поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
19.03.2015 Милләт

“Ана теле”ме, “Туган тел”ме?

Мөгаллимнәр. Дәрелфөнүнендә (Педагогия университетында) миңа Гүзәл ханым Туктарованың фәннәр кандидаты дәрәҗәсенә дәгъва иткән диссертациясен тыңларга туры килде. Аның диссертацион темасы «Европейские заимствования в татарском языке (на материале законодательных актов)» дип атала иде. Танылган тел-әдәбият галимнәребезнең фикере бер иде: галимә җитди эш башкарган.

Мин дә Гүзәл ханым өчен куанып, аның майтарган эшен эчтән генә хуплап утырдым. Кызганыч ки, вакытым кысан булу сәбәпле, голәмә каршына чыгып, галимәгә үз теләкләремне әйтә алмадым. Шулай да, соң булса да уң булсын дигәндәй, язма рәвештә генә булса да, фикерләремне Гүзәл ханым Туктаровага да, гәзитебезне укучыларга да җиткезим, дидем.

Һәрбер тел күрше телләрдән алган сүзләр белән байый. Мисал эзләп ерак барасы юк, урыс теле иң башта күршеләре булган төрки халыкларыннан, аеруча татар теленнән алынган кәлимәләр белән байый башлаган. Дөресен генә әйткәндә, урта гасыр урыс теле турыдан-туры татар теле хисабына байый: атаман (ата кеше), башлык (башлык, баш киеме), беркут (бөркет), деньга (тәңкә), кистень (кистән), кушать (күшәү), лошадь (алаша ат), солома (салам), соха (сука), товарищ (туар ише), топтать (таптау), тьма (төмән), штаны (ыштан), очаг (учак), хомут (камыт), ушлый (һушлы, ягъни зиһенле)...
 
Украин сөйләмендә дә татар теленнән алынган сүзләр бихисап, чөнки төрки халыкларыннан урысларга, украиннарга иң якын ут-күршеләр булып татарлар (нугайлар) гына утырган. Үзбәк, казакъ, кыргыз, уйгыр еракта, ә кырым татарлары, Казан татарлары, нугайлар гомер-гомергә урыс белән янәшә тормыш кичергән.
 
Мәгълүмдер ки, урыс теле унсигезенче гасырда гына бүгенге рәвешен ала башлый (Кантимер, Волков, Фонвизин, Ломоносов). Бу авторларның теле Пушкин әсәрләренең теленә нигез булып ята. Пушкин шулар нигезендә халыкка якын телдә иҗат итә башлый. Ягъни, урысның әдәби теле унтугызынчы гасырда камилләшә. Бүгенге урыс теленә 250 ел чамасы.
 
Аннан соң урыс теленә алман (бигрәк тә техника атамалары), инглиз (бигрәк тә аш-су атамалары), итальян сүзләре (бигрәк тә музыкаль атамалар) ургылып килеп керә. Тел байый һәм бүген инде урыс теле дөньяның иң бай телләреннән санала.
 
Урыс теле иң яшь тел, яшь тел тиз үзгәрә, байый. Әйтик, Явыз Иван белән Петр патша заманнарында урысча язылган кәгазьләрне бүгенге академиклар да авыр аңлый. “Слово о полку Игореве” әсәрен бүгенге урта белемле урыс кешесе бөтенләе белән аңламый. Ә “Слово” белән бер үк вакытта язылган, сигез йөз ел әүвәл иҗат ителгән “Йосыф кыйссасы”н татар әбиләре төп нөсхәсеннән җылый-җылый укый торганнар иде. Ана телебез иң борынгы телләрдән санала, карт тел тиз үзгәрми.
 
1917 елгача фин теле иң имгәнгән, чит телләрдән алынган сүзләр белән чуарланган тел иде. Фин теле швед, алман, инглиз, урыс телләре йогынтысында үлеп бара иде. Финләндиядә яшәүче татарлар белән күп мәртәбәләр аралашуыма күрә, бүген фин теленең иң бай, иң чиста тел икәнен беләм. Ничек ирешкәннәр соң финнәр бу нәтиҗәгә?
 
