Ләйлә ашыгып битен япмый калдырган. Анда яшь кенә егетнең фотосы һәм аста язып җибәргән SMSкасы тора иде.
 
“Матурым, кабат кайчан очрашабыз инде, сагынып беттем мин сине.” 
 
Айдар хәле китеп урындык өстенә утырды. “Кабат очрашабыз”, дигән, димәк, беренче генә түгел инде. Ир үзен тиз кулга алды, клавиатурага басып җавап язарга тотынды.
 
“Син кайчан телисең, шунда, алма бөртегем”.
 
“Әйдә, бүген үк,  ирең кайтканчы, көндез“.
 
“Ирем соң гына кайта, ашыкмасак та була, кайда очрашабыз соң?”
 
“Шул элеккеге урында инде”.
 
Айдарга билгеле түгел шул аларның очрашкан урыннары:
 
“Бәлки бүген башка урында очрашырбыз”.
 
“Әйт кайда икәнен, мин синең белән очрашу өчен теләсә кая бара алам”.
 
“Шәһәр читендә яңа фонтаннар бар бит, шунда, өченче фонтан янында, әйтик ярты сәгатьтән соң, очып килеп җитәрмен, сагынып беттем инде”.
 
“Мине инде шунда, дип уйла, җаным, көтәм, пока”.
 
“Пока, матурым, мине күргәч исең китәр әле...” – дип куйды Айдар үзалдына.
 
Айдар телефонын алды да Николайга шалтыратты:
 
- Коля, машинаңны кабыз да минем янда бул, биш минут вакыт сиңа.
 
- Яхшы, мин хәзер.
 
Дуслар күптән инде бер-берсен белеп бетергәннәр озаклап аңатып торасы юк. Калганын юлда сөйләшерләр.
 
Айдар үрелеп Ләйләнең телефонын кесәсенә салып куйды, аннары шап итеп ноутбукны япты. Шалт иткән тавышка хатыны чыкты.
 
- Нишләтәсең син аны?
 
- Менә бер егет очрашуга чакырды, бармыйча булмас, дип торам.
 
Ләйлә агарып китте, нинди хата ясаганын чамалап алды да, ноутбукка үрелде, ләкин өлгермәде. Ире ноутбукны шартлатып өстәл почмагына бәрде. Бетте, чәчелде барысы да. Ләйлә дә аңлап алды.
 
- Айдар, син дөрес аңламагансың, мин сиңа хәзер барын да аңлатам, - дип нидер сөйләнергә тотынды.
 
Ир инде аны ишетмәде, хатынын этеп җибәрде дә ишеккә юнәлде, аягына авыр ботинкаларын киеп тышка атылды. Аның артыннан атылып чыккан Ләйлә подъезд тәрәзәсеннән күреп калды, машинасы белән Николай килеп туктады, аңа Айдар утырды һәм алар кузгалып китте.
 
Хатын томандагы кебек кире фатирга керде, калтыранган куллары белән шәһәр телефонында код җыярга тотынды. 
 
- Алло, әни ...........         
 
Көне җиләс, рәхәт шундый. Фонтаннар янында тагын да. Камил изүләрен чишеп эскәмиягә терәлеп утырды, ике кулын ике якка җәеп куйды. Хәзер Ләйлә килеп җитәчәк. Ух, ул хатын, түшәктә ниләр генә кыланмый. Шунда аның каршысына ике егет килеп басты. Камил тураеп утырды:
 
- Исәнмесез, егетләр, берәр соравыгыз бар идеме әллә?
 
- Әйе, бар иде, - диде берсе. – Бер егет шушында очрашуга чакырган иде. 
 
Камилнең куркуыннан каушап калды. Ләйләнең ире! Ул торып басмакчы иде, тик Коляның саллы йодрыгы аның касыгына кунды. Камил сулыш ала алмас булып бөгелеп төште. Бу башы гына икән әле. Айдар аның чәченнән тотты да башын фонтанга батырды. Сулыш ала алмас булып тончыга башлагач, кире тартып алды. Камил еш-еш сулыш алырга тотынды, укшый башлады.
 
Аны иягеннән тотып, йөзен өскә күтәрделәр.
 
- Нәрсә, йөрәк маем, серләшеп алабызмы?
 
- Егетләр, барын сөйләп бирәм, кыйнамагыз гына!
 
- Сөйлә. 
 
Алар интернет аркылы танышканнар, ике ай инде очрашалар, егет барын да калтырана-калтырана сөйрәп бирде.
 
