|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.03.2015 Җәмгыять
“ВТ” дус кызларны 49 елдан соң кабат табыштырдыСтудент елларындагы дуслык гомергә җитәрлек кадерле була ул. Төрле районнардан җыелышкан балалар, әти-әнидән читтә яши башлагач, бер-берсенә бик якын булып китә. Уртак табынлы уртак тормыш башлана. Бары да бергә, югы да уртак диләрме әле... Нәкъ менә шулай яшәгәннәр 1964–1967 елларда Казанның Товарищеская урамындагы 5 нче тулай торакның 24 нче бүлмәсендә дус кызлар Суфия белән Хәтимә дә. Төрле бүлекләрдә укысалар да, бергә торгач, бик якынаеп китә алар. Бишенче курста тормышка чыккан Хәтимәнең туй көнендә Суфияга шаһидә булырга да туры килә. Ә аннары язмыш дигәннәре ахирәтләрнең икесен ике якка җибәрә. 49 ел буе күрешә алмый яши алар. “Хәтимә, бөтенләй үзгәргәнсең”, – дип кочаклап алды Суфия апа ахирәтен. “Ә син бер дә үзгәрмәгәнсең”, – дип елмая Хәтимә апа. Сөйләшә дә сөйләшә алар. Сөйләшеп сүзләр бетәрлекмени?! Кем кайда булган, нишләгән, балалары бармы? Кайда торалар, ничек яшиләр? Хәтимә апаның җәмәгате Азат абыйның чәйгә дәшүен дә ишетмиләр хәтта.
Укуын тәмамлагач, Хәтимә апаны Әгерҗедәге бер авылга укытучы итеп җибәрәләр. Ул чакта инде ул йөккә узган була, җитмәсә, Азат абый да Казанда кала. Аптырагач, укытырга урын булмасмы дип, ул туган якларына – Кукмарага кайтып китә. Декрет ялына чыкканчы Чурада география-биология укыта, завуч булып эшли. Бала белән утырганнан соң Казандагы 7 заводка эшкә керә, аннан соң 25 ел дәвамында балалар бакчасында эшли. Бер кыз, бер ул үстерәләр. “Мин бит студент чакта Нуриева идем, ничек Азатның фамилиясен истә калдырдың син?” – дип сорый Хәтимә апа.
“Апага баргач, саргайган кәгазьләр арасыннан загста тутырылган язу килеп чыкты. Хәтимә белән Азатның туенда шаһидә кыз булган идем, шуның бер кәгазе үземдә калган булган. Анда аларның адреслары, исем-фамилияләре язылган, бу 1966 елның 23 мае иде”, – дип сөйли Суфия апа. Шул кәгазьне тапканнан соң, ул Хәтимәне эзләргә керешә. Бер танышы “Ватаным Татарстан” газетасында эзләү сәхифәсе барлыгын әйтә. Шуннан Суфия апа бар белгәнен газетага язып җибәрә. “Хәтимә Кукмарадан иде...” дигән эзләү хәбәре бөтен Кукмарага тарала. Туганнары, күршеләре (Хәтимә апа белән Азат абый җәйләрен авылга кайтып яши) шалтырата башлый. “1962–1967 елларда Казан педагогия институтында бергә укыган дус кызым Хәтимә Сәят кызы Гыймадиеваны эзлим. Ул география бүлегендә, мин химия-биология бүлегендә белем алдык. Хәтимә Гыймадиева тумышы белән Кукмара районы Югары Шәмәрдән авылыннан иде, ялгышмасам. 1946 елның 23 маенда туган. Ул 1968 елда кияүгә чыкты, ире белән Казанда тордылар. Шуннан соң безнең элемтәләр өзелде. Миңа исә 40 ел дәвамында еракта – Нарьян-Марда гомер кичерергә туры килде. 2010 елда гына Казанга күченеп кайттым. Дустым турында берни дә белмим, хәзер үткәннәр гел искә төшә. Бер күрешеп сөйләшсәк иде дип яшим”, – дип язган иде безгә Казаннан Суфия Сәлим кызы Мөхәммәдуллина.
Институтны тәмамлаганнан соң Суфия апа үзенең мәктәбенә – Кама Тамагы районы Олы Карамалыга укытырга кайта. Үзе дә тумышы белән шушы яклардан – Олы Салтык авылыннан була ул. Шунда ул гомер юлдашы, балаларының әтисе булачак Филгисне кабат очрата. Алар Кече Салтык егете Филгис белән бер класста укыган булалар. Филгис исә авылга кайтып күренә дә, Кременчугка очучылыкка укырга китә. Озак та тормый өйләнешеп тә куя алар, гаилә шулай итеп читкә чыгып китә. Башта Куйбышев өлкәсендә, аннан Нарьян-Марда гомер кичерәләр. “Гомер буе укыттым. Шуның 33 елын кичке мәктәптә эшләдем. Ике ул үстердек. Туган якларга ел саен кайттык. Бөтенләйгә күченеп кайтканыма дүрт кенә ел әле”, – дип сөйли Суфия апа.
...Бу ике ахирәт очрашыр сәгатьләрне ничек көтеп бетерергә белмәде. “49 ел очрашмаганны, ике көнгә түзә алмыйсызмени?” – дип сорагач та “юк” дип кырт кистеләр. “Студент чаклар гел искә төшә. Әле Люцияне, Илһамияне эзләп табасы килә. Люция хөрмәтенә кызыма да шул исемне куштым. Бәлки газетадан безне укып хәбәр бирерләр”, – ди Хәтимә апа.
Язманы тапшырыр алдыннан Суфия апага шалтыратып алдым. “Бик зур рәхмәт үзегезгә. Очрашабыз, сөйләшәбез. Бәйрәм белән котлаштык, күңелле бит, – ди ул. – Бер урамда диярлек яшибез, җәяүләп кенә барып хәлен белеп кайтам. Бергәләп аралашып яшәргә язса иде әле”.
Рәсимә МУЛЛАЯНОВА |
Иң күп укылган
|