поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
21.03.2015 Мәгариф

Удмуртия мәктәпләрендә татар сыйныфларына язылалармы?

2000/2001 уку елында республикада 1425 укучы татар телен үзләштергән. 2002/2003 елда бу сан 1300 булып кимүгә юл тота башлаган. Ә бүгенге көндә Удмуртия республикасында хәлләр ничек тора? Татар сыйныфларына ничек язылалар? Милли мәгарифтә нинди уңышлар, проблемалар бар? Әйдәгез, кабат шул хакта сөйләшик. Иң элек, милли мәгарифкә турыдан-туры кагылышлары булган милләттәшләребезнең фикерләрен тыңлап китик.

Бриллиант Абдрахманова  (107нче бакча мөдире): 

“Быел безнең бакчаның чыгарылыш төркемендә 30 бала тәрбияләнә. Аларның 20се 12нче мәктәпкә барырга, бер өлеше 6нчы гимназиядә белем алырга теләк белдерделәр. Әлбәттә, без 4 ел биргән милли тәрбиянең мәктәптә дә дәвам иттерелүен телибез. Ләкин ата-аналарны берничек тә көчләп балаларын татар сыйныфларына җибәрергә мәҗбүр итә алмыйбыз, аларның балаларын кайсы мәктәпкә илтүләре үз ихтыярында. Безнең күпчелек балалар яшәү урыны буенча 12нче мәктәпкә карыйлар. Шуның өчен без күбрәк  алар белән хезмәттәшлек итәбез. Әлеге мәктәптә дә татар сыйныфлары эшли. Әгәр башка фәннәрне дә тирәннән үзләштерүче сыйныф буларак ачылса, әти-әниләр татар сыйныфларында балаларын укытырга каршы түгелләр. Шуның өчен, иң элек, татар сыйныфларының дәрәҗәсен үстерү турында уйланырга кирәк”. 

Рәсимә Садыйкова (Ижау шәһәренең татар теле укы­тучыларының методик берләшмәсе җитәкчесе):  
 
“Бүгенге яңача мәктәп Федераль дәүләт стандартлары (ФГОС)  белән яши, дияр идем мин.  Бу дәүләт документларында “нематериальное этнокультурное наследие” дигән термин турыдан-туры кулланылмаса да, Россия халыкларының мәдәниятен, телен өйрәнү белән бәйле мәсьәләләр каралган. Ләкин кызганыч, бу - төп юнәлешләрнең берсе түгел. Ә мәктәпкә укыту программаларына кертергә мөмкинлекләр  үз ихтыярына куелган. Бүген исә һәр мәктәп, һәр гаилә, һәр бала өчен БДИнары зур бер сынау булып торганда, халык хәзинәсен өйрәнү һәм саклау өстәмә йөккә әйләнә. Укытуның нәтиҗәлеге турында кайгыртып кертелгән бу дәүләт имтиханын калдырган очракта да, әгәр шул БДИ сорауларына халык­лар мәдәнияте, йолалары, толерантлык мәсьәләсенә каралган сораулар кертелсә дә, мәктәпләрдә моңа күбрәк игътибар бирелер, ата-аналар да аңа өстәмә йөк итеп түгел, ә гомуми белемнең нигезе итеп карар иде. Кызганыч, без бүген әнә шул “өйрәнергә мөмкин” дигәннән генә чыгып эш итәргә мәҗбүрбез. 
 
Әйе, региональ компонент ул укыту программаларына салынган һәм һәр фән аны үз ихтыяҗыннан чыгып үзгәртә ала. Ләкин  кызганыч, бу ихтыяҗ һаман шул җанында миллилек булган укытучыда гына туа ала. Шуңа күрә, документта каралган принциплар декларация булып кына кала. Укыту программасын сайлаганда мәктәп җитәкчеләре, ата-аналар, укытучылар программаның вариатив өлешенә игътибарлырак һәм җаваплырак карасыннар иде дигән теләк кала. Бүген дәресләре булмаган укытучылар сыйныфтан тыш эшләр һәм төрле чаралар ярдәмендә рухи хәзинәне сакларга тырышалар. Ләкин монда да проблемалар юк түгел. Бүген татар теле фән буларак өйрәнелә торган шәһәр мәктәпләренең берсендә дә татар моңына, биюенә өйрәтә алырлык профессиональ белгечләребез юк. Ә шәһәр, рес­публика күләмендә үткәрелгән чараларда күпчелек профессиональ төркемнәрдә,  мәдәният йортларында шөгыльләнгән балалар катнаша. Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, гаиләдә телне, музыка коралларында үзлегеннән өйрәнгән уйнаучыларга игътибар бирелсә, аңа мөнәсәбәт тә үзгәрер иде. Балалар өчен Сабан туе, Карга боткасы кебек милли йола фестивальләрен дә республикада традициягә кертеп җибәрергә вакыт. Әйе, проблемалар җитәрлек. Ләкин “йөк” урыннан кузгалмый”. 
 
