поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
21.04.2009 Авыл

АВЫЛ ЯҢАЧА СӘҮДӘ ИТӘ

– Соңгы вакытта авылда яшәүче халык сыерын бетерә башлады. Безнең 180 хуҗалыклы авылда моннан берничә ел элек 220 баш сыер бар иде, хәзер 70кә калды, – ди Биектау районыннан килеп Казан базарында сөт ризыклары белән сату итүче Сания әби. – Хезмәт урыны булган яшьләр сыер асрарга теләми. 6,5 сумнан хөкүмәткә сөт сатып, файдасы калмый. Өч сыер асрыйбыз. Әле ярый авыл Казанга якын, базар эшләп тора.

Сания апа белән сөйләшкәннән соң, бар авылда да шул хәл, диюдән башканы әйтә алмадым. Безнең дә 230 хуҗалыклы авылда сыерлар елдан-ел кими. Сәбәбе бик гади, Сания әби әйткәнчә, файдасы юк. Безнең авыл Казаннан 120 километр ераклыкта. Казанга килеп сату да итә алмыйлар. Эре шәһәрләргә якын урнашмаган авылларда терлекчелек продуктын кыйммәт бәядән урнаштыру мең бәла. Әмма алар да җаен тапкан.

 

 "Хөкүмәткә ике чиләк сөт тапшырсам, 140 сумлык була. Шуңа да сөт җыючыга биргәнем юк. Ике чиләктән 800 граммлы банка белән каймак чыга, аны 100 сумга сатам. Аерган сөтне ачытып, эремчек ясап, корт кайнатам. Ул ике килограмм чамасы була. Авылда аның килограммы 120 сум. Нәтиҗәдә гаиләгә (100 сум каймак + 240 сум корт) 340 сумлап акча керә. Мин авылда гына сатам. Хәзер сыер асраучылар кимегәч, өйгә килеп алалар", – ди гомер буе фермада эшләп лаеклы ялга чыккан Әлфинә апа.

 

Ике авылдашым базарга барып сату итә икән. Дөрес, Казанга кадәр үк килеп җитә алмыйлар, берсе – район үзәге Балтачка, икенчесе Шәмәр­дән станциясенә бара. Алар да, хөкүмәттә сөтнең бәясе юк, дип зарлана. "Шәхси хуҗалыклардан сөтне бик арзанга алалар. Бирәсе килми. Балтачка барып сату итәм", – ди Гадилә апа. Эремчекнең килограммын 60 сумнан, кортны 120 сумнан сата икән. Сораган кешеләргә каймак та ясап бирә. Ярты литры 60 сум. "Кеше белән киңәшләшеп эшләргә кирәк. Шулай итмәсәң, товарың узмый. Кемгәдер коры эремчек ошый, икенчеләренә йомшак. Каймакны берәүләр, кайнатып, сыек итеп алып кил, дип заказ бирә, икенчеләр, куе булсын, диләр", – ди Гадилә апа. Инде менә ничә ел атнага берничә тапкыр юлаучы машиналар белән район үзәгенә базарга йөри ул. Үз клиентлары да бар.

 

Шәмәрдәнгә йөрүче авылдашым Зөләйха апаның да үз бизнесы. Гадилә ападан аермалы буларак, сөт ризыкларыннан тыш ул кәбестә дә тозлап сата. Кишердән салат та ясый. "1,5 литр сөт Шәмәрдәндә 25-30 сум тора. Эремчекнең килограммын 55 сумнан бирәм. Ярты литр каймак 70 сум. Йомырканың ун данәсе 40 сум", – дип бәяләрне санап китте ул. Сыер, тана ите Шәмәрдән базарында 150 сум. Шәһәрдән аермалы буларак, авылларда сату итүчеләр, сөт ризыкларына сорау кимеде, дип зарланмыйлар. Сәүдә элек ничек барса, шулай дәвам итә. Авыл халкы кибеттәгегә караганда шәхси хуҗалыкта җитештерелгән ризыкка күбрәк өстенлек бирә икән.

 

Калада яшәүчеләр дә мондый бәягә алыр иде дә, ләкин биредә сөт ризыклары нык кыйммәт. Бер килограмм эремчекне шәһәр базарларында 80-120 сумнан саталар, 1,5 литр сөт 30-40 сум, ит исә 150-250 сум.

 

Моны истә тотып, республика җитәкчелеге алыпсатарлардан тыш сату оештырган. Соңгы вакытларда Казанда урам чатларында мичкәләргә тутырылган сөт сата башладылар. Безнең Азино микрорайонында гына да берничә урында сәүдә итәләр. Бу урыннарны халык бик тиз үз итте. алып килгән берничә мичкә сөтләре санаулы сәгатьләр эчендә сатылып та бетә.

 

– Казанның 50 урынында Арча, Лаеш, Питрәч, Саба районнары сөтнең литрын 16 сумнан сата. Күмәк хуҗалыкларга да хөкүмәткә тапшырганга караганда шәһәргә килеп сату бик отышлы. Берничә ай эчендә алар шактый акча эшләргә өлгерде, – ди Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының азык-төлек базары мониторингы идарәсе җитәкчесе Ильяс Зиннуров.

 

Авыл хуҗалыгы министрлыгы ел әйләнәсе урамда сату оештырыр иде дә, кайбер киртәләр хыялларын тормышка ашырырга комачаулый. Урамнарда сөт сатыла башлагач, санитария табиблары чаң суга башлаган. Әмма республика җитәкчелегенең күрсәтмәсе булганлыктан, арзан сөтне сатуны тыярлык көч тапмаганнар.

 

Шулай да халык яратып өлгергән сөт бу көннәрдә сатудан алынды. Чөнки җылы көннәрдә сөт тиз ачыганлыктан, авылдан шәһәргә сөт килми башлады.


Лилия НУРМӨХӘММӘТОВА
Ватаным Татарстан
№ 71 | 21.04.2009
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»