Русиянең бер колониясе буларак яшәгән Финләндия Русиядән аерылып чыгуга илбашының махсус фәрманы белән финнәр Ана телен читтән кергән сүзләрдән арындырырга тотыналар. Ят сүзләр урынына финнең онытылган сүзләрен кайтару, әгәр чит-ят сүзне алмаштырырлык сүз табылмаса, ул сүзне уйлап чыгару сөреше (процессы) башлана. Ил буенча яңа сүз уйлап табу ярышы уздырыла. Тәкъдимнәр күп булу сәбәпле, ясалган яңа сүз галимнәр, язучылар тарафыннан сайлап алына. Мәсәлән, бөтен дөнья “телефон”ны телефон ди, ә финнәрдә ул “пүһәлун”. “Пүһәлун” сүзе ике фин сүзенең беренче иҗекләрен кушып ясалган. “Ерактан сөйләшү” гыйбарәсен “пүһәлун”ны алар шулай барлыкка китергән. Ясалма сүзләр табуда фин язучылары алда бара икән. Табылган һәм тәкъдир ителгән яңа сүзне радио-телевидение, гәзит-журнал аша бөтен мәктәпләргә, рәсми оешмаларга тараталар һәм яңа сүз кануни рәвештә телгә кереп китә.
 
Төрекләр дә шушы юлны узды, алар да 1925 елдан “түрәтелмеш кәлимәләр” (ясалма сүзләр) сөрешен башлап җибәрде. Ишетүебезгә күрә, французлар рәсми кәгазьләрдә, халык алдында чыгыш ясаганда чит телдән кергән сүзләрне кулланган кешегә телне пычратканнары өчен салым түләтәләр икән.
 
Казакълар да үз телләрен ят сүзләрдән арындыра башладылар, алар бу эштә шактый үҗәт кыланалар. Мәсәлән, кардәш халыкларының барысы да дип әйтерлек “мороженое”ны “туңдырма” дип атый. Ә казакълар “балмуздак” ди. “Балмуздак” ясалма сүз. Ул ике сүздән ясалган “бал” һәм “муздак” (бозлык), япъни “баллыбоз” мәгънәсенә туры килә. Казагыстанда туңдырма сатыла торган барлык кибетләрнең маңгаена “Балмуздак” диеп язылган. Хәзер бу сүз казакъның үз сүзе булып кереп китте. Казакълар читтән кергән теләсә нинди ят сүзләргә үз телләреннән чыгып, алмаш табалар.
 
Бездә дә шул ук сөреш (процесс) бара. Ләкин бу гамәлнең тискәре ягы гына күренә. Әйтик, “сотовый телефон”ны булыр-булмас тәрҗемәчеләр, турыдан-туры урыстан күчермә ясап, “кәрәзле телефон” дип йөртә башладылар. Бу агач тәрҗемә, туры тәрҗемә, Ана теленә ятышсыз уйдырма. “Кесә телефоны” Ана телебезгә ятышлырак, чөнки ул әсбап кесәдә йөртелә. Кытайлар да, алманнар да “кул телефоны” ди, чөнки бөтен кытайлар да, алманнар да телефонны кулларына тотып йөри иде.
 
Гәзит-журнал, радио-телевидение хезмәткәрләре колагына әйтәм, зинһар, теләсә кем уйлап тапкан мәгънәсез тәрҗемәләрне эфирда кулланмагыз, яңа сүз галимнәр, Ана теле белгечләре, язучылар игътибары аша узарга тиеш. Бәлки ясалма, уйдырма сүзләрне канунлаштыру өчен аерым бер тәшкилат төзергә кирәктер? Ә?
 
Ана телебездә урыс теленнән кергән сүзләр байтак. Телне ят сүзләрдән чистартканда кыекка кереп китәргә һич тә ярамый, урыстан кергән һәм татарлашкан сүзләрне, һичшиксез, телебездә калдырырга кирәк. Мәсәлән, гүрничә (горница), пөдәүкә (пудовка), чут (счет), кәстрүл (кастрюля), чөнки бу сүзләр читтән керсә дә, Ана телебез тегермәнендә тартылып, Ана теле кагыйдәләренә буйсынган. Алар татарлашкан. Урыслар үзләре дә татар сүзләрен турыдан-туры кабул итмәгән, татар сүзләрен урыс теле тегермәнендә тарттырып кулланганнар.
 
Гарәп-фарсы телләреннән кергән сүзләрне шушы телләрнең кагыйдәләре буенча әйтергә, язарга мәҗбүрбез. Башкортлар дөрес эшләде, алар гарәптән кергән сүзләрне әйтелгәнчә (башкортча) язалар, “Табигать” түгел, “тәбигәт”, “сәгать”не “сәгәт”, ”канәгать”не “кәнәгәт” дип сөйләү һәм язу телебезгә ятышлырак.
 
Шуннан килеп чыга ки, читтән кергән сүзләр әйтелештә дә, язылышта да татарчалашырга, ягъни Ана телебез кагыйдәләренә буйсынырга тиеш!
 
Ят сүзләрне үз кагыйдәләре белән язсаң, тел пычрана, фәкыйрьләнә, Ана теле тегермәнендә тартылганнары телне баета.
 
Кайбер гәзитләр “компьютер” урынына “кампитыр” дип халыкка кертергә маташалар. Сүзләрне татарчалаштыру да кыекка кереп китәргә тиеш түгел, сүз табалмыйсың икән, ”компьютер” дип яз, аның ни гөнаһысы бар?
 
Мин, мәсәлән, “компьютер” урынына “тамгасар” кәлимәсен кулланам. Төрекләр “компьютер”ны “билгисаяр” ди, ягъни “белем туплаучы” мәгънәсендә. Ни өчен мин “тамгасар” дим, чөнки Ана телебездә “тамга” сүзе “символ”ны аңлата, компьютерда тамгалар (символлар) күп, “сар” сүзе күплекне аңлата, әйтик, “каенсар” – каен күп үсә торган урын. Шуннан килеп чыга инде “тамгасар”. Тамгасарның “мышка”сын мин “дүңгәләк” дим. Көз көнендәге буш кырда җил тәгәрәтеп уйный торган коры түгәрәк үлән була. Җил уңаена дүңгәләк ары тәгәри, бире тәгәри, ә нигә “мышка”ны “дүңгәләк” димәскә? “Калькулятор”га мин “санак” дим. Татар телендә (исем) сүз ясый торган кушымчалар бар (әк, ак), әйтик, көрәк (көрәгеч), тарак (тарагыч), кайрак (кайрагыч). Шушы мантыйкны куллансак, санагыч “санак” була да куя. Гәзит-журналларга, радио-телевидение редакторларына шушы сүзләрне кулланырга тәкъдим итәм.
 
Онытылган сүзләрне кайтару да бик мөһим мәсьәлә. Элек татар китапларының тышына “издательство” дип яза идек, кайтты бит “нәшрият” сүзе, әле күптән түгел генә “культура йорты” дип яза идек, кайтты бит “мәдәният сарае”, беркем дә гаҗәпсенмәде, Аллага шөкер. “Нәшрият, мәдәният” сүзләрен кайтару турында беркем дә махсус фәрман чыгармады. Тагын кайтарыйк үз сүзләребезне! Дөрес, бу ике сүз безгә гарәптән кергән. Булсын! Алар инде татарлашып беткән, бу сүзләрне рәхәтләнеп кулланыгыз!
 
“Ана теле” тәгъбире телдән төшеп бара кебек. Аны “Туган тел” басып узды. Ни кызганыч, бик матур атама, югыйсә. Ана саклаган телебезне. Мин “Туган тел” гыйбарәсенә каршы түгел, ләкин бөтен телкардәш халыклар ”Ана теле” дип сөйләшкәндә ни өчен без генә ”Туган тел”гә ябышып ятабыз? Дөрес, Тукай шулай язган, ләкин бит ул урыстан, “Родной язык”тан алынган сүз, туры тәрҗемәдәге сүз. Кулланыгыз сез “Туган тел” гыйбарәсен, әмма “Туган тел” “Ана телен” үтермәскә тиеш. Без мәктәптә укыганда гел “Ана теле” дип яза, сөйләшә идек. Иң беренче “Ана теле”, аннан “Татар теле”, аннан “Туган тел” булырга тиеш.
 
Ана телен саклау, үстерү эше очраклы кешеләрнең эше булырга тиеш түгел, Ана теле мәсьәләләре дәүләт дәрәҗәсендә хәл ителергә һәм бу эш белән хөкүмәт даирәләрендәге шәхесләр “дәүләт эше” буларак бик нык шөгыльләнергә тиеш! 

Рабит БАТУЛЛА.
Татарстан яшьләре
№ 9 |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»