поиск новостей
  • 18.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 13.00, 16+
  • 20.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 18.30, 16+
  • 21.01 "Мәдинә" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 16 Гыйнвар
  • Мөнир Вафин - шагыйрь
  • Шиһабетдин Мәрҗани (1818-1889) - галим, җәмәгать эшлеклесе
  • Гөлназ Солтанова - җырчы
  • Хәкимҗан Халиков (1933-2002) - язучы
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
  • 89625751843 актаныш центрда жир 45о.руб сатыла
  • Казан шэхэрендэ Хэйдэр Бигичев урамында бер булмэле фатир арендага бирелэ. Студент кыз йэ егеткэ. Йэ ялгыз кешегэ. 2026нын июненэ кадэр. 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл, сочный колбасалар. Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 полкасында - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтасинский рн.
  • Кәҗә бистәсе, Яшьлек Метро станцияләре, Ибрагимова, Волгоградская, Фрунзе, Меридианная якларында студент егеткә кереп яшәргә фатир кирәк. Төрле шартларда килешергә мөмкин. 89377728278
Архив
 
20.03.2015 Мәдәният

Татарны “данлаучы” Айдарлар

Матбугатта еш кына телгә, милләткә кагылышлы каршылыклы фикерләр күренә. Берәүләр милләттәшләрнең башка халыклар гореф-гадәтләрен киптергеч кәгазь сыман сеңдерүен, асылыбыздан ераклаша баруын язалар, хәтта халкыбызга куркаклык, хөсетлек, ялагайлык хас дип тә өстиләр. Ә икенчеләре исә моны милләткә тел тидерү дип бәялиләр, халык – бөек ул, үз халкыңа тап төшерү тәрбиясезлек билгесе диләр. “Т.Я.” авторы Рөстәм Зарипов та үзенең бер мәкаләсендә милләт исеме белән авыз чайкау әтрәгәләмлек күрсәткече дип атады.

Тискәре гамәл кылган милләттәшләрнең гаебен тулаем милләткә аударып язган каләмзатларны яман гадәтләрдән биздерү юлын да күрсәтте: Конституциянең, Җинаять кодексының фәләненче маддәләре буенча җавапка тарту төзәтәчәк икән үзләрен. Бераз оят та булып китте, чөнки үзем дә милләттәшләр арасында тамыр җибәргән алама гадәтләр хакында шактый гына язып ташладым бугай. Һич кенә дә “өтермән” шулпасын чөмерәсе килми бит!

Ләкин, кызганычка, миңа Рөстәм әфәнде һәм милләт дип янып яшәүче бүтән авторларыбыз кебек бары тик татарлар гына яшәгән төбәктә гомер итәргә, татар мохитендә генә кайнарга насыйп итмәде шул. Үз телендә сөйләшергә кимсенеп, вата-җимерә булса да урысча сөйләшергә маташкан, моңлы җырларыбызны тыңлаудан бизеп, шалтыр-шолтыр такмак әйтүче “җырларга маташучылар”га мөкиббән, милли матбугатны кулына да тотмаучылар арасында яшим һәм эшлим. Нишлисең, адым саен үзебезнекеләрнең ваемсызлыгына һәм, һич курыкмый әйтәм, алда телгә алынган куркаклыгына вә ялагайлыгына юлыккач, җан әрни бит! Һөнәре татар теле укытучысы булып та ана телен белмәгән балалар үстергән берәүләр турында да, шәһәр җирендә яшәп тә саф татарча сөйләшә торган егетләр үстерүемнән көлүче милләттәш хакында да, күпчелек өлкәннәребезнең “вынук” дип сөйләшүләре һ.б. хакында әйтми һич ярамый бит! Көндез никах укыталар, кич җыелып эчәләр. Менә монысы, җәмәгать, шактый киң таралган афәт. Дәш-микме, чүпне тышка чыгармыйкмы? Чирен яшергән – үлгән диләр бит. Барысы да ал да гөл диеп яшәсәк, тискәре сыйфатларыбызга күз йомсак, милләтебез ни-нәрсә ота соң?
 
Без дан-шөһрәткә ирешкән милләттәшләребез белән горурланырга яратабыз. “Голос”та җиңгән кызларыбыз өчен куанып туялмадык. Эльмира Кәлимуллина, мәсәлән, Мәскәү сәхнәсендә татарча җырлаудан да, татар кызы икәнен кат-кат ассызыклап, Татарстан тамашачысына рәхмәт әйтүдән дә курыкмады. Шулай ук читтә яшәүче, татар фамилияле, дан-шөһрәткә ирешкән милләттәшләребез белән дә горурланабыз. Әйтик, бер авыз сүз татарча белмәгән киноактерны җыр-кино фестивальләрен алып барырга чакырабыз. Нәсел тамыры татарга тоташкан танылган спортчылар, галимнәр, сәнгать осталары турында горурланып сөйлибез, язабыз, гәрчә алар башка халыкка хезмәт итсәләр дә. Әмма кайчагында кайбер милләттәшләребез ил сәхнәсендә битне кызарталар шул...
 
