|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.03.2015 Интернет
Саубул, аноним! Хәзер «Матбугат.ру»да үз исемең белән генә язып булачакБүгеннән “Матбугат.ру”да язмаларга комментарийларны бары тик “Вконтакте” аккаунтыннан гына калдырып була. Шуның белән “Матбугат.ру” сайты эшчәнлегенең бер чоры тәмамланды дисәң дә буладыр. Бу адым безгә авыр бирелде. Аңлыйбыз, яңа тәртип сайттагы активлыкны киметәчәк. “Без “Матбугат.ру”га коммент укырга гына керәбез”, - диючеләр шактый. Шул ук вакытта комментарийларга дәгъвалар, шалтыратулар, үпкәләр дә бик күп иде. “Зинһар, минем белән интервьюны “Матбугат.ру”га элә күрмә”, - дигән үтенечләрне даими ишетәбез. Фәлән кеше комментларны укып авыруга сабышты дигән сүзләр дә килеп ирешә (әле бу комментарийларның бик күбесе чистартып барылган килеш). “Якташыңны тап” бүлегендәге гайбәт комментарийларны чистартып бетерерлек түгел. Кайберләре буенча хәтта хокук саклау органнарына мөрәҗәгатьләр булгалады.
Гомумән, бу дәвер эчендә төрле хәлләр булды. Мәсәлән, бер үк кеше үз исеме белән геройны мактапмы-мактый, астарак шул ук кеше икенче исем белән геройны бетереп ата. Үз-үзләре белән сөйләшеп утыручыларны да күргән бар.
Хәзер комментларны бары тик үз исемең белән генә язып булачак. Әлбәттә, күпләрнең “геройлыгы” бераз сүреләчәк. Икенчеләр, гомумән, сайтка кермәс булыр. Өченчеләр анонимлыкны бетерүне сүз иреген кысу дип бәяләр. Ничек кенә булмасын, хәзер язмаларга комментарийларны һәм “Якташыңны тап”та постларны бары тик “Вконтакте” аккаунтыннан гына калдырып була. Бу – татарлар арасында иң популяр социаль челтәр. Әлбәттә, анда фейк аккаунт та ачарга мөмкин. Әмма монысы инде икенче мәсьәлә.
Инде “Матбугат.ру” укучыларына ике мөһим сүзебез бар.
Беренчедән, безнең белән булуыгыз, безнең сайтка керүегез өчен сезгә бик зур рәхмәт!
Икенчедән, үтенечебез шул – “Матбугат.ру”дагы активлыкны киметмик. Үз исемебез белән бер-беребезгә яла якмый, мыскыл итми генә констуктив рәвештә фикер алышыйк!
Зур хөрмәт белән, admin.
--- |
Иң күп укылган
|