поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
22.04.2009 Спорт

БИЕДЕЛӘР ДӘ, ХОККЕЙ ДА УЙНАДЫЛАР

Җәйгә кереп барганда да "Боз чоры"ннан арына алмый интегәбез. Казанда күптән түгел "Татнефть-Арена"да мәскәүлеләр, дөресрәге, "Боз чоры" ("Ледниковый период") тамашасының артистлары, фигуристлары кунак булып китте. Тамашачы барыннан да биг­рәк танылган актер, милләттәшебез Марат Бәшәровның килүен түземсезлек белән көтте.

Актерның: "Сәлам, туганнар! Хәлләрегез ничек, әйбәтме?" – дип үз телебездә татарча исәнләшүеннән үк халык аны дәррәү килеп алкышларга күмде. Ни генә әйтсәң дә, яраталар бездә Маратны. Шулай булмыйни, рус мохитендә яшәп, татарлыгы белән горурланучы бердәнбер актер дисәм, һич ялгыш булмас. Марат халык тирәсендә буталып, аралашып алганда, тамашачы аңа багышлап шигырьләр чыгарып алды. Шигъри юлларның һәммәсендә дә диярлек: "Наш татарин", – дигән сүзләр бар. Тамашачы аның нинди татар ашларын яратканлыгына тиклем белә. "Татар пәрәмәче дә яратам әле мин", – дип өстәде Марат.

 

Тамашаны актер белән берлектә алып барган Илья Авербух та: "Маратны биредә генә түгел, башка төбәкләрдә дә яратып каршы алалар. Ул безнең "сөйкемле сөяк", – дип өстәде. Проект хуҗасы Илья Авербух әйтүенчә, тамашада катнашучылар бик нык арган. Җиде ай буе телевидениегә тапшыру эшләгәннәр. Шуның өстенә актерларның кырык эше кырык якка ярылып ята. Бер гастрольдән икенчесенә, аннан соң репетициягә ашыккан Марат Бәшәровның да кул кушырып утырырлык вакыты юк. "Ә ансыз тамашаның бер ягы китек кебек", – дигән иде Илья Авербух журналистлар бе­лән очрашуында.

 

"Боз чоры" Воронеж, Саранск, Әстерхан, Чиләбе якларын әйләнеп кайткан инде. Өч тапкыр Германиядә булганнар. Аларны анда бигрәк тә үз итәләр икән.

 

– Кризис чорында бик күп проектлар ябылды, – ди Илья Авербух. – "Ике йолдыз" ("Две звезды") проектының күп кенә төбәкләрдә тамашалары өзелә, халык килми. Безнең "Боз чоры" исә һәрвакыт аншлаг белән уза. Иганәчеләр дә һәрдаим ярдәм итеп торалар.

 

Алай гына да түгел, проектының дәвамы итеп Илья Авербух ай саен "Лед" журналын чыгарып килә. Биредә тамашачылар үзләренең яраткан биючеләре, актерлары хакында кызык мәкаләләр укый ала. Казан халкы иң беренче Марат Бәшәровны үз итеп яратып калса, бозда биючеләр арасында Алексей Тихонов белән Мария Петровага тиңнәр юк иде. Иң шәп биючеләр алар булгандыр, мөгаен. Дөнья чемпионнары Татьяна Навка һәм Роман Костомаров, Татьяна Тотьмянина һәм Максим Марининнар да алардан калышмады. Олы буын тамашачысының күңелендә җиңелмәс биюче булып сакланган Екатерина Гордеева ул көнне тагын бер кат үзенең кабатланмас шәхес икәнен исбатлады.

 

"Аккошлар биюе"н башкарган Гедиминас Таранда белән Ирина Слуцкая исә Казан шәһәрен, халкын аеруча яратып өлгергән. Марат Бәшәров: "Сез беләсезме соң, Таранда татар икән бит?!" – дип шаяртып алды.

 

– Без оябызны монда корырга йөрибез, – диде Гедиминас. – Биредә бигрәк тә спорт ярата торган халык яши. Казанга һәрвакыт киләсе генә килеп тора.

 

Илья Авербух та әлеге сүзләрне куәтләп, Татарстанда фигуралы шуу мәктәбенең зур тизлек белән үсеп китүен ассызыклады. Ул көнне танылган фигуристлар белән бергә Казанның "Бәллүр ат" балалар төркеме дә чыгыш ясаган иде.

 

Бирегә килгән фигуристлар, актерлар "Ак барс" җиңүеннән башы әйләнгән Казан тамашачысын хоккей матчына да дәшеп калды. Көндәшләре исә Татарстан җитәкчеләре иде. Илья Авербух җитәкчелегендәге "Боз симфониясе" дип аталган хоккей командасы әле күптән түгел генә оешкан. Беренче матчлары Төмәндә булып узган. "Сезнең җитәкчеләргә җитеп булмый, алар сигез тапкыр күнекмәләр ясаган инде", – диде Илья Авербух.

 

Менә анысы дөрес, Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин керткән алкаларны санап бетерерлек түгел иде. "Боз симфониясе" 10:7 исәбе белән җиңелергә мәҗбүр булды. Әмма җиңелгән команданы да Казан тамашачысы кире кагарга тырышмады. Бигрәк тә үзебезнең Маратның исемен һәрдаим кычкырып, тәкрарлап тордылар. Милләттәшләрен ишеткән Марат та бирешергә исәпләмәде. Җиде алканың дүртесе аның исәбендә иде. Татарстан җитәкчеләренә дә, фигуристларга да уен бик ошады. Киләчәктә "Боз чоры" тамашасы белән матчларны җанландырырга исәп тоталар. Ә моның өчен артистларга да, биючеләргә дә авырга туры киләчәк. Чөнки капкага алка кертү өчен тимераякта шәп шуу гына җитми. Аны бу очрашуда фигуристлар да яхшы аңлады.


Алсу ХӘСӘНОВА
Ватаным Татарстан
№ 73 | 22.04.2009
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»