поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
25.03.2015 Шоу-бизнес

Рузилә Хәертдинова: “Туем көнне коеп яңгыр яуды...” (ФОТО)

Берничә ай гына таныш мин Рузилә Хәертдинова белән. Моңлы тавышын ишеттем дә, талантына гашыйк булдым. Язмышы да үзенчәлекле аның. Бу әңгәмәдә җан әрнүе, елау-көлү барысы бергә кушылган. Тоташ эмоцияләр! Һәм аның көчле рухы! Гади авыл кызының беркем ярдәменә өмет итмичә 7 ай эчендә Казанны яуларга тырышуы! Хәер, барысын да үз тәртибе белән...

— Кешене гомер буе язмыш йөртә. Казанда укып бетереп, сәхнә белән исәп-хисапны өзеп, туган якларыңа кайтып киткәч, сине нинди сәбәпләр кабат башкалага китерде?

— Әти-әнием — гади авыл кешеләре. Мин — гаиләдә бердәнбер бала, бик кырыс тәрбия бирделәр миңа. Әти бик йомшак күңелле анысы, ә әнием һәр адымымны инә күзеннән үткәрә. Миңа әле дә дусларым, син кирәгеннән артык дөрес, ди. Шундый тәрбия өчен әти-әниемә бик рәхмәтлемен. Ялгыш юлга кереп китмәскә, үз-үземне югалтмаска нәкъ менә аларның төпле тәрбиясе ярдәм итә! Мин бит инде 4 яшьтә “Үрдәк кайта елгадан” җырын башкарып, районда беренче урынны алган бала. Шуннан соң сәхнәдән төшеп тормадым да бугай. Әтием дә баянда уйнап җырлый. Тик миндәге моң Хәертдин бабамнан килә диләр. Ул җырлаганда халык елап утыра иде, дип сөйлиләр. Шуңа сәнгать юлын сайлавым беркем өчен дә яңалык булмады. Киресенчә, әти-әни соңгы акчаларына булса да миңа сәхнә костюмнары тектереп, төрле җыр конкурсларына үзләре йөртә иде. Өметләр зурдан иде, кыскасы...
 
2007 елда, 16 яшьлек бала Минзәләдән Казанга укырга дип чыгып киттем. Консерваториягә керү иде хыялым. Имтихан вакытында халкыбызның “Гөлҗамал” җырын җырлаганда аңымны югалтып, рояль артына егылганмын: әллә дулкынлану булды, әллә имтихан алучы Зилә апа Сөнгатуллинаның күз карашы шулай тәэсир итте — белмим. Тик шуннан соң ул уку йортыннан баш тарттым. Әнине җитәкләп, Казан педагогия институтының музыка факультетына киттем. Монда Айдар абый Фәйзрахманов сыйныфына эләктем. Мин бит кечкенәдән баянда уйнаган кеше, Рәгъде абый Халитов: “Икенче Флера Хөрмәтова ясыйм мин синнән!” — дигән иде! III курска кадәр иртәнге җиделәрдә институтка килеп, баян уйныйм. Уйный-уйный гармун каешына ышкылып кулларым канап бетә иде. Ә аннары нишләптер вокал якынрак була башлады. Айдар абый Фәйзрахманов: “Балакаем, сиңа Казанда калырга кирәк!” — дия иде. Ул гомер буе икенче әтием кебек булды.
 
— Казанны ташлап китәрлек нинди сәбәп булды соң?
 
— Гашыйк булдым. Аны беренче күрүгә үк: “Их, менә бу егет ирем булса иде!” — дигән уй йөгереп узды. Беркая чыкмаган кыз бала тәүге тапкыр чын күңеленнән гашыйк булды. Аның телефон номерын үзем эзләп таптым! Йөреп киттек. Мин — Казанда, ул Чаллыда укый. Тулай торактан беркая чыкмыйм: 24 сәгать телефоннан сөйләшәбез! Шулай итеп биш ел сизелми дә үтеп китте. Укуны бетерүгә аны Чирмешәнгә эшкә билгеләделәр һәм без өйләнешеп, шунда китеп бардык. Сәхнә, иҗатташ дуслар белән араны өздем. Мине бөтен кеше югалтты. Бик тә гаиләле булырга теләдем! Ә бит туем көнне, мунча өйалдында елап утырган әтиемә кушылып, коточкыч көчле яңгыр яуды, беркайчан күрелмәгәнчә койды гына. Бу Аллаһы Тәгаләдән бер билге булгандыр шул...
 
— Син үзеңне югалттыңмы?
 