- Кыйнамагыз мине, зинһар өчен.
 
Айдар скамейкага утырып шырпы кабын чыгарды да тәмәкесен кабызды, аннары шырпы кабын өскә күтәреп егеткә эндәште.
 
- Шырпы кабын күрәсеңме?
 
- Күрәм.
 
- Күрсәң шул, мин хәзер аны кулдан ычкындырам, ул җиргә төшеп җиткәнче син моннан юкка чыгарга тиеш, аңладыңмы!
 
- Аңладым.
 
- Бер, ике, өч – кап кулдан ычкынды.
 
Ул җиргә төшеп җиткәнче Камилдән җилләр исте.
 
Айдарлар йортына килеп туктагач, Коля машинаны сүндерде дә, бер кулын дусты җилкәсенә куеп эндәште:
 
- Айдарик.
 
- Нәрсә?
 
- Әйдә бүген өйгә кереп торма, ә? Безгә кайтабыз, әни дә сине күптән күргәнем юк, ди. Сөйләшеп утырырбыз, куна да калырсың. Әйдә, бүген өйгә кайтма, ә?
 
Ул дустының халәтен күрде. Сабыр Айдар сабырлыкның төбенә төшеп җитән. Ә сабыр төбендә алтын тапмаган. Сабыр төбендә алтын юк! Бу килеш хатыны янына кайтса, әллә ниләр булуы бар. 
 
- Юк, өйгә керәм.
 
- Айдар, друг, кермә, зинһар!
 
Җавап итеп машина ишеге ябылды. Айдар өенә кереп китте. Николай бер дусты артыннан ымсынды да, туктап калды. Шушында дустын тотып кала алмаган өчен, Николай Сергеевич гомере буе үкенеп яшәячәк.
 
Айдар фатирына килеп кергәндә әби-бабай шунда иде инде. “Килеп җиткәннәр болай да кайнаган казан астына утын өстәргә.” 
 
- Син, кияү, бөтенләй чыгырдан чыктың инде, әйеме. Ник минем кызыма нахак ягасың син, ә?
 
- Нәрсә, син генә дип белдең мәллә дөньяда? – дип каршысына Ләйлә килеп басты. – Синең белән торганга рәхмәт әйт әле башта.
 
Ирнең урт тешләре шыгырдады:
 
- Тукта хәзер үк!
 
- Әни, күрәсеңме нишли ул, миңа өйдә сөйләшергә дә ярамый хәзер. Кара син моны, күп кылансаң, сиңа ишеккә дә төртеп күрсәтергә күп сорамам мин, йолкыш!
 
Бу сүзләр инде сабырлыкның соңгы җебен өзде. 
 
- Хах! – Ләйлә бер урында әйләнде дә йөзе белән идәнгә килеп төште.
 
Кызының хушсыз калып тәгәрәвен күргәч, әбисе сикереп торды:
 
- Нишлисең син, кабәхәт! Мин синеме, мин синеме... – ул протез тешләрен ыржайтып кияү каршысына килеп басты. Илдар абыйның каршысына Сәкинә шундый йөз белән килеп басса, коты чыга. Бу юлы да кияүне шулай котын алырмын дип уйлады. “Шык” – протез тешләр очып чыгып, стенкага бәрелеп чәчелделәр, әби кеше идәнгә тәгәрәде.
 
Айдар нидер мыгырдап урыннан тора башлаган Илдар абый каршына килеп басты. “Гөрес” – бабай кирегә ишелеп төште. Айдар тыныч иде, берсен дә котырынып типкәләргә тотынмады. Башта бабасының якасыннан тотып алды,  аннары әбисенең чәчен урап тотты да ишеккә юнәлде.
 
- Нишләттең син аларны?
 
Аңына килгән хатыны Айдарга таба якынлашып килә. Ул  уң аягын өскә күтәреп хатынның колак артына ук тибеп җибәрде. Ләйлә диванга очты. 
 
Ике гәүдәне өстерәп килеп, ишекене тибеп ачты. Чәче авыртудан аңга килгән әби тавыш бирде.
 
- Кияү, нишләвең бу, нишлисең, кияү? – коты чыккан иде аның. Ә алга таба ни буласын белмәү тагын да куркыныч. 
 
Подъезд коридорына чыккач, Айдар кулларын ычкындырды. Сәкинә ханым курыкса да, кабат Айдарны үз кулына алырга тырышып карады:
 
- Мин синеме, мин сине... Моның өчен беләсеңме, нишләтәм?
 