Беркөнне Беренче каналдан КВН карап утырам. “Оренбургская губерния” дигән команда чыгыш ясый. Араларында Айдар исемле чибәр, озын буйлы татар егете дә бар. Бервакыт: “Әйдәгез әле, жюридан тезләнеп, безне югары лигага чыгаруларын сорыйк әле!” – дип шаярталар болар. Барысы да тезләнде. Шулчак буесыны белән мәктәп баласына охшаган бер кызыйлары: “Торыгыз! Кайчан күргәнегез бар урыс кешесенең кемнәндер тезләнеп нидер сораганын?!” – диде һәм, башкаларга кушылып аягына басарга омтылган Айдарның җилкәсенә басып: “Ә сиңа, Айдар, тормасаң да ярый!” – дип өстәде. Айдарыбыз тезләнгән килеш калды (рәсемдә)... Әй, көлеште зал! Жюри-дагыларның күзләре яшьләнде көлә-көлә. Ә минем шушы өрлектәй егет өчен җаным сыкрады. Бәлки мин юмор аңламыймдыр? Ләкин милләтне мескенлектә гаепләү күренешендә татар егетенең карусыз катнашуы нормаль күренеш мени инде? Бу беренче генә очрак түгел. Тагын бер Айдар бар әле КВНчылар арасында. Монысы – Төмән шәһәренең “Союз” командасы капитаны Айдар Гәрәев. 2014 елның финал уенында әлеге егет “татарская пацанская” дип атаган җыруын башкарып, Мәскәү публикасын тәгәрәп көләргә мәҗбүр итте. Хәер, ил буйлап миллионлаган телетамашачы соклангандыр башының арт чүмеченә татар түбәтәе элгән егетнең чамасыз кыюлык күрсәтеп, изге бәйрәмебез хакында “Курбан-байрам, курбан-байрам” дип, яшелле-мөшелле тавышлар чыгарып акыруыннан. Әле моның белән генә бетмәде милләттәшебезнең “батырлыгы”. Бер мәлне егеткәй, янында торган кызга ачуланып, башындагы түбәтәен идәнгә орды... Шул рәвешле татар түбәтәе 10-15 минут сәхнәдә тәгәрәп йөрде, кемдер аның өстенә басты, берәве тибеп үк очырды... Их, мин әйтәм, колагын борырга иде кемнән туганын оныткан бу юеш борынның!
 
КВНда тоташ бер генә милләт вәкилләре тупланган командалар да бар. Әйтик, кавказлылар. Тау бөркетләре бик шәп юмор хисенә ия, әмма горур халык. Үз чыгышларында милли үзенчәлекләреннән, гореф-гадәтләреннән бернинди мыскыллауга урын калмаслык итеп тә шаярта беләләр бит! Урысларның да үзләренең дини йолаларыннан тамаша ясаганнарын күргәнем дә, ишеткәнем дә юк. Ә безнең Айдарлар, кемдер кушуы буенчамы, үз теләкләре беләнме, акча-шөһрәткә кызыгыпмы, үз милләтләреннән мәсхәрәләп көлү юлына басканнар. Менә боларга беркем дә Конституция һәм Җинаять кодексы маддәләре хакында искәртми дә искәртми инде. Ни өчен менә шушындый фактларны күреп ишетеп торсалар да, бер генә иҗтимагый яки дини оешма да үпкә дә, шелтә дә белдерми? Дәшмиләр, чөнки куркаклыкны һәм битарафлыкны толерантлык дип атарга өйрәнделәр.
 
Без дә дәшмикме? Бүгенге вәзгыятьне белмичә, Тукай, Сәйдәш, Исхакый, Кол Галиләр нәселеннән икәнлегебез, данлы тарихыбыз белән мактанып ятып кына милли үзаңны саклый, торгыза алырбызмы? Минем нәселемдә сәүдәгәрләр булган дип мактанып кына мин мал-мөлкәт иясенә әйләнмим, бабаларым укымышлы муллалар иде дип тә шапырынырга хакым юк, чөнки намазда түгелмен әлегә. Шуңа да, без һаман да элеккеге гайрәтле кавем дип, хыял дөньясына чумып яшәмик. Акны – ак, караны кара дияргә, үзебезгә читтән күз салырга өйрәник. 

Раушания ШӘЯХМӘТОВА
Татарстан яшьләре
№ 9 |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы