поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
14.03.2015 Спорт

Зиннәтулла Билялетдинов белән ИНТЕРВЬЮ

Казанда Зиннәтулла Хайдәр улы Билялетдиновны зур хөрмәт йөзеннән олысы-кечесе нәкъ шулай – “Наш Билл” дип йөртә. Чөнки аның җитәкчелегендә генә Казанда хоккей искиткеч үсеш кичерде һәм иң яраткан спорт төренә әверелде. Аның кул астында мәркәзебезнең “Ак барс” хоккей командасы өч ел рәттән (2008, 2009, 2010) Континенталь лиганың төп бүләген отты.

Быел да зур җиңүгә ирешү мөмкинлеге бар. Бүген, Зиннәтулла Хайдәрович үзенең түгәрәк туган көнен билгеләгәндә, аның хоккейчылары Казанда плей-оффның икенче әйләнешендә Омскның “Авангард” командасы белән беренче уенын үткәрәчәк һәм алар, баш тренерларына бүләк итеп, җиңү яуларлар дип ышанасы килә. 

Ә без печәле якташыбыз, Россиянең атказанган тренеры белән плей-офф башланган көнне – 28 февральдә очрашып кайттык. Зур спорт тормышында кайнаган шәхесләр зур ярышлар алдыннан интервьюлар бирүгә сагаеп карыйлар, янәсе, алдан сүз куерту җиңү бәхетен кулдан ычкындырачак. Менә шундый ырымга күбрәк ышаналар спортчылар. Әмма ләкин якташлары өчен Зиннәтулла Хайдәрович бу кагыйдәдән тайпылырга мәҗбүр булды һәм безне Казанда бик җылы каршы алды: “Ривьера” кунакханәсенә урнаштырды, “Ак барс” белән “Автомобилист” уеннарына билетлар бүләк итте, аквапаркта күңел ачу, ял итү мөмкинлеге тудырды. Ә иң мөһиме – беренче уеннан соң ул үзе безнең белән очрашырга кунакханәгә килде, шунда кайбер сорауларыбызга җаваплар да бирде.
 
- Зиннәтулла Хайдәрович, безнең карашка, Сезне янәдән “Ак барс” командасы башында күрүгә татарстанлылар гына түгел, Россиянең бар почмакларында яшәүче татарлар да шаттыр. Чөнки “Ак барс” яхшы уен күрсәтүдән тыш, бөтен татарларны берләштерүче көч тә булып тора. Шәхсән Сез бу көчне тоясызмы һәм ул эшегездә өстәмә стимулмы, яисә, киресенчә, өстәмә йөкме? 
 
- Әлбәттә, мин бу көчне нык тоям һәм шуңа “Ак барс”ның уенын югары дәрәҗәдә тотарга тырышабыз. Татарстанның беренче президенты, хөрмәтле Минтимер Шәрипович та мине Казанга чакырганда шул хакта кисәткән иде. Аның: “Син “Ак барс”ны бөтен татарларның горурлыгы итәргә тырыш”, - дигәне бүген дә хәтердә һәм гел шуңа омтылам, газиз халкым алдында зур җаваплылык тоям. 
 
Бу җаваплылыкны, бөтен татарларны берләштерүче функцияне мин өстәмә йөк димәс идем, ә изге бурычыма тиңлисем килә. 
 
Яхшы уен күрсәтүгә килгәндә, әйе, нык тырышабыз. Команда тулаем үзгәртеп корылды. Ул хәзер агрессив һәм актив хоккей күрсәтә. Әлбәттә, монысы куандыра. “Ак барс”та эшләү миңа бик ошый. Без һәрвакыт җиңүгә омтылабыз һәм төп максатыбыз иң югары үрләр яулауга юнәлтелгән. 
 
- Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиев белән Сез беренче Гагарин кубогын яуладыгыз дип әйтергә мөмкинме? 
 
- Әйе, бу бик дөрес фикер. Минтимер Шәрипович “Ак барс”ны миңа якты өметләр баглап тапшырды, нык ярдәмен ышандырды һәм сүзендә торды. Дәүләт башлыгы буларак, кырык эшен кырык якка ташлап, бик теләп хоккей карарга йөрде, “Ак барс”ның чын күңелдән милләтпәрвәр җан атучысы ул. Әле бүген дә хоккей карарга килгәләп йөри. Тренер буларак формалашуыма, ачылып китүемә мин, беренче чиратта, аңа рәхмәтле. Чөнки ул миңа ышанды, уңышларыбызны сабырлык белән көтте. Минтимер Шәрипович искиткеч яхшы кеше. Ул спортны, хоккейны ярата, хәленнән килгән кадәр аларны Татарстанда җәелдерергә көч куйды. 
 
Дөрес, әлеге президент Рөстәм Нургалиевич та безнең проблемалардан качмый, Татарстанда спорт өчен киң мөмкинлекләр, тиешле шартлар тудыра. Плей-офф башлануга ике көн калды дигәндә ул безгә килеп команда белән очрашты, хәлләребезне сорашты һәм уңышлар теләде. 
 
- Зиннәтулла Хайдәрович, Сез тамырларыгыз белән Нижгар төбәгеннән. Т.Новгородның “Торпедо” командасын җитәкләргә теләгегез яки тәкъдим булмадымы? Нәкъ дисәгез, Сез безнең өлкә губернаторы Валерий Шанцев белән Мәскәү “Динамо”сында эшләвегез дәвереннән таныш булырга тиеш. 
 
- Әйе, Валерий Павлиновичны бик яхшы беләм, без якын танышлар. Аның белән “Динамо” сафында 2000 елда чемпионнар булып калдык. Ул кеше турында бары яхшы тәэсирләрдә торам. Бик эшчән, оештыру сәләте зур үзендә. Нишләмәк кирәк, вакыт бара, хәлләр үзгәреп тора, ә тормыш һаман дәвам итә. Мин хәзер Казанда, Валерий Павлинович Т.Новгородта. Биредә миңа барысы да ошый: яраткан эшем бар, яшәү шартларым да тулаем канәгатьләнерлек. Шуңа Татарстан өчен күбрәк яхшы эшләр эшләп калдырасым килә. 
 
- Сезгә хәзер кайсы кала – Мәскәүме, Казанмы якынрак? 
 
- Мин Казанда үземне бик иркен, комфортлы хис итәм, чөнки күп вакытымны биредә уздырам. Ләкин гаиләм Мәскәүдә булганга күрә, ул шәһәр дә миңа якын. Анда барып кайтасы, оныкларны күрәсе килә. Ә Казан соңгы елларда тәмам үзгәрде, искиткеч матур, йөрергә уңайлы булды. Шуңа туристлар агымы да нык сизелә башлады. 
 
- Гаиләм, оныкларым, дисез. Хатыныгыз да Мәскәүдә мени? 
 
- Юк, җан юлдашым үзем белән. Ул минем тормышымда да, эшемдә дә нык терәк, какшамас тыл булып тора. Ә кызым белән кияү һәм ике оныгым Мәскәүдә яшиләр. Ир оныгым 15 яшендә, хоккей белән мавыга, кыз оныгым әле 7 яшендә генә. 
 
- Хоккейдан тыш, җан шөгылегез бармы? 
 
- Буш вакытларымда Казан буйлап, аның тарихи урыннарын күзәтеп җәяү йөрергә яратам. Шул ук вакытта яңа төзелешләр белән дә кызыксынам. Конкрет ниндидер шөгыль белән җитди мавыгырга артык вакытым юк. 
 
- Сез яраткан ашамлык? 
 
- Төрле салатлар яратам, балык ризыклары бик сөям. Нижгар казысыннан тыш, ит ашамыйм диярлек. 
 
- Татар җырлары тыңлыйсызмы? 
 
- Әлбәттә, бик яратам. Алҗып кайтканнан соң алар күңелгә аеруча ләззәт өсти, татар моңы белән җан ял итә, ул якты хатирәләрне уята. Салаватны бик сөеп тыңлыйм. Без аның белән күптән яхшы мөнәсәбәттә. Мин аны хәтта халык җырчысы дип әйтер идем. Чөнки ул үз халкына бик ачык шәхес. 
 
Ә Нижгар төбәгеннән чыккан йолдызларны беләм белүен, тик мин алар белән якын таныш түгел. “Рубин” Казан футбол командасының баш тренеры, минем фамилиядәшем һәм якташым Ринат Билялетдинов белән дә якыннан күрешеп сөйләшкәнебез юк. 
 
- Өченче тапкыр Гагарин кубогын отсагыз, аны туган якларыгызга алып кайтып, безне сөендерергә мөмкинлек таба алмассызмы икән? 
 
- Алла бирсә, әлбәттә, аны гына башкарып чыгар идек. Ләкин ул кубокны иң баштан яулап аласы бар. Ә бу бик катлаулы һәм авыр мәсьәлә. Чөнки аңа дәгъва кылучы көчле командалар бүген аз түгел, аеруча армия сафларында исәпләнгәннәрен әйтер идем. 
 
- Зиннәтулла Хайдәрович, кайбер матчларда хәлиткеч уенчылар чыгыш ясамый. Алар җәрәхәтләнәме яисә бу адымда бүтән мәсьәлә яшеренеп ятамы? 
 
- Әйе, травма алганнары була, ә кайберләрен, чынлап та, команданың киләчәк ихтыяҗларын күзаллап запаста утыртып калдырабыз. Болары безнең “кухня” эше инде. 
 
- Ялгышмасак, Сез туган авылыгыз Печәгә әле узган гасырның 1980 еллар башында кайткан идегез. Аннары инде 2010 елда Кочко-Пожарның 400 еллыгына багышланган сабантуйда катнаштыгыз, хөрмәтле кунак булдыгыз. Гасырлар алмашыну чорында авылларыбызда үзгәреш күзәтеләме? 
 
- Минем балачак авылда үтте диярлек. Исемдә, Мәскәүдән кайтып төшкәч үк, авылныкыларга охшау нияте белән тузанда аулана идем. Ана телемне белү дә нәкъ шул авылдан килә инде. Ул вакытта замана үзгә иде шул. Ә әле авылларыбызга карасаң, йортларның зурлыгына, матурлыгына сокланып туймаслык. Һәркайсында шәһәр шартлары тудырылган. Берсе кызганыч, шул авылларны саклап һәм яклап торучы яшьләребез шәһәрләргә китә, - дип төгәлләде әңгәмәбезне Зиннәтулла Хайдәрович. 
 
Форсаттан файдаланып, без аңа “Туган як”ның соңгы берничә санын һәм “Нижгар татарлары” журналының өченче чыгарылышын бүләк иттек, уңышлар теләдек, кунакка көтеп калуыбызны белдердек. 
 
 
Фотода: О.Әндәрҗанов, З.Билялетдинов һәм И.Жиһаншин Казанның «Ривьера» кунакханәсендә;
 
Юбилей белән котлыйбыз!
 
“Динамо” хоккей командасы составында СССР данын яклаган, ә хәзер бөтен татарның горурлыгы булып торучы “Ак барс” Казан хоккей командасын җитәкләгән печәле якташыбыз Зиннәтулла Хайдәр улы Билялетдиновка 60 яшь тулды. Шул уңайдан без барча газета укучылар, “Ак барс”ның җанатарлары исеменнән аны түгәрәк гомер бәйрәме белән тәбрик итәбез! Мәдәният күгендә балкыган якташларыбыз Рәшит Ваһапов һәм Хайдәр Бигичев кебек үк, Зиннәтулла Хайдәрович та Татарстан спорты күгендә бер матур йолдыз сыман янып тора.
 
Күренекле якташыбызга сәламәтлеккә өстәп уңыш теләр идек. Чөнки спорт өлкәсендә уңышсыз җиңүләр яулау мөмкин түгел. Ә уңыш һәм җиңү бәхете күп очракта көчлеләргә елмая. Димәк, юбилярыбызга шулай ук физик һәм ихтыяр көче дә телик.
 
Үзе турында: 
 
Зиннәтулла Билялетдинов хоккей белән профессиональ рәвештә 1969 елда Мәскәүнең “Динамо” командасында шөгыльләнә башлый. Аның составында 588 матч уйный һәм 63 алка кертә. Төп амплуасы – сакчы. СССРның җыелма командасы өчен 253 уен уйный һәм 21 алка кертә. 1984 елда Сараевода үткән Олимпия уеннары чемпионы. Ул – 8 тапкыр Европа һәм 6 мәртәбә дөнья чемпионатында җиңү яулаган якташыбыз, 1979 елда Чакыру кубогын, ә 1981 елда Канаданыкын откан хоккейчы. 
 
Тренер буларак, Казанның “Ак барс” хоккей командасы белән 2008 елда Континенталь кубокны, ә 2009-2010 елларда Гагарин кубокларын яулады. Ике югары белеме бар. Ил чиге гаскәрләренең запастагы полковнигы, ике “Хөрмәт билгесе” һәм “Халыклар дуслыгы” орденнары иясе.
 
Гаиләсе турында: 
 
Зиннәтулла Хайдәр улы Билялетдинов 1955 елның 13 мартында Мәскәүдә туган. Әтисе Хайдәр абый (1928-1999) армиягә кадәр Нижгар өлкәсенең Сергач районында туган авылы Печә колхозында эшләгән һәм 1952 елда Мәскәүгә күченеп киткән, “Красный богатырь” фабрикасында эшләгән. Әнисе Нәймә апа (1926-2000) булачак ире белән башкалада очрашкан, ире эшләгән фабрикада җыештыручы булып хезмәт иткән. 
 
Хатыны Надежда белән бер кыз бала тәрбияләп үстергәннәр. Хәзер аларның ир һәм кыз бала оныклары бар.
 

Олег ӘНДӘРҖАНОВ
Туган як
№ |
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»