|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.03.2015 Җәмгыять
Татарстанда көндезге һәм төнге температура аермасы 20 градус тәшкил итәТатарстан синоптиклары фаразларына караганда, иртәгә республикада алмашынучан болытлы һава, явым-төшем көтелми. Төнлә һәм иртән юлларда – бозлавык. Төнлә температура 2-7 градуска кадәр төшәчәк, аязганда – 10 градуска кадәр. Көндез 5-10 градуска кадәр җылытачак.
20 мартта алмашынучан болытлы һава, явым-төшем көтелми. Төнлә температура 2-5 градус тәшкил итә, көндез 7-10 градуска кадәр җылытачак.
21 март төнендә алмашынучан болытлы һава, урыны белән юеш кар һәм вак яңгыр яварга мөмкин. Температура 0-5 градус салкын булачак, юлларда – бозлавык, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
--- |
Иң күп укылган
|