поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
19.03.2015 Җәмгыять

Янгыннан соң базарларга йөрү куркыныч түгелме? (ФОТО)

Казан үзәгендә урнашкан сәүдә йортларының берсендә сату итүчеләр янгын башланган очракта “кеше кая чаба, шунда чабарга” киңәш итә. Сатып алучылар исә базарларның буталчык булуыннан зарлана...

“Адмирал”дагы фаҗига халык арасында зур шау-шу уятты. Өстәвенә, бу – Казан базарларында килеп чыккан беренче генә янгын түгел инде. Шуңа күрә кешеләр арасында сәүдә йортларына йөрергә куркучылар саны да артып китте. Бу аңлашыла да, әлеге урыннарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең ни рәвешле үтәлүен, гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта кая барасын һәм ни эшлисен алар каян белсен...

Шуңа күрә без берничә Казан сәүдә йортларына барып, әлеге урыннарда куркынычсызлык кагыйдәләренең ни рәвешле үтәлүен  тикшереп кайтырга булдык та инде. Моның өчен халык арасында аеруча популяр булган ике зур базарны сайладык.
 
Халык кая чаба, шунда чап...
 
Без барган беренче сәүдә йорты Казан үзәгендә урнашкан һәм үзен зәвыклы сәүдә йорты буларак тәкъдим итә. Бирегә йөрүче халык сәүдә рәтләренең буталчык булуыннан зарлана, биредәге сакчыларның ярдәм итәргә ашыкмавын ассызыклый.
 
- Бу комплекс шактый катлаулы итеп төзелгән. Адашсаң, тиз генә чыгу юлын табам димә... Бигрәк тә өченче катка менү зур авырлык тудыра. Өстәвенә, сатучылар һәм сакчылар да ярдәм итәргә ашыкмый. Берсе - бер якка, икенчесе икенче якка җибәрә. Чыгу юлының кайда икәнлеген үзләре дә белми диярсең, - дип зарланып алды сатып алучыларның берсе.
 
Ә менә кулына рация тоткан сакчы исә әлеге сәүдә үзәгендә янгын беркайчан да чыкмаячак, дип ышандырды.
 
- Безнең сәүдә йорты элиталы урын булып санала. Монда барысы да югары дәрәҗәдә оештырылган, - дип белдерде ул. Шулай да, “Муравейник” сәүдә йортының әлеге сакчысы безгә запас чыгу юлларын, янгын сүндерү өчен махсус җиһазлар саклана торган урыннарны ни өчендер күрсәтергә теләмәде. “Баш катырып йөрмәгез әле”, - дип кенә белдерде.
 
Сатучылар да минем соравымны шаяруга борды. “Янгын башланса, халык кая чаба, шунда чабасың инде” дигән бик кирәкле (!) киңәш бирделәр.
 
Халык базарда адаша
 
Аннары без Себер трактында урнашкан икенче базарга юл тоттык. Әлеге базар бик “буталчык” дип зарланучы сатып алучылар шулай ук күп. Социаль челтәрләр әлеге төр шикаятьләр белән тулган дисәм дә, ялгыш булмас.
 
- Әлеге базар буйлап 1,5 сәгатькә якын йөргәнбездер, мөгаен. Аннары чыгу урынын таба алмыйча буталып беттек. Чынлап әйтәм, адаштык. Сәүдә йортыннан чыгу урынын күрсәткән бер генә билге дә юк. Янгын башланса, без кая барырга тиеш икән? - дип зарлана Ольга исемле интернет-кулланучы.
 
Хәер, “Бик Зур”да без әлеге төр җитешсезлекләрне ачыкламадык. Киресенчә, тиешле билгеләрнең барысы да урынында, эвакуация ишекләре дә һәр залда берничә, янгын сүндерү җиһазлары да адым саен диярлек урнаштырылган.
 
- Соңгы ел ярым вакыт эчендә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы безне өч тапкыр тикшерде. Соңгы тикшерү октябрь аенда узды. Күзәтчелек органнары тарафыннан ачыкланган җитешсезлекләрнең барысы да 100 процент юкка чыгарылды, - дип сөйләде әлеге сәүдә йорты директорының куркынычсызлык буенча урынбасары Евгений Зайцев.
 
“Адмирал” сатучыларда җаваплылык хисен көчәйтте
 
Шунысын да билгеләп үтү кирәк, янгын куркынычсызлыгы турында сөйләгәндә, кеше факторы турында да онытырга ярамый. Кагыйдә буларак, янгын куркынычсызлыгы сиреналары кычкыра башлаган очракта күпләр урыннарыннан кузгалырга ашыкмый. Алар, бу - гади тикшерү генә дип уйлап , тынычланалар. Ярый ла, ул, чыннан да, янгын куркынычсызлыгы җиһазларын тикшерү генә булып чыкса... Ә чынлап янгын башланган очракта бу кешеләрне нинди язмыш көтә?
 
- Әлбәттә, төрле кешеләр бар. Шулай да, күпләр барысын да тулысынча аңлап эш итә. “Адмирал”дагы вакыйгалардан соң сатучылар үзләре дә сагаеп калды. Әлеге тикшерүләрне тиешле гамәл буларак кабул итәләр. Гомумән, базарлар яну белән бәйле соңгы вакыйгалар аларда җаваплылык хисен көчәйтте. Иң беренче чиратта товарны түгел, ә үз гомереңне саклау турында уйларга кирәклекне дә аңладылар кебек, - дип дәвам итте сүзен җитәкче.
 
Евгений Зайцев “Адмирал” базарындагы аяныч хәлләрдә сәүдә йорты җитәкчесен генә гаепләү белән килешмәве турында да ассызыклады.
 
- Әлбәттә, директорны берничек тә аклап булмый. Шулай да, аны кешеләр үлемендә гаепләү дөрес түгел дип саныйм. Сез үзегез “дөрләп яна торган бинага ашкынучы сатучыларны полиция хезмәткәләре дә көчкә генә тоткарлап тора алды”, дип язасыз. Әгәр дә кеше үз-үзен белештермичә, әлеге моментта товарын коткару турында гына уйлаган икән, директор аларны ничек саклап калсын, - дип саный ул.
 
“Адмирал”дагы вакыйгалардан соң “СОГАЗ” компаниясе өр-яңа тәкъдим белән чыкты. Алар кеше күп йөри торган объект хуҗаларының җаваплылыгын иминиятләштерү кирәк, дип белдерә. Бу – биредә төрле гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәсендә зыян күргән затларга ярдәмне шул иминият акчаларыннан түләргә мөмкинлек бирәчәк. Әлеге чара бюджет акчаларын саклауны һәм ярдәмгә мохтаҗларга вакытында акча күчерүне дә тәэмин итәчәк, ди компания җитәкчесенең беренче урынбасары Николай Галушин.
 
 
1
 
 
2
 
 
3
 
 
4
 
 
5
 
 
6
 
 
7
 
 
8
 
 
9
 
 
10
 
 
11
 
Солтан ИСХАКОВ фотолары.

Рәмзия ЗАКИРОВА
Интертат.ру
№ | 19.03.2015
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»