поиск новостей
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 22 Май
  • Фәрит Мөхәммәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Ренат Шәмсетдинов - актер
  • Нәзифә Кәримова - язучы, журналист
  • Разил Камалов - баянчы
  • Фәридә Ишморатова - журналист
  • Лилия Мингулова - җырчы
  • Гөлия Хәмәтгалиева - җырчы
  • Илдар Әхмәдиев - рәссам
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
Архив
 
19.03.2015 Мәдәният

Өметләнәбез инде...

Ниндидер зур өметләр баглап көтеп алган Мәдәният елы да тарих битләрендә урын алды. Акландымы ул өметләр, юкмы - һәркем үзенчә бәя бирергә омтыла. Бер караганда, бүген илебездә икътисади һәм сәяси башбаштаклык хөкем сөргәнлеген үз күзләребез белән күреп торабыз икән, ниндидер гайре табигый алгарыш турында хыяллану артык та кебек.

Шулай булса да, кеше күңеле беркатлы бит инде ул: ә бәлки... Ә бәлки Мәдәният елында гына булса да, хөкүмәт җитәкчеләре бу өлкәгә дә игътибарларын арттырырлар, дигән өмет чаткысы яшәп килде. Ләкин...

Юк, бер уйласаң, “ләкин” дип тә әйтеп тә булмый торгандыр. Нәрсәләрдер эшләнде ич ел дәвамында. Үзем яшәгән Чаллы каласы мисалында гына әйтим: Мәдәният елында автошәһәрдә 146 концерт куелган, театр­лар тамашачы хөкеменә 9 яңа спектакль чыгарган. Тулаем алганда, ел дәвамында бер меңгә якын тамаша күрсәтелгән. Шәһәр музейларында, картиналар галереясында, китапханәләрдә күргәзмәләр, әдәби-мәдәни чаралар даими үткәрелгән... Хәтта җаваплылыгы чикле “Электротранспорт” җәм­гыяте белән берлектә оештырыл­ган “Мәдәни трамвай” шәһәр проектын телгә алырга була.
 
Билгеле, бу чаралар өчен рәхмәттән башка сүз юк. Ләкин бит, минем уйлавымча, болар барысы да көндәлек эшләр. Моның өчен генә Мәдәният елы игълан итеп торуның кирәге юк иде. Ниндидер зур, тарихи, мәдәниятне чынлап та олылаган вакыйга көткән идем мин. Әйтик, инде ничәмә-ничә ел Чаллыда татар дәүләт драма театры һәм курчак театры өчен махсус, заман таләпләренә җавап бирердәй бина салу турында сүз бара. Узган ел азагында эшли башлаган яңа шәһәр җитәкчесе дә бу хакта матур фикерләр ирештергән иде. Чаллыда хәтта “Мәдәни шәһәр” дип исемләнгән махсус программа да кабул ителде. Янә “ләкин” дияргә мәҗбүрмен...
 
Мәдәният белән әдәбиятны аерып карарга да кирәкмидер, бер уйласаң. Икесе дә халыкны рухи тәрбияләү чарасы. Кем әйтмешли, Чаллыда берара эшләп алган “Мәдәни трамвай” юлының рельс­лары кебек, ике төрле аталса да, икесе “җитәкләшеп”, бер юнәлештә баралар алар. Шулай булса да, Алла рәхмәте, җитәкчеләребез аерым бер елны “Әдәбият елы” дип игълан итәргә булган. “Мәдәният елы”нда тормышка ашырып өлгермәгән гамәлләрне үтәү максатыннандыр, бәлки?! Бирсен Ходай!
 
Әлбәттә, бу ел безнең ише каләм ияләре күңелендә аеруча матур һәм зур өметләр уята. Чаллы төбәгенең әдәби тормышына килсәк, шактый истәлекле вакыйгалар белән башланып китте ул. Мисал өчен, Мамадыш районында күренекле язучы Шәйхи Маннурның тууына 110 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар (Мамадыш җирлеге каләм ияләре Чаллы язучылар оешмасына карый), Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлегенә яңа җитәкче билгеләнү, балалар язучысы Рәшит Бәшәр иҗатын олылау кичәсе, каһарман-шагыйрь Муса Җәлилне искә алу митингы... Әле ел башы гына булса да, саный китсәң, байтак җыела.
 
