поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
18.03.2015 Җәмгыять

Казан читендә йорт салуның ние бар – мүклисе дә чутлыйсы

Фатирда яшәү рә­хәтрәкме, әллә шәхси йорттамы? Соңгы арада әнә шул сорау белән баш ватучылар саны арткан. Берәүләр уйлаган арада, икенчеләр Казан тирә­сен­дә­ге буш җирләрне алып бетереп бара. Бүген шәһәр эчен­дә үз йорты белән яшәргә теләүчеләр буш кишәр­лек­нең бер квад­рат метры өчен бер миллион сум акча түләр­гә риза. Ә Казан читендәге бистәләр­дә ун сутый коры җирне уртача ике миллион ярымга сатып алырга мөм­кин. Аннары йорт саласы гына кала. Анысының ние бар – мүклисе дә чутлыйсы...

Социологлар үткәргән тик­шеренүләргә күз салсаң, моннан утыз ел элек ил халкы бер торактан икенчесенә ур­тача 49 елга бер тапкыр күченгән икән. Гади итеп ке­нә әйткәндә, кеше үз го­ме­рендә яшәү урынын бер тапкыр алыштырган. АКШта исә бу күрсәткеч 5–8 ел тәшкил иткән. Америка халкын куып тота алмасак та, соңгы елларда россиялеләр “түбәсен” ешрак алыштыра башлаган. Берничә ел элек “Иҗтимагый фикер” фонды үткәргән сораштыру нә­ти­җәләреннән күренгәнчә, ха­лыкның егерме проценты хә­зер яши торган фатир яисә йортына соңгы биш елда гына күчен­гән. Тагын унике проценты “өй туе”н 6–10 ел эчендә ясаган. Бер түбә астында яшәү вакыты 15–20 елга кадәр кимегән. Шунысы да бар: бу саннарга авыл халкы да керә. Ә менә вакытлыча фатир алып торучылар исәпкә алынмый.

Кычкырып җырлыйсың килсә...
 
Лилия һәм Дамир Ибә­туллиннар ике ел эчендә өч “түбә” алыштырырга өл­гер­де. Былтыр өйләнешкән гаи­лә башта әти-әнилә­рен­нән калган өч бүлмәле фатирда яшәде. Озак тормастан, Дамир фатирны сатты да Казаннан ерак түгел бер бис­тәдә җир алды. Күптән түгел генә ике катлы йортка кү­ченде алар. “Үз йортың белән яшәүнең өс­тенлеге күбрәк, – ди Дамир. – Дивар артында ир­тәнге җи­дедән алып, төнге ун­бергә кадәр шау-шу ки­лүче күр­шеләрең булмау үзе ге­нә ни тора! Күпкатлы йортта яшә­гәндә гел машина куярга урын таба алмыйча азаплана идек, хәзер бу мәсьәлә дә хәл ителде. Су бетереп, ут сүн­дереп тә тин­терәтмиләр. Үз йортың белән яшәү кыйм­мәт­рәк, әл­бәттә, монда бит барысын да үз көчең белән эшлисең. Торба шартласа, сан­техник та йөгереп килми”.
 
Психолог Лилия Бормусова сүзләренә караганда, күпләр шул рәвешле күп­тәнге хыялын чынга ашыра. “Шәһәрдән читтә үз йортың белән яшәргә карар кы­лу­ның мөһим якларының бер­се – балаларны саф һа­вада, имин шартларда үс­терү те­лә­ге. Ата-аналар балалар­ның психологик һәм физик сәламәт­леген кайгырта, – ди белгеч. – Үз йортыңда ни те­лә­сәң, шуны эшләргә мөм­кин. Мәсә­лән, кычкырып җыр­ларга ярый. Ә күршелә­рең сиңа комачау итмәячәк. Өлкән яшь­тәгеләр исә шәхси йортны җиргә якынрак булу өчен сайлый”. Фатирны йорт­­ка алы­штыручылар арасында үз көчен сынап караучылар, башкалардан аерылып яшәр­гә теләүчеләр дә җитәр­лек икән.
 
Капкага җир җитми
 
Торак йорт салу өчен җир сату белән шөгыль­лә­нүче Марат Исламов әй­түенчә, үз йортында яшәргә теләүчеләр көннән-көн арта. Хәер, моның шулай икә­нен аңлау өчен Казан ти­рәсендә бер-бер артлы “үсеп” торучы коттедж бис­тәләренә күз салу да җитә. “Кайберләренең исемен дә истә калдырырга өлгер­ми­без, биредә инде җир бетә”, – ди риэлтор. Моңар­чы халык йорты булган яки нигезе салынган кишәрлек­ләргә өстенлек бирсә, хәзер күб­рәк буш җир сайлый икән. “Җир кишәрлеге беркайчан да үз бәясен югалт­мый, – ди Марат Исламов. – Бигрәк тә Казан читен­дә­гесе”.
 
Риэлтор сүзләренә караганда, шәһәр читендәге бистәдә үз йортың белән яшәү теләге практик яктан үз-үзен акламый. “Бигрәк тә яшьләр өчен катлаулырак. Бүген сорау зур булган коттедж бистәләренең кү­бе­сендә балалар бакчасы булса да, сырхауханә, мәк­тәп юк. Димәк, көндәлек эш­ләргә җитешү өчен ир дә, хатын да машинада йөрер­гә тиеш була”, – ди ул. Шып­лап тулган яңа бистә­ләрдә урам өчен дә “көрәш” башланган. “Җирнең һәр сантиметры исәптә. Шуңа күрә күпчелек халык капкасын булса да урам ягынарак чыгарып куярга тырыша. Нә­тиҗәдә юллар тарая. Хәзер бистәләрдә урам аша ике машина уза алса, бу яхшы санала инде”, – ди Марат Ис­ламов.
 
Өч миллионлык эш
 
Гөлназ һәм Айнур Корбангалиевлар да Казаннан ерак түгел урнашкан бис­тәдәге ике катлы агач йортка ия. “Өй туе”н үткәрергә әзерләнеп йөриләр. “Җир­не моннан биш ел элек әтием сатып алып куйган иде, – ди Айнур. – Йортны үз көчебез белән торгызабыз. Ялларда, бәйрәм көн­нә­рендә туганнар җыелы­шып эшләдек. Ел ярым дигәндә йортны түбә астына керттек. Хәзер эчке эш­ләрне башкарам. Җир сатып алу акчасын исәплә­мә­гән­дә, ике катлы таш йорт­ны башыннан алып ахырына кадәр төзеп бетерү өчен ким дигәндә 3 миллион сум акча кирәк”.
 
Айнур машинада йөрсә, Гөлназның “тимер ат”ы юк. “Бистәдән метрога кадәр автобус йөреп тора. Бәясе 30 сум. Эшкә шулай йөрим, – дип сөйләде Гөлназ. – Үз йортың белән яшәүнең дә кимчелекләре бар инде, әлбәттә. Кирәк чакта ипи чыгып алырга кибет тә юк. Балага да күңелсезрәк. Ба­ла-чага тавышыннан шау-шу килеп торучы ишегалды юк бит монда. Һәркем үз эченә бикләнеп яши. Баланы урамга үзен генә чыгарып җибәрмим, күрше саен бозау кадәр эт, ялгыш ычкынмасыннар дип куркам. Аның каравы, һавасы чис­та”.
Элек халык шәһәр үзә­гендә яшәргә омтылса, хәзер таш диварлардан качу ягын карый, ди белгечләр. Шунысы да бар: бүген бу – байлык билгесе түгел. Моңарчы шәхси йортны фатирдан кала тагын бер милек итеп сатып алсалар, хәзер шәһәр читендәге өй – бер һәм бер­дән­бер яшәү урыны.

Эльвира ВӘЛИЕВА
Ватаным Татарстан
№ 37 | 18.03.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»