|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.03.2015 Мәгариф
Укытучыда бала кайгысы юкМәктәпләрдә кәгазь боткасы кими дип ышандырсалар да, чынбарлыкта әлеге галәмәт укытучыларның теңкәсенә тиюен дәвам итә. Укытучылар аннан котылып, кайчан тыныч кына эшли башлар икән? Бүген замана мөгаллимнәре әнә шул хакта хыяллана. “Бүген безнең укытучыларның кулын күп төрле хисап эшләре богаулады. Һәр укытучыга 70 төрле документ әзерләргә кирәк. Аларның укучылары белән шөгыльләнергә вакыты да калмый. Дәүләт Думасының мәгариф комитеты депутатлары Россия Мәгариф министрлыгына артык документларны алып ташларга тәкъдим итәргә җыена. 90 нчы елларда яңалык эзләп табучы алдынгы карашлы укытучылар бар иде әле. Ул чакта аларның хезмәт хаклары азрак та иде югыйсә. Ә хәзерге педагогларның моңа вакыты да юк. Бүген педагогларның барысын да хисап тутырырга мәҗбүр итәбез”, – дип белдерде Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов республика парламентында узган “түгәрәк өстәл”дә. Депутат, укытучылар дәрестән тыш эшләр белән күбрәк шөгыльләнсен өчен, башлангыч сыйныфта биш көнлек укуга күчүне тәкъдим итә. Шунысын да әйтергә кирәк: бу очракта сүз аларның хезмәт хакларын киметү турында бармый. РФ Халык мәгарифе һәм фән хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан оешмасы җитәкчесе Юрий Прохоров декабрь аенда гына бер мәктәпкә 312 телефонограмма килүен мисал итеп әйтә. “Ә бит аларның һәрберсенә җавап бирергә кирәк. Нәтиҗәдә директорларның укытучылар белән эшләргә, аларның дәресләренә керергә мөмкинлеге калмый. Кәгазь белән утырсынмы ул, әллә белем сыйфаты турында кайгыртсынмы?” – ди ул. Кайсының мөһимрәк икәнен исә түрәләр үзләренчә аңлый. Аларга хисап кирәк.
Азнакайдагы 4 нче мәктәпнең директоры Ленар Хәйруллин да документ эшенең күп булуын укытуга комачаулый дип белдерә. “Көненә унар запрос килсә, икенче көнне ул 20гә җитәргә мөмкин. Ниндидер кәгазь килмәгән бер генә көн дә юк. Аларның һәркайсына билгеле вакытта яки көн дәвамында җавап бирергә кирәк. Югарыдан кирәк булгач, шулай тиештер инде дип кабул итәм. Директор буларак документлар әйләнешен контрольдә тотарга туры килә, – ди ул. – Әле бит электрон һәм кәгазь вариантларын да сорыйлар. Электрон ысулы гына калса, уңайрак булыр иде. Ләкин бүген һәр яктан мәгълүмат агылып торган заманда аның кимүенә артык өметләнмим”.
Казанда башлангыч сыйныф укучыларына белем биргән Светлана да кәгазь эшенең күп булыннан зарлана. “Кайчак социаль хезмәткәр ролен дә башкарабыз кебек. Ветераннарның өйләренә барып, тормышлары турында истәлекләр язып алып кайтабыз. Монысыннан зарланмыйм, алар күргәннәр безнең өчен дә гыйбрәтле. Мәктәптә ветераннарга багышлап, чара уздыру да – тәрбия өчен кирәкле нәрсә. Ә менә мәгълүмат җыеп йөрү укытучыга кирәкме? Безнең башка эш юкмы әллә? Кайвакыт бер үк төрле мәгълүматны берничә урынга җибәрергә туры килә. Балалар белән шөгыльләнәсе дә бар бит”, – ди педагог.
“Хисап эше генә түгел, әле бит Интернет-конкурслар, дистанцион, онлайн укулар, вебинарлар, башка төрле бәйгеләр бар. Һәрберсенә өлгерергә кирәк. Әле район мәгариф бүлеге мәктәