поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
14.04.2008 Матбугат

"ВАТАНЫМ ТАТАРСТАН" ЗУР СЫНАУЛАР АША КАБАТ КИОСКЛАРГА КАЙТТЫ

Бер яхшы яңалык бар бит әле, җәмәгать. "Ватаным Татарстан"ны “Горпечать” киоскларына кабат кайтарачаклар. Тавыш чыгаруның файдасы тиде, димәк. Ләкин хезмәттәшләребезнең ярдәме булмаса, шушы мәсьәләне бүтән редакцияләр, телевидение, радио, интернет-сайтлар белән берлектә хәл итәргә керешмәгән булсак, бу вакыйганың шулай уңышлы тәмамланачагы шикле иде. Дуслар авыр чакта сынала, диләр бит. Шушы бер-ике атна эчендә без дусларыбызның тугрылыгын күреп шатландык.

Гомумән бөтен Татарстанның мәгълүмат чаралары җәмәгатьчелегенең югары үсеш дәрәҗәсенә ирешкәнлегенә, цивилизацияле (бу очракта иң ярашлы сүз шулдыр, мөгаен) булуына инандык. Хезмәттәшләрнең кыен хәлгә тарыганын дусларыбыз үзләрен кимсеткәндәй авыр кичерде. Форсаттан файдаланып, барысына да рәхмәт белдерәбез.

Хәзер инде: “Шөкер, үтте!” – дип тынычланып калу исә иң зур хатабыз булыр иде. Беренчедән, бөтен хезмәттәшләребез дә бу мәсьәләне хәл итеп бетерә алмады әле. Ә аннары, газеталарның сатудан алу омтылышыннан һәркем (!) үзе өчен җитди нәтиҗәләр чыгарсын иде. Иң әүвәл, үзебез. Башкалар газетабызга кул юмыйча кагылырга куркырлык дәрәҗәгә җиткерергә тиешбез. Укучылар сизә: “Ватаным Татарстан” һәм тышкы яктан да, һәм эчтәлеге белән дә гел камилләшү юлын эзли. Алган бүләкләребез, басмага язылучылар саны арту, безгә килеп ирешкән рәхмәтләр – дөрес юлдан баруыбызга ишарә. Әмма шуның белән генә канәгатьләнеп калу дөрес булмас иде. Камиллеккә омтылуның чиге булмаска тиешлеген яхшы аңлыйбыз.

Дәүләт җитәкчеләрен дә әлеге вакыйга уйланырга мәҗбүр итте дип ышанабыз. Ничек инде 90 еллык дәүләт газетасы, хакимият позициясе яктыртылган, республика Президенты кул куйган, ТР Дәүләт Советы, Хөкүмәте чыгарган законнары, карарлары басылып үз көченә керә торган басма кирәксезгә әйләнергә мөмкин?! Республиканың тормышын көйләүче документларга да ихтыяҗ юк, дигән сүз була түгелме соң бу? Әллә ТР гражданнары үзләре яшәргә тиешле законнар кабул ителүне белмәсә дә ярый, мондый хокук артык, дип аңларгамы? Башка сыймаслык бу хәл дәүләт хакимияте органнарына хөрмәт булмауны, Татарстанның абруен төшерү дип кабул ителергә дә мөмкин. Чөнки “ВТ” ул – дәүләт сүзе. Газетасын сатмау исә – аның авызын томалау түгелме?

Иң аянычы шул: “Татар газеталары сатылмый!” дип аларны киштәләрдән “себереп ташлау”, бөтен милләтне дә наданлыкта, маңкортлыкта, ваемсызлыкта гаепләп, битенә сугуга охшап калды. Моңа үзен татар дип санаган бөтен кеше дә хурланырга тиеш иде. Бу мәкаләдә белдерелгән шелтә табыш алу максаты белән эшләүче киоск хуҗаларына карап язылмады. Алардан милли үзаң таләп итү – беркатлылык. Мин үзебезне дә гаепләү яклы. Дөрес, соңгы елларда милли сәясәт (аны бар дип саныйк инде) шактый үзгәрде. Элек булган ирек кысыла төште. Мәктәпләребездә туган телебезне укыту мөмкинлеге Россия законнары нигезендә чикләнде. Балаларыбызга православие дине культурасын укыту турында сүз алып барыла башлады. Милли матбугатның сатылмавы исә әнә шул чылбырга яңа бер буын тагу сыман булды. Ләкин татар газета ул – мәгълүмат чыганагы гына түгел, ә милли мәдәниятебезнең һәм, гомумән, “милләт” дигән төшенчәнең бер өлеше икәнлеген аңласа; газетаны алыргамы, юкмы, язылыргамы, юкмы, дигән сорау куймыйча, аны укуны хәләл ризык ашау, балага “әни!” дип әйтергә өйрәтү, яшьләрне никах белән кавыштыру кебек тормышының гадәти бер күренеше дип бәяләсә, иманым камил, “кара 1 апрель” вакыйгасы булмас иде. Кызганыч, бездә андый фикерләү юк һәм аның барлыкка килүенә ышаныч та, дөресен әйтик, аз. Шуңа күрә башка чыганаклардан да татарча мәгълүмат алу мөмкинлекләре тагын кысыла барса, милли яшәешнең башка компонентлары да “кирәксез һәм табышсыз” дигән сылтау белән юкка чыгарылса, гаҗәпләнәсе түгел. Монысы бит әле беренче сынау гына булды. Безгә әлегә “аванс белән зачет” куйдылар. Аннары нәрсә буласы әзебездән тора.


Илдар МИРГАЛИМОВ
Ватаным Татарстан
№ 70 | 12.04.2008
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»