Гөлчәчәк Әхмәтшина (6нчы гимназия директоры):  
 
“Гимназия үзен яхшы яктан күрсәтүгә иреште. Безнең чыгарылыш укучыларының БДИ нәтиҗәләре дә югары була. Шуның өчен әти-әниләр балаларын бик теләп гимназия сыйныфларына яздыралар. Бу сыйныфта татар теленнән тыш инглиз, рус теле, тарих фәннәре тирәннән өйрәтелә”.
 
Гөлфинә Шәехова (әни): 
 
“Улым белән беренче сыйныфка җыенабыз. Татар гимназиясенә укырга барырга теләгебез бар. Әмма анда беренче чиратта әлеге микрорайонга караган балаларны гына кабул итәләр. Урын калган очракта гына шәһәрнең башка районнарында яшәүче татар балаларын алачаклар. Улыбыз Булат 107нче бакчага йөреп, милли тәрбия алды. Гимназиядә укырга теләге бар. Әлеге уку йортына татар телен яхшы белгән, милли җанлы балаларны кабул иткәндә яшәү урынына карамасыннар иде”.  
 
Рәмзия Габбасова (Удмуртия татарларының милли-мә­дәни автономиясе рәисе):  
 
“Бүген татар сыйныфларына язылу мәсьәләсе кискен тора. Удмуртиядә 14 мәктәптә укучылар татар телен өйрәнәләр, дип мактансак та, аларның күбесе факультатив буларак үзләштерүгә кайтып кала. Бу мәсьәләне милли оешмалар да, татар теле укытучылары да ялгыз җиңеп чыга алмыйлар. Уңышлы гына эшли башлаган мәктәпләрдә татар сыйныфларының ябылуына илебездәге демографик хәлнең начараю да тәэсир итте. Ләкин соңгы елларда бу хәл уңай якка үзгәрде. Димәк, бер туктап калган эшне кабат кузгалтып җибәрү өчен 20 ел элек милли хәрәкәттә булган дулкын кирәк. Дөрес, Конституциядә һәркемнең ана телендә аралашырга, туган телендә белем алырга хокукы бар диелгән. Әмма бу мәсьәләне хәл итүне мәктәп җитәкчелегенә тапшыру күп очракта киртә булып тора. Чөнки мәктәп җитәкчеләренең күпчелеге моны авыртмаган башка тимер тарак кебек кабул итәләр һәм бу эшкә алынуны кирәк дип тапмыйлар. Татар теле укытучылары белән бер өстәл артына утырып, туган проблемалар турында ачыктан- ачык сөйләшергә һәм Республиканың фән һәм мәгариф министрлыгына, дәүләт җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, үзебезнең мәнфәгатьләрне якларга кирәк”.
 
Милләттәшләрем белән аралашканда туган сораулар белән Фән һәм мәгариф министрлыгының милли тәрбия һәм белем бирү бүлеге җитәкчесе   Валентина Корепановага мөрәҗәгать иттем һәм түбәндәге җавапны алдым.
 
“Белгәнегезчә, оптимизация вакытында республикада 10 мәктәп ябылды. Кызганычка каршы, алар барысы да милли мәктәпләр иде. Татар сыйныфларының кимүенә ул да сәбәпче булып торды. Быелгы уку елында  республика күләмендә 14 мәктәптә 859 укучы татар телен фән буларак, ә факультативта 7 мәктәптә 140 укучы үзләштерә. Үткән ел белән чагыштырганда, татар телен фән буларак үзләштерүчеләр саны 26 укучыга арткан, ә  факультативларда шөгыльләнүчеләр саны 37 балага кимегән. Яңа стандарт­лар нигезендә мәгариф министрлыгы мәктәп җитәкчеләренә милли белем һәм тәрбия бирегез, дип фәрман бирә алмый. Без бары аларга тәкъдим белән генә чыга алабыз. Хәзер мәктәпләр үзләре укыту программасын төзи. Яңа законда ана телен укыту дәресләре рус теле хисабына булырга тиеш түгел, дигән сүзләр дә бар. Әти-әниләр ул законнарны бик игътибар белән өйрәнәләр, хокукларын яхшы беләләр. Шуның өчен алар татар сыйныфларына барырга теләмиләр. 
 
Ә гимназиягә килгәндә, ул моңа кадәр республиканың инновацион мәйданчыгы булды. Шушы дәвердә ул башка мәктәпләр белән бүлешерлек эш тәҗрибәсен туплады. Белем бирү күрсәткечләре дә югары. Шуңа узган ел республиканың ресурс үзәге статусы бирелде. Гимназия шәһәр муниципаль мәгариф идарәсенә карау сәбәпле, аның матди-техник базасын ныгыту да шәһәр карамагында. Беренче сыйныфларга язылуга килгәндә, теләге булган әти-әниләрнең балаларына 6нчы гимназиядә урын табылыр, дип уйлыйм. Бары аларга сабыр гына 1 июльне көтәргә кирәк.              
Кадрлар мәсьәләсенә килгәндә, Удмуртиядә 20 татар теле укытучысы эшли. Аларның 60%ы 35-50 яшькә кадәр. Республикада татар теле белгеченә кытлык юк, дип уйлыйбыз, чөнки мәктәпләрдән татар теле укытучысын сорап гариза бирүче юк. Бүгенге көндә республика мәктәпләрендә татар теле укытучыларына 15% өстәмә хезмәт хакы түләнә. Район мәгариф бүлеге милли тәрбиянең алга китүен тели икән, ул мәктәп директорларына да 15% өстәмә түләүне җайга сала ала. Мәсәлән, Якшур-Бодья районының мәгариф бүлеге җитәкчесе районда удмурт телен укытуга зур әһәмият бирә. Әлеге районда быелгы уку елында күп кенә мәктәпләрдә удмурт телен фән буларак та, факультативта да үзләштерә башладылар.
 
Милли сыйныфларның тиешле дә­реслекләр белән тәэмин ителә башлавы, балаларга белем бирүнең камилләшүен уңай үзгәрешләр дип әйтер идем. Элек Татарстан һәм Удмуртия министрлыклары арасында төзелгән килешү нигезендә, бер-беребез белән дәреслекләрне алыштыра идек. Кызганычка каршы, бу алым белән эшләгәндә без тиешле дәреслекләрне ала алмый идек. Соңгы ике елда дәреслекләрне укытучылар биргән гариза буенча гына сатып алабыз. Үткән уку елында 421 мең сумлык татар теле дәреслекләре алынды”.
 
Күргәнегезчә, милли мәгарифне күтәрүгә һәрберебез тотынмый торып, эшне алга җибәреп булмаячак. Күңелебезгә кереп оялаган ”Барысы да югарыдан булырга тиеш” дигән фикер белән дә килешеп бетәсе килми, чөнки түрәләргә генә ышанып утырсак, татар сыйныфларының ябылып бетүе дә ихтимал. Яшь әти-әниләрдә милли үзаң уятырдай матур чаралар оештыру да уңай нәтиҗәләр бирәчәк. Вакыт-вакыт  милли мәгарифтә туган проблемаларны тиешле органнарга җиткереп тору кирәк.
 
Февраль аенда Удмуртиянең мәгариф һәм фән министрлыгында быел гына оешкан иҗтимагый советның беренче утырышы булды. Шура әгъзалары арасында Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Рәмзия Габбасованың булуы, бәлки югарыда телгә алынган проблемаларны чишүдә ярдәм итәр.
 

Рилия ЗАКИРОВА
Яңарыш
№ |
Яңарыш печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»