поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
16.03.2015 Милләт

Татарстанда татарлар беткәнме әллә?

Мин Ижау шәһәренең 6нчы гимназиясендә татар теле укытучысы булып эшлим. Дәрес бирүдән тыш, Удмуртиядә генә түгел, ә Татарстанда узган төрле чараларда да катнашабыз. Аларның күп булуы сөендерә, чөнки Татарстан безне онытмый, һәрчак күз уңында тота. Гимназиядә татар телен өйрәнүче укучыларны үгетләп, ул чараларда катнашырга кыстыйбыз.

Әйе, һәр укучы безнең өчен балкып янар йолдыз сыман. Һәр елны уза торган республикакүләм конференциядә дә укучыларны бары тик татар телендә фәнни эш язып катнашуларына ирешергә тырышабыз. Бала татарча сөйләшсен, татар телендә аралашсын, дибез. 21 февраль - туган тел көнендә Татарстанның Яр Чаллы шәһәреннән фәнни-гамәли конференциягә катнашырга чакыру алгач, укучым белән бик шатландык. Дәрәҗәсе ни тора бит! Регионара конференция. Әле Татарстанда булачак! Шуңа күрә, уйлап та тормастан, чыгышны саф татар телендә әзерләдек. Ничек инде Татарстанга барып, русча сөйлисең ди?!

Әйе, 10нчы сыйныфта укып, инде күп тапкырлар республика олимпиадаларында мактаулы урыннар яулаган, хәзер “Татар кызы - 2015” бәйгесенә әзерләнеп йөрүче Гүзәл Зарифуллинага Чаллы шәһәрендәге гимназиядә узучы конференциядә катнашу бик мөһим адым булды. 
Бар да алдан уйланылган, бик яхшы итеп оештырылган әлеге конференциядә барлыгы 70 укучы 4 секциягә бүленеп чыгыш ясадылар. Гүзәл катнашкан секциядә барлыгы 16 укучы иде. Алар, нигездә, Татарстанның төрле районнарыннан килгән иделәр. Барысы да җитди әзерләнеп, төрле темага бай эчтәлекле чыгышлар ясадылар. Ләкин Гүзәлгә дә, аны тыңларга килгән әти-әнисе өчен дә иң гаҗәбе шул булды - Ижау шәһәреннән килгән Гүзәлдән башка бер укучы да татарча чыгыш ясамады. “Татарстанның татар авылларыннан килеп вата-җимерә русча чыгыш ясаганчы, матур төзек итеп үз ана телеңдә чыгыш ясауга ни җитәр иде”, - диде Гүзәл кайтышлый. 
 
Без Ижауда татар телен укытып, ана телләрен онытмасыннар дип, балаларның күбрәк татарча сөйләшүләрен таләп итәбез. Ә Татарстанда ни хәл соң? Әллә авыл баласы да русча аралашуны өстен күрәме? Билгеле, күп татар авылларында хәзер БДИне бирүдән куркып, русча укуга күчтеләр. “Үзебезнең ана телебез кая калды, ник югала?- дип чаң сугабыз. Баксаң, үрнәк алырлык Татарстанда да русча аралашуны өстен куялар икән. Бу ясалмалылык көннән-көн чәчәк ата хәзер. Инновацион технологияләргә ияреп, роботлар белән мактанып, техник җиһазларга өстенлек биргән мәктәп-гимназияләрдә, билгеле, акбур белән чүпрәк бер читтә калды. 
 
Татарстанда яшәп тә, татарча сөйләшүдән оялган егет-кызларны тыңлап кайткан Гүзәлгә ни әйтим соң? Үзем дә җавапсыз калдым. Комиссия әгъзалары да, ичмасам, аны башкаларга үрнәк итеп куеп, канатландырырлык бер сүз дә әйтә алмаганнар. Тәүге тапкыр регионара фәнни-гамәли конференциядә чыгыш ясаган бу укучының киләчәктә тагын шундый урыннарда татарча чыгыш ясыйсы килерме, әйтүе кыен? Ә безгә Ижауда татар телебезне өйрәтергә алынган укытучыларга ничек итеп алга таба: “Ана телебезне онытмыйк, әйдә, татарча сөйләшик”, - дип әйтергә соң? Татарстанның үзендә рус теле модада икән бит?
 
Ә Гүзәлне Чаллы шәһәренә махсус алып барып, безгә ярдәм күрсәткән әти-әнисенә чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм. 
 
Ижау шәһәре, 6нчы гимназия. 
 

Рәсилә ГАБДРАХМАНОВА
Яңарыш
№ |
Яңарыш печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»