поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
17.03.2015 Фаҗига

“Адмирал”ның бер корбаны

Тукталышта бер ханымнан “Адмирал” базарына нинди автобус баруы белән кызыксынам. “Юк бит инде ул, янып көлгә әйләнде”, – ди ханым. “Беләм, мин әйтәм, беләм, базар юк, ну минем танышларым анда. Өченче көн инде улларының гәүдәсен күрергә зар-интизар булып басып торалар...” 11 мартта төштән соң Яшел Үзән районында яшәү­че Миңниса апа шалтыратты. “Казанда “Адмирал” базары яна икән, улым Айзатның шунда кереп киткәнен күр­гәннәр...

Хатыны Айгөлнең анда сәүдә урыны бар, аның әйбер­лә­рен чыгарырга ке­рүе булган. Бер танышына эш телефоныннан шалтыратып әйт­к­ән. Хәзер шалтыратып карыйбыз, телефонын алмый. Зинһар, “Ашыгыч яр­дәм”гә шалтыратып белеш, әллә больницага алып кит­теләр микән?” – ди, чарасыз калган Миңниса апа, үзе елый. Бер генә түгел, берни­чә шалтыраттым “Ашыгыч яр­дәм” станциясенә. Андый ке­ше безнең исемлектә юк, ди­деләр. Зыян күрүчеләрне кабул итәргә РКБ, 7 нче һәм 12 нче шәһәр хастаханәләре әзерләнеп тора икән. Ул дә­валау оешмаларына да шалтыратып карадым. Танышларым да, таныш тү­гелләр дә ярдәм итәргә торды. Тик хастаханәгә озатылучылар арасында Айзат юк иде.    

27 яшь кенә иде әле аңа. Өч көн буена исәндер, япь-яшь кеше үләргә тиеш түгел, дигән өметтә яшәдек. Мин үземне: “Янгын вакытында әйбер ташыганда им­гән­гәндер дә, хәтерен югалтып, урамда йөридер. Әгәр шулай булса, табылачак”, – дип юаттым. Әнисе Миң­ниса апа бетон плитә астында буш ара булып, шунда җайлы гына урнашса, улым­ның гомере бетми әле, балачактан эшләп үсте, спорт белән шөгыльләнде, нык ул, дип уйлаган. Тагын бү­тән­нәрнең нинди фаразлары булгандыр? Бүген ир­тәнге бишләр тирәсендә хәра­бәләр эченнән, плитә ас­тын­нан Айзатның үле гәү­дәсен тартып чыгардылар. Өмет сүнде...
 
Шул хәерсез янгын аркасында Миңниса апа таянычын, газиз улын югалтты. Тагын күпме ата-ана олы хәсрәткә дучар булды, балалар ятим калды.  Миллионлаган бурычлар, түлән­мәгән кредитлар, янып көл­гә әйләнгән чүпрәк-чапрак, мал турында әйтеп тормыйм, кеше гомере белән чагыштырганда алар вак нәрсә. Бу чираттагы фа­җига нилектән килеп чыкты, аны булдырмый калу мөмкин идеме, киләчәктә кабат шун­дый афәт килеп чыкмасмы? Бүген инде бик күп­ләрнең йөрәген шул сораулар талкый. Ләкин тә­гаен генә җавап бирүче юк... Фаҗига булган урында авыр тынлык, якыннарын югалтучыларның инде күз яшьләре дә кипкән. Уйлары – янгыннан алып чыгылган җәсәдләрне туган якларына алып кайтып җирләү. Арада Урта Азия халкы да байтак, алар да олы кайгы кичергән, моннан тыш, озын, мәшәкатьле юл хәстә­рен дә күрәселәре бар.  
 
Айзатны мин байтак еллар беләм. Миңниса апа­ның, гомумән, 5 балалы ишле гаиләнең карап торган бердәнбер уллары иде ул. Олы кызым әлеге гаиләнең төпчек игезәк кызлары Айсинә һәм Нурсинә белән Казандагы гимназия-интер­натта 7 нче сыйныфтан бер­гә укыдылар. Авылдан кил­гән кызлар баштарак, алай күзгә ташланып, аерылып тормады. Бер ярты ел булдымы икән, җые­лы­ш­ларда укытучылар гел шуларны мактап, үрнәк итеп сөйли башлады.
 
Мактамаслык та түгел, кызлар бик тырышлар иде, рус теленнән дә, инглиз телен­нән дә, төрек теле­ннән дә тиз алдырып киттеләр һәм укып бетер­гәнче шул югарылыктан төшмәделәр. Әниләре Миңниса апаны аеруча якын иттем – бигрәкләр дә тыйнак, ипле, итагатьле ул. Әтиләре Әмир абыйны да җыелыш­ларда күрә идек. Кызлар соңгы сыйныфта укыганда җыелышларга абыйлары йөрде. Кирәк чагында Миңниса апаны машинада утыртып алып килеп җит­керә иде. Җитди, акыллы егет, сеңелкәшләре алдында үзен бик җаваплы саный, аларга булыша, акчасын да чыгарып сала. Кемнеңдер әтисе дә баласы өчен шулай җан атып йөр­­мәс, билләһи. Айзатның игезәк кызлар белән яшь аермасы 5 кенә ел дип һич уйламадым. Ме­нә ичмасам, абый, менә ичмасам,  ир-ат. Әнисенең уң кулы, сердәше, сеңел­ләрен, апаларын, аларның балаларын да карап, кайгыртып торучы иде ул. 
 
“Бик тә якты кеше иде, – дип искә ала гаилә дуслары Лилия ханым. – Аны урамда очратып, аз гына сөйләшеп торсаң да, кәефең күтәре­леп китә. Яшь булса да, шундый мәгънәле, төпле фикерле иде”. Сигезенче март бәйрәменә авылга кайтып, якыннарына бүләк ясагач, күрше-тирәдәге әбиләргә чәчәк бәйләмнәре өләшеп, күңелләрен күреп чыккан Айзат. Шул ук көнне шә­һәргә китеп барган. “Әй, улым, бигрәк тиз китәсең, сөйләшеп тә утыра алмадык”, – дип өзгәләнгән әни­се белән: “Озакламый кайтам бит”, – дип  хушлашкан.
 
...Әйе, озакламады, кайт­­­ты. Җансыз гәүдәсен үзе чистартып, карап торган  авыл зиратына алып кайтып җирләделәр. “Яшәр­гә, тормыш итәргә шулка­дәр ашкынды, күпме планнар корды. Үз бизнесын булдырды, ипотекага фатир алды, инде игезәк кызларны тораклы итә­чәкмен дия иде”, – ди бертуганы Эльмира. Килә­чәктә мәчет салдыру уе да булган Айзатның. Тик болар чынга ашмый калды, Ходай аны үз куенына алды. Анда да яхшы кешеләр кирәк,  ди­ләр бит.

Фәния АРСЛАНОВА
Ватаным Татарстан
№ 36 | 17.03.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»