|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.03.2015 Дин
Хәләл йомырка нинди була? (ФОТО, ВИДЕО)Хәләл азык белән тукланган тавык хәләл йомырка сала, дип аңлата кошчылар. Татарстанда иң эре кошчылык комплексы хәләл йомыркалар базарын яулап алуга дәгъва итә. Татарстанның Лаеш районы Габишево авылындагы кошчылык фабрикасының 35 еллык тарихы бар. Заманалар үзгәреп, бөлгенлеккә төшә язган фабрика соңгы өч елда республика Хөкүмәте һәм инвесторлар ярдәмендә янә аякка басып, Россиядә йомырка җитештерүче алдынгы кошчылык фабрикалары унлыгына керде. Бүгенге көндә Габишево авылындагы хуҗалык “Ак Барс” Холдинг компаниясе” ачык акционерлык җәмгыятенең Лаеш филиалы буларак “Ак Барс” кошчылык комплексы” җаваплылыгы чикле җәмгыяте составына керде. Шактый таушалган кошчылык фабрикасы яңа хуҗалар һәм шулай ук федераль һәм төбәк бюджетлары исәбенә төзекләндерелгщн. Бүген биредә 1,9 миллион баш тавык асрарга һәм көн саен 1,7 миллион данә йомырка җитештерергә мөмкинлек тудырылган. Монда Германиядән “Lohmann” һәм Америка селекционерлары чыгарган “Hy-Line” токымлы тавыклар асрыйлар – андыйлар йомырканы күп сала. Аларны үз җирлегебездә үрчетер өчен чит илдән ел саен 57 мең баш чебеш сатып алып кайталар. Шулар үсеп җиткәч, хуҗалыкның инкубаторын йомырка белән тәэмин итеп торалар. Чебешләр яши торган абзар да, тавыкларныкы да заманча җиһазландырылган, бөтен эш автоматлаштырылган: бина эчендәге һава температурасы, кошларны вакытында ашату, эчертү, йоклату – барысы белән компьютер идарә итә.
Бүгенге көндә предприятиедә продукцияне сортларга бүлү һәм капларга тутыру эше дә тулысынча автоматлаштырылган булсын өчен яңа комплекс сафка бастыру белән шөгыльләнәләр. Сортларга бүлү комплексының гомуми мәйданы 4,5 мең квадрат метрны тәшкил итә, аның зур склады да булачак. Тавык абзарларыннан йомыркалар турыдан-туры шушында җыелачак. Күптән түгел кошчылык комплексы белән танышып, эшнең никадәр югары дәрәҗәдә оештырылганын карагач, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сортлагыч җиһазлар алырга дәүләттән дә ярдәм күрсәтергә вәгъдә иткән.
– Безнең җитештерү күләмен арттырырга, булганына өстәп тагын 500 мең баш тавык асрарлык мөмкинлегебез бар. Хәзерге вакытта Татарстанда йомырка буенча иң эре җитештерү – безнең предприетиедә, республика базарының 30 процентын биләп торабыз, аны 90 процентка да җиткерә алабыз. Нигездә, сәүдә челтәрләре белән эшлибез, шуңа күрә безнең продукция Татарстанда гына түгел, Россиянең бик күп төбәкләрендә тәкъдим ителә. Даими хезмәттәшләребез – Мәскәү, Санкт-Петербург, Волгоград, Башкортстан, Дагыстан, Краснодар һәм Ставрополь краеннан. Казанның ипи заводлары һәм кондитерлык комбинатлары да бары тик безнең хуҗалык йомыркаларын куллана. Складта йомыркалар ике көннән дә озак ятмый, чөнки заказлар күп, товар бик тиз таралып бетә. Көн саен ике машина Казанда сатарга чыгып китә, ял көннәрендә ярминкәләргә йөрибез, тиздән башкаланың Колхоз базарында һәм Идел буе районы базарында даими сәүдә ноктасын ачарга ниятлибез. Габишево авылында да кошчылык комплексының үзендә фирма кибете эшли башлаячак. Безнең продукция кибет киштәләренә тиз арада килеп җитү сәбәпле, аның диетик сыйфатлары саклана, без халыкка файдалы ризык җитештерүебез белән мактана алабыз, – дип сөйли “Ак Барс” Кошчылык комплексы” ҖЧҖ Лаеш районы филиалы директоры Ришат Хисмәтуллин. Ягъни йомырканы саклау вакыты 45 тәүлекне тәшкил итсә, беренче җиде көндә ул әле диетик булып исәпләнә. Әмма, әйтик, продукция ерак аралардан китерелгәндә, әлбәттә, аның ул сыйфаты юкка чыга...
Хуҗалык җитәкчесе Лаеш йомыркаларының хәләл булуын да ассызыклый. Узган ел “Елның иң яхшы йөз товары” Бөтенроссия конкурсында лаешлыларның “Хәләл” продукциясе “Яңалык” номинациясендә билгеләп үтелгән.
– Кошларга без үзебезнең кырларда үскән ашлыктан әзерләнгән катнаш азык ашатабыз. Гадәттә, тавыкларга йомырка салсын өчен махсус ит-сөяк оны бирәләр, ә без аңардан баш тарттык һәм рационны кузаклы культуралар, кукуруз исәбенә тулыландырдык. Шулай ук безнең тавыклар Татарстанда иң чиста суны эчә. 12 артезиан скважинасыннан су алабыз, аны да фильтрлыйбыз. Нәтиҗәдә, йомыркаларның тәмен һәм сыйфатын яхшыртуга ирештек. Чиста, хәләл продукциягә ихтыяҗ бик зур, – ди Ришат Хисмәтуллин. Һәм республикада йомырка җитештерүен ил күләмендә алдынгылар рәтенә күтәрүдә, беренче чиратта, Татарстан җитәкчелегенең ихтыяри карары мөһим роль уйнавын әйтә. Бу очракта җирле кошчылык комплексының яңартылуы яшьләрне эш урыннары белән тәэмин итүдә, авыл җирлеген саклауда да өлеше бәяләп бетергесез.
Автор фотолары.
Лилия ГАДЕЛШИНА |
Иң күп укылган
|