|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.03.2015 Җәмгыять
Казан гаиләсендә унынчы бала туганЛеонид һәм Раиса Верниковскийлар Казанның Идел буе районындагы ГХАТ бүлегендә унынчы балалары тууын теркәгәннәр. Әлеге гаилә 6 ир һәм 3 кыз бала тәрбияли. Яңа туган кызчыкка Надежда исемен кушканнар. Казанның ГХАТ идарәсе хәбәр иткәнчә, Леонид Казанда туган. Булачак тормыш иптәше белән ул Саранск шәһәрендә дусларына кунакка баргач очраша. Гаилә башлыгы Казан компрессор заводы карамагындагы 9-нчы номерлы һөнәри техник училищены тәмамлап, “слесарь” белгечлеген үзләштереп чыга. Раиса - һөнәре буенча “математика һәм информатика укытучысы”. 1997 елның 22 июнендә яшь пар өйләнешә һәм Казанда яшәп кала. Гаилә башлыгы менә инде 20 ел тирәсе Казан компрессор заводында һәм трамвай депосында слесарь булып эшли. Аның тормыш иптәше моңа кадәр 99-нчы номерлы урта мәктәптә укыткан, хәзер исә гаиләдә балалар тәрбияли.
Нәни кызчык Надя зур гаиләдә туу белән бик бәхетле. Олы балалары Сережага 15 яшь, ул мәктәптә укый, буш вакытларында волейбол уйный, чаңгыда йөри. 14 яшьлек Андрей теннис, волейбол белән шөгыльләнә, тимераякта шуа. 12 яшьлек Татьяна һәм 10 яшьлек Суламита сәнгать мәктәбендә музыка белән шөгыльләнәләр. 9 яшьлек Эдуард шахмат уены белән мавыга. 7 яшьлек Максим киләсе уку елында мәктәпкә барырга әзерләнә. 4 яшьлек Кирилл балалар бакчасына йөри, бик тырышып шигырьләр сөйләргә өйрәнә. 5 яшьлек Алексей һәм 2 яшьлек Ангелина әниләре янында өйдә торалар.
Исегезгә төшерәбез, 2014 елда Казан шәһәре демографик үсеш буенча рекорд куйды. Бер ел эчендә 22949 сабый туу очрагы теркәлде.
|
Иң күп укылган
|