Кинәт Сәкинәнең аяк аслары тоймас булды. Айдар әбисен өскә күтәрде дә кире идәнгә ташлады. Бетте, әбинең тыны чыкмады башка. 
 
Әби, бабай артыннан аларның киемннәре очып чыкты. Әбинең сумкасын тибеп очырды. Күршеләр уяу икән. Уң як фатирдан кемдер ашыга-ашыга телефон номеры җыярга тотынды.
 
Айдар фатирына кире керде, залга узып, диванга утырды. Аннары кәрәзле телефонын алып номер җыйды.
 
- Алло, Айдар абый.
 
- Әйе, мин бу, Хәтирә.
 
- Ничек шалтыратасы иттегез, Айдар абый? Хәлләрегез ничек?
 
- Хәтирә сеңлем!
 
- Әү, Айдар абый.
 
- Мин сиңа бәхет телим, сиңа яраткан егеткә кияүгә чыгып, озын парлы тормыш теләп калам. Хәтирә, Хәтирәм...
 
Җавап булмады, Айдар көтмәде дә аны.
 
Кабат исенә килгән Ләйлә диван почмагына кысылып утырды. Коты чыккан, сулыш алырга да курыкты хатын. Айдар аңа борылып та карамады. Шулай сүсез унбиш минут тирәсе утыргач, каты итеп ишекне шакыдылар.
 
- Кем ул? - Ләйлә калтыранган тавыш белән сорады.
 
- Ачыгыз, полиция!
 
Суд залы. Халык шыгрым тулган. Монда Айдарның энесе белән әтисе, авыз эченнән дога укып утырган Айдарның әнисе Халидә апа да бар. Сергей Иванович та, Тамара апа да монда, ул да ара тирә чукынып куя, Айдар өчен дога кыла. Яннарында Николай. Барлык бергә эшләгән дуслары да килгән. 
 
Шулай ук, Шакиров Айдар Раятовичка шикаять белдерүче, Гараевлар-Сәкинә апа белән Илдар абый да монда. Алдагы рәттә үз алдына карап утырган Шакирова Ләйлә ханым да бар. Ул тикшеү барган өч ай эчендә, ничектер, ябыгып киткән, ялгыз тормышның никадәр авыр икәнен төбенә кадәр төшенгән, рухы сынган иде. Айдарның дуслары нәфрәтле карашы астында тагын да бөкрәя төшкән.
 
Тикшерү өч ай барды, гаепләнүче Шакиров өч ай тикшерү камерасында утырды, ниһаять, бар документлар эзерләнеп беткән. Бүген Айдарга хөкем карары чыгарылачак.
 
- Басыгыз суд килә.
 
Барысы да торып басты.
 
- Утырыгыз.
 
Ян бүлмәдән куллары богаулы килеш Айдарны алып кереп, эскәмиягә утырттылар. Өч ай камерада утырган вакыт үзенекен эшләгән, аның ярты чәче агарып беткән. Йөзенә сары кунган, бик ябыккан. Моны күреп, Халидә апа елап җибәрде. Төпчек улы белән Раят абый аны тынычландырырга тырышты. Айдар күтәрелеп залга карады. Аның күзләре залдан кемнедер эзләде. Карашы  “Бирешмә!” - дип йодрыгын өскә күтәргән Николай дустын узып китте. Әти -әнисе өстендә дә тукталмады. Бер почмакта берәү дә күрә күрмәсен, дип посып утырган Хәтирәдә караш аз гына тукталып калды да, кабат зал буенча кемнедер эзләргә тотынды. Юк, тапмады. Алып килмәгәннәр! Өч ай буе кечкенә кызын шушында гына булса да күреп калырмын, дигән өмет белән яшәде, алып килмәгәннәр. Айдар эскәмиягә утырды да карашын аска төшерде, хөкем беткәнче башка башын күтәрми шулай утырды.
 
- Бүген Шакиров Айдар Раятовичка кузгатылган җинаять эше карала. Шакиров Гараевлар һәм Шакирова Ләйлә Илдаровнага тән җәрәхәтләре салган. Башлыйбыз.
 
Иң беренче булып прокуратура вәкиле чыгыш ясады. Ул Шакировның ни сәбәпле кулга алынуын аңлатты, шикаятьчеләр табиблар күзәтүен үтеп, нинди җәрәхәтләр алганын язган белешмәне судья алдына китереп куйды.
 
- Иң беренче итеп шикаять бирүче ШакироваЛәйлә Илдаровнаны чакырабыз.
 
Ләйлә шулай куырылган килеш торып басты, егыла күрмим, дигән кебек, сакланып кына трибуна янына якынайды.
 
- Мин, Шакирова Ләйлә, Шакиров Айдарга биргән шикаятемне кире алам. Һәм аңа бернинди дә җаза бирүегезне теләмим!
 
Умарта оясына таяк тыгып болгаттылармени, зал гөж итеп куйды. Төрле тавышлар яңырады:
 
- Нәрсә, оятыңа көч килдемени!
 
- Синең үзеңне хөкем итәргә кирәк!
 
- Әйтәсе юк, кешене нинди хәлгә калдырдылар.
 
Ләйлә тагын аска бөкерәйде.
 
- Кызым, нишилсең син. Айдар суккач, башың түнде мәллә? – диде Сәкинә ханым.
 
- Ләйлә, тилеләнмә! – диделәр туганнары.
 
Судья өстәлгә сукты:
 
- Тавыш, тавыш! Тавышны бетерергә. Мин сезне кисәтергә мәҗбүр! Шакирова, әгәр сез шикаятегезне кире алсагыз, гаепләнүченең  сезгә зыян салу буенча эш башка каралмаячак.
 
- Әйе, аңлыйм һәм кабатлап әйтәм, Шакировны җавапка тартырга, дигән шикаятемне  кире алам. Шулай ук гаепләнүченең никахлы хатыны буларак, закон нигезендә үз туганыма каршы яки яклау нигезендә шаһидлык итүдән баш тартам.
 
- Суд сезнең үтенечегезне кабул итте, Шакирова, урыныгызга утырыгыз. 
 
- И бала, бала, нишләвең инде бу! – Сәкинә ханым аптырашта иде.
 
Ләйлә шулай идәннән күзен алмый урынына барып утырды. Суд беткәнче шулай кымшанмады ул.
 
Айдарның Соломиннар яллаган адвокаты, прокуратура вәкиленә таба карап, баш бармагы белән аска таба төртеп күрсәтте. Әлегә безнең файдага бара!
 
- Суд,  шикаять бирүче Шакиров Илдар һәм Сәкинә ханымны сорауларга җавап бирергә чакыра.
 
Болары инде кызганып тормады Айдарны:
 
- Бандит, кабахәт, иманы юк аның, бөтенләй чыгармаска кирәк, төрмәдә чересен! - дип, Сәкинә ханым бар агуын чыгарып бетерде. Хагын да нахагын өйде. Рәхәтләнеп котырынды суд залында.
 
Илдар абыйның җаваплары кыска булды:
 
- Әйе шулай, сукты, Сәкинәнең уң кулы белән ике кабыргасы сынык. - Бары шулай  гына булды.
 
- Бозау! – хатыны монда да ирен түбәнсетүдән тартынмады.
 
Аннары Лилия һәм ике туганы чыгыш ясап карады, тик алар җинаять эшенә бер нинди кагылышлы сүзләр әйтә алмагач, кире утырттылар. Төрле нахакны Сәкинә ханым болай да җитәрлек өйгән иде инде.
 
Алар артыннан Соломин Николай Сергеевич чыгыш ясады. Ул гаепләнүченең  гаиләдәге тавыш турында зарланганын сөйләде.
 
- Айдар бик күп түзде, мин булсам, шуның кадәр сабыр булмас идем, – дип сүзен бетерде.
 
Айдарның җитәкчесе буларак өлкән Соломин да чыгыш ясады. Гаепләнүчене  тырыш хезмәткәр, коллективта аралашучан кеше буларак, яхшы бәя бирде.
 
- Шакиров акыллы, тырыш хезмәткәр, – диде.
 
Шулай ук Айдарның ике як күршесе аның беркайчан тавыш күтәрмәгәнен, киресенчә, Ләйлә ханым һәм менә бу ханымның, – Сәкинәгә бармак төртеп күрсәттеләр, – тавышлары яңгырап торуын әйттеләр.
 
Сораулар алынып беткәч, прокуратура вәкиленә сүз бирелде:
 
- Нинди генә сәбәпләр аркасында булмасын, Шакиров закон нигезенә җавапка тартылырга тиеш!
 
Иң соңыннан Айдарның адвокаты чыгыш ясады. Ул гаепләнүченең җинаять кылуына нинди сәбәпләр этәргәнен аңлатты.
 
- Кешене хөкем итеп була, законнар бар, тик кайчак аны кемнәрдер җинаять кылырга этәрә. Шакиров озак түзеп килгән һәм тормыш иптәшенең хыянәте соңгы этәргеч булган. Әгәр Шакированың әти-әнисе килеп, гаилә арасына кысылмаган булса, бәлки, җинаять булмыйча калган булыр иде. Судья әфәнде, карар чыгарганда мин китергән дәлилләрне истә тотуыгызны сорыйм.
 
Судья Айдарга карап эндәште:
 
- Гаепләнүче, Шакиров Айдар Илдарович, сезгә сүз бирелә.
 
Айдар торып басты.
 
Судья:
 
- Сез үзегез кылган җинаятегезне таныйсызмы?
 
- Таныйм.
 
- Сез үкенәсезме?
 
- Юк.
 
- Судка әйтер сүзегез юкмы?
 
- Юк.
 
Судья киңәшмәгә юнәлде.
 
Киңәшмә озак бармады. Судья тиз әйләнеп чыкты.
 
- Шакиров Айдар Раятовичны дүрт ел да сигез айга ирегеннән мәхрүм итәргә.
 
Булып узган хәлләрдән соң ярты ел вакыт узды.
 
Ләйлә эштән инде кайткан. Өй мәшәкатьләреннән арынып, шәлен бөркәнеп,  аякларын бөкләп, диванда телевизор карап утыра. Әллә сериал карый, әллә үз уйларына күмелгән, белмәссең. Янында кечкенә Рәсилә курчаклары белән булыша. Менә аның күз карашы телевизор өстендәге мөлаем елмайган ир кеше фотосына төште. Әнисе дә гел  фотога карый, аннары елый. Кызчык та хәтерли, бугай, бу абыйны, бик тә яхшы абый иде. Кем соң әле бу фотода, шундый матур абый. 
 
- Әти!
 
Ләйлә сискәнеп китте. Колагыма гына ишетелде, ахыры, әллә инде Рәсиләнең теле ачылды.
 
- Кызым, син әйттеңме, кабатла әле. Нәрсә дидең?
 
- Әнә, әтии! 
 
Кыз ачуланып кашларын җыерды, шуны да белмисеңмени дигәндәй, йөгереп килеп әнисенең кулыннан алды да, бер үзенә, бер фотого төртеп күрсәтеп: 
 
- Минем әти, – дип кабатлады.
 
Ләйлә чүгәләп кызын кочагына алды да, әллә сагышыннан, әллә кызының теле ачылу шатлыгыннан үксеп елап җибәрде. Бала күңеле әнисенең ник елаганын аңлый алмады. Шулай да юатуны кирәк, дип санады. Нәни куллары белән әнисенең чыланган битен сөртеп:
 
- Дәү кыз ииии, итми, - дип куйды.
 
Кайтсын гына Айдар, кайтсын гына, аягына егылып гафу сорармын, аякларын үбәрмен, алдында чәчем белән җир себерермен, кайтсын гына, кичерер ул аны, кичерер... Ялгыз хатын көн саен шулай уйлады. Кызларның бар сагышларын, бар эч серләрен, бар күз яшьләрен үзенә сеңдерә алган мендәргә капланып, Хәтирә дә көтә сөйгәнен. Ул бары тик аның янына гына кайтачак, аныкы гына булачак. Кыз күңеле шулай эчтән сызып сөйгәне кайтканын көтте. Кешеләргә сиздермәде, ә менә төн җиткәч, мендәренә каплана да  Хәтирә, яшьләр буасын ерып җибәрә. Көтә, ул да көтә Айдарын. Соломиннар да кабат адвокатлар яллап, кабат Айдарның эшен күтәреп, аны чыгару артыннан йөри, алар да көтә аны. Әти-әниләре турында әйтеп торасы да юк. Ә Айдарны иң сагынган кешесе кечкенә Рәсилә иде. 

* * * 
“АВТОРДАН: Кадерле укучым! Мин әсәрне шушы юллар белән төгәлләмәкче идем, шулай да синең өчен аз гына ачыклык кертүне кирәк, дип санадым. Айдар колониядә үзен яхшы яктан күрсәтеп һәм Соломиннар тырышлыгы белән, тиешле срогыннан алда, бер ел да алты айдан иреккә чыга. Ә менә үз артындагы колония капкасы ябылгач, ул кайсы якка юл тотар, анысын фаразлауны синең карамакта калдырам.”
    
 
Язылды 16.12.14
 

 


Зиннур ТИМЕРГАЛИЕВ
Матбугат.ру
№ --- | 26.03.2015
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»