Башкаларны көнләштерерлек тагын бер горурлыгыбыз - әдәбият музее бар Чаллыда. Безнең рухи учагыбыз. Шунда ук “үзешчән” каләм ияләрен туплаган “Ләйсән” әдәби берләшмәсе эшләп килә. Горурланып әйтер урын бар - Чаллы төбәгендә яшәүче генә түгел, бөтен татар әдәбиятында зур әдәби казанышка ирешкән каләм ияләренең шактые шушы “Ләйсән” мәктәбен үткән кешеләр.
 
2015 ел - Чаллы шәһәре өчен тарихи вакыйга елы да. Чаллы язучылар оешмасы төзелүгә - 35 ел. Шул уңайдан, шәһәр башкарма комитетының мәгариф һәм мәдәният идарәләре белән берлектә, мәктәпләрдә язучылар белән очрашу кичәләре башлап җибәрелде. Бу инде мәктәп балалары үзебездә яшәп иҗат итүче һәр шагыйрь, һәр язучы белән очраша ала дигән сүз. Ә балачакта чын әдип белән очрашу гомерлеккә онытылмаслык булып җанга уелып кала бит ул. Алай гына түгел, профессиональ әдипләр күзәтүе астында һәм турыдан-туры аларның булышлыгы белән балалар, үсмерләр арасында даими иҗади бәйгеләр оештыру аларның иҗади сәләтен үстерүгә, әдәбиятка яңа авторларны җәлеп итүгә уңай тәэсир итәдер дип уйлыйм.
 
Ни генә әйтсәк тә, әдәбият, һәм бигрәк тә татар әдәбияты бүген зур кыенлыклар кичерә. Әдәбиятка гади халык һәм зур җитәкчеләр тарафыннан тиешле игътибар булмау сәбәплеме, әллә бүгенге мәгариф системасының заман таләпләреннән бик артта калуы балаларыбызның белемен, фикерләү дәрәҗәсен төпкә өстериме - яшь буын әдәбиятка бөтенләй диярлек тартылмый. “Бүген халык китап та, газета-журнал да укымый. Кешенең бар кайгысы - кием-салым, азык-төлек юнәтү. Аларга инде классика да, мавыктыргыч детектив та, күңелгә ятышлы шигырь дә, тетрәндергеч мелодрама да кирәкми...” Бу сүзләрне татар әдәбияты күгендә якты йолдыз булып исәпләнергә хаклы, берничә әдәби бүләк иясе дәрәҗәсенә ирешкән аксакал язучы авызыннан ишеттем. Хәтта бар белемен, тормышын әдәбиятка, халыкка аң-белем таратуга багышлаган әдәплелек көрәшчесе (“әдәбият”ның тамыры “әдәп” сүзенә бәйле дип уйларга кирәк) бүгенге чынбарлыгыбызга шундый нәтиҗә ясый икән, бу проблеманы ят итмәсәк иде.
 
Өлкән буын язучыларыбыз - безнең төп тотка. Һичьюгы аларны сакларга, тормышларында һәм иҗатларында булдыра алганча ярдәм итәргә кирәк. Профессиональ язучылар олыгая бара. Безгә яшьләрне үстерү турында уйларга күптән вакыт. Инде ел хәтле елны “Әдәбият елы” дип атаганбыз икән, ул кайсыдыр ки каләм ияләрен дәүләт күләмендә олылау, кемгәдер мактаулы исемнәр бирүгә генә кайтып калмасын иде. Халык һәм җитәкчелек тарафыннан әдәбиятның чын әхлакый-тәрбияви ролен, рухи кыйммәтен дөрес аңлап, аңа тиешенчә игътибар бирелсен, каләм иясенең хезмәте дөрес бәяләнсен иде...
 
Өметем зур әле: “Әдәбият елы”нда әдәбиятыбызның дә­рә­җәсе тиешле югарылыкка кү­тәрелер. Ниндидер рәсми доку­ментларда, мөнбәрләрдә яң­гы­раган канатлы чыгышларда гына түгел, ә чынбарлыкта.
 
Шәхсән үземә килгәндә, тыйнаклыкны бер читкә куеп булса да әйтим, 2015 ел - минем өчен мөһим вакыйга елы да бит әле. Боерган булса, 50 яшьлегемне каршылыйм. Инде Аллаһы Тәгалә рух һәм тән сәламәтлеге насыйп итеп, шул көннәрне күңел көрлеге белән каршыларга, уй-хыялымда йөрткән иҗади хезмәтләремне укучыларым игътибарына ирештерә алсам иде...
 

Амур ФӘЛӘХ
Яңарыш
№ |
Яңарыш печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»