— Әйе... Җан тынычлыгымны югалттым мин!.. 16 яшьтә Казанга килеп, ике югары белем алган, инде ут урынына чабып, сәхнәдә үз урынын таба башлаган кеше, бәлки, иремә лидер булып тоелгандыр. Ләкин лидер буласым килми иде. Ут анысы мин, әйе! Рамил абый Миндияр белән гастрольләрдә йөргәндә: “Шушы Рузилә белән юлга чыксаң, беркайда югалмыйсың!” — дия иде. Әзергә яшәргә өйрәнмәгән, көчле рухлы! Усаллык та бардыр: дөреслекне күзгә бәреп әйтәм. Тик гаебемне сизсәм, шундук гафу үтенәм! Иң зур хатам, беләсеңме нәрсә иде: мин аны артыграк яраттым!.. Бөтен кимчелекләренә күз йомып яраттым!
 
— Мөнәсәбәтләр какшауда бер кеше генә гаепле була алмый...
 
— Икебездә дә булгандыр... Яшь идек. Күңелләрдә тәңгәллек таба алмадык. Тик мин аңа шулай ярата алуым өчен гомерем буе рәхмәтле булырмын. Укыганда Айдар абый: “Җырның һәр сүзен йөрәк аша үткәреп җырларга кирәк!” — дия иде. Ул чакта кая инде сүз тәмен тою?! Менә хәзер җырның һәр борылышы җаным аша үтә!
 
— Ә моңлы кешеләр гел сагышлы була кебек...
 
— Бәхетсез, диясең киләме? Мин дә артистлар арасында күбрәк йөргән саен шул хакыйкатькә инана башладым. Бәхетле йөрәк моңлана алмый, күрәсең...
 
— Ирең белән араларны мәңгегә өзеп, чит җирдә яңа тормыш башлау куркытмадымы?
 
— Казанга килүемә 7 ай. Озаклап уйлап торырга вакыты ул түгел иде — “Бисмилла”мны әйттем дә чыктым да киттем. Казанда ике иптәш кызым — Ленара һәм Диана каршы алды. Диана — Мәдәният министрлыгында, Ленара Татар конгрессында эшли: мине дә баштанаяк эшкә күмделәр. Сабан туе үткән барлык төбәкләрне урадым, тын алырга да вакытым булмады, бер самолеттан төшәм, икенчесенә утырып очам. Өч ай эчендә 50 ләп самолетта очып чыкканмындыр. Шуның аркасында бөтен сагышлардан арынып тордым. Аннары Казанда балалар бакчасына музыка җитәкчесе булып урнашырга ярдәм иттеләр. Нәкъ шул көннәрдә интернет челтәре аша бергә укыган дус егет эзләп тапты. “Рузилә, әйдә, минем белән!” — дип концерт-банкетларга чакыра башлады. Ул миңа рухый яктан шулкадәр зур терәк булды, аңа бик рәхмәтлемен. Ләкин гомерлек дуслар булып кала алмадык... Баксаң, аның күңелендә дуслык кына булмаган икән!..
 
— Иҗат кешеләренең итәгенә гел гайбәт ябышып йөри...
 
— Мине дә шундый хәлгә куйдылар: әле дә нахак сүзләрдән айнып бетеп булмый... Сәнгать кешесе булу — бер, аерылган хатын-кыз булгач, гайбәткә сәбәп тагын да күбрәк. Кайчак төннәр буе күзгә йокы керми. Соңгы арада Коръән укый башладым, шундый тынычландыра икән ул! Дус кызларым: “Үзгәрдең, олыгайдың”, — ди. 
 
Җитдиләндем!.. Артист тормышы бик җиңел түгел шул! Ярый әле: “Балам, бар да яхшы булачак!” — дип яшәгән әти-әнием бар! Алар тыныч булсын, минем өчен беркайчан йөзләре кызармасын иде. Мөмкинлек чыгуга Казанга күчерәсем килә үзләрен. Янда якын кеше булмау мең өлеш авыр. Җанда ярату ярасы да төзәлеп бетмәгән. Әгәр элекке иремне тагын бер күрсәм, минем белән ни булыр?! Хисләремне йөгәнләп кала алырмынмы?! Бу сорауга җавап юк...
 
Йөрәгемне бикләмим! Һәм... Ходаема өметләнәм: юлымда тиң ярым очрар кебек!
 
 
1
 
 
2
 
 
3
 
 
4
 
 
5
 
 
6
 
 
7

Эльмира ҖӘЛИЛОВА
Ирек мәйданы
№ |
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»