поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
24.03.2015 Шоу-бизнес

Илназ Сафиуллин үз-үзен яндырган (ФОТО)

Быел романтик җырчы Илназ Сафиуллинның иҗатына 10 ел. Юбилейга җырчы бик нык әзерләнә. Моңа бер дәлил – тиздән дөньяга чыгачак клибы.

Клип “Рәхмәт” исемле җырга төшерелгән. Җырның сүзләрен дә, көен дә Илназ Сафиуллин үзе иҗат иткән. Алай  гына да түгел, җырның рус телендәнге варианты да бар. Әмма исеме генә башкачарак: “Прости”. Әлеге клип Казанның Губкин урамындагы йортларның түбәсендәге мәйданчыкта Илдар Юзеевның оныгы, клипмейкер Самат Юзеев командасы белән төшерелгән. Әйтергә кирәк, кайчандыр җырчы үзе дә Губкин урамында яшәгән. “Рәхмәт” клибының төшерү эшләре ярты елга сузылган. Илназга хас булганча, сюжет, декорацияләр, утлар куелышы - барысы да уйланып эшләнгән.

– Ике телне дә үзләштергәч, татар һәм рус телендә дә җыр иҗат итәргә булдым. Моңа каршы килүче кеше булмас дип уйлыйм. “Рәхмәт” җыры тормыштан алынып иҗат ителде. Җырдагы “рәхмәт” сүзен һәркем үзенчә аңларга тиеш. Рәхмәт - ул бик символик сүз. Бу дөньяда булганың өчен рәхмәт дигән сүз генә түгел, ә нәкъ менә тормышның бер өлешен якын кешең белән бергә узып, бөтен авырлыкларны, шатлыкларны уртаклашу өчен рәхмәт дип әйтелә. Клипта хатын-кыз образы ачыла һәм ул бик матур бирелә. Әлеге рольне бүгенге көндә Казан театр училищесының II курсында укучы Виктория Назырова башкарды. Шул ук вакытта клипта “рәхмәт” сүзе гафу дигән мәгънәне дә ачып салачак. Хатын-кыз образында уйнаучының эреп юкка чыгуын да күрерсез. Моңа каршы җавап итеп клипның кульминациясендә үз-үземә бензин сибеп, яндырырга мәҗбүр булам. Бөтен клип буенча ике төп герой. Виктория һәм мин. Бик кызыклы, фәлсәфи һәм уйландырырга мәҗбүр итәрлек килеп чыкты. Чыннан да тормышыбыздагы күп нәрсә гүзәл затларыбыздан тора. Алар яныбызда булмаса, ялгызлыкны бик авыр кичерербез кебек. Менә шуны без клипта да күрсәтергә булдык. Барысының да серен ачып бетермим. Тамашачы клипны тиздән күрә алачак, – диде Илназ Сафиуллин Intertat.ru хәбәрчесенә.
 
 
1
 
 
2

Эльза ГАЗИЗОВА
Интертат.ру
№ | 23.03.2015
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»