|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.03.2015 Җәмгыять
Апа, ә сез кызыгызны кыйныйсызмы?Апа, ә сез кызыгызны кыйныйсызмы? Орчык кадәр кечкенә кызчык әнә шулай дип сорагач, аптырап куйдым. Баксаң, аны әнисе каты кул белән тәрбияләргә тырыша икән. Сәбәбе дә гел табылып тора: йә начар билге алган, йә китапларын онытып калдырган, йә күлмәген пычраткан... “Минем әни бик усал, – дип сөйли мәктәптә очраган кызчык. – Кайбер фәннәрдән начар билгеләр дә алгалыйм. Ә ул шуның өчен каеш белән суга. Почмакка да бастыра. Шунда гына йоклап киткән вакытлар да бар. Әнидән куркам мин. Бүген тагын кыйнар инде. Өй эшен эшләмәгән өчен көндәлеккә кисәтү яздылар. Сез минем әнигә сөйләшкәнне әйтә күрмәгез. Белсә – әни икебезне дә бетерә. “Кешегә сөйләп йөрмә”,– ди бит ул миңа. Сез минем әнине беләсездәдер әле. Гел кешеләр белән кычкырыша. Әллә шуңа әнине яратмыйм да кебек хәзер. Ә әтием безне кечкенә вакытта ташлап киткән”. Яңа гына балалар бакчасыннан мәктәп партасы артына утырган баладан күп нәрсә таләп итеп тә булмый шикелле. Әле аларның күбесе уйнап туймаган, кайберләренең бер дә укыйсы килми, кайсылары дәрестә йоклап та китә. Сабый бит әле алар. Нәни кыз балаңны дәрес әзерләмәгән өчен кыйнау – аны үзеңнән читләтү түгелме соң? Әлеге хәлгә ачыклык кертү өчен психолог Эльвира Сафинага мөрәҗәгать иттек.
– Башлангыч сыйныфта укучы балаларга мәктәп мохитенә ияләшү өчен шактый вакыт кирәк. Бу чорда балага ата-ана тарафыннан ныклы игътибар булырга тиеш. Бала төрле холыклы яшьтәшләре янына килеп эләгә, аңа болай да авыр. Менә шул вакытта аңа ата-ана киңәше, фикере, ярдәме кирәк тә. Хәзерге вакытта балалар берләшеп уйный да белми бит. Болай да мәктәптән арып кайткан баланы кыйнап ташлау дөрес эш түгел. Бу гамәлнең киләчәктә баланың язмышын җимерәсен аңларга кирәк. Кыйнау балага җәза бирү ысулы була алмый. Тормышыңнан канәгать түгелсең икән, баладан һич кенә дә үч алырга ярамый. Бу, чыннан да, аның киләчәгенә тәэсир итми калмаячак. Беренчедән, бала әти-әнисенә карата тискәре хисләр кичереп үсә. Икенчедән, яшьтәшләре арасында үзен башкалардан ким, кирәксез итеп тоярга мөмкин. Ә бу исә аңа карата әйләнә-тирәдәгеләрнең мөнәсәбәтендә дә чагылмыйча калмаячак. Бала ул – Ходай бүләге. Ул сиңа кирәкме, юкмы икәнлеген тапканчы уйларга кирәк иде. Ә инде тудыргансың икән, син аны тәрбияләргә тиеш.
Алсу Батталова (башлангыч сыйныф укытучысы):
– Баланың өй эшен эшләп килмәвендә әти-әнинең дә өлеше бар. Хәзер мәктәп программалары шактый катлауланды. Шуңа күрә кайчак өйгә эш итеп тә бирелә. Башлангыч сыйныфта укыган сабыйга укытучы гына түгел, әти-әнисе тарафыннан булган уңай мөгамәлә дә кирәк. Гаиләсендә тынычлык булмаган, әнисеннән яки әтисеннән куркып яшәгән сабыйның психикасы башка төрле була. Өй эшен дә тыныч вакытта әзерләргә кирәк. Баланы: “Син булдырасың. Молодец! Акыллы да инде минем балам”, – дип мактап торырга кирәк. Кечкенә баладан мактау сүзләре кызганмагыз. Укытучы үз чиратында әлеге кызчыкның әнисе белән сөйләшергә тиеш. Бәлки, шуннан соң берәр үзгәреш булыр.
Рузилә Шәрәпова (4 бала анасы):
– Балаларымның ничек үскәнен дә сизми калдым. Күп булгач, алар бер-берләренә булыша. Беркайчан да аларга кул күтәрмәдем. Әмма шкаф башында тал чыбыгы тора безнең. Әллә шуның тәэсире, балалар сүзне тыңларга тырыша. Безнең өйдә уртага салып сөйләшү гадәте бар. Әтиләреннән куркып торалар. Үзең дөньяга китергән сабыеңны ничек итеп кыйнарга була соң? Мин моны хәтта күз алдына да китермим.
Айсылу (2 бала анасы):
– Кызым балалар бакчасына йөргән чак. Гел кисәтү алып кайта. “Эльвина тешли, Эльвина сугыша”, – диләр. Сөйләшеп тә карыйм бала белән, әмма нәтиҗәсе юк. Бервакыт эштән кайттым. Кызым киреләнеп елый гына бит. Шулвакыт минем беләкне тешләп алды. Бирдем генә кирәген. “Башка сугасыңмы, тешлисеңме?” – дип яңаклыйм гына. “Юк, башка алай эшләмим”, – дигәнче кыйнадым. Улымны да шулай итеп тәртипкә утырттым. Хәзер буй җитсә дә, сабак укытканны онытмый әле. “Шулчакта ярый тукмадың. Алайса, тәмәкече була идем”, – дип шаярта.
Гөлгенә ШИҺАПОВА |
Иң күп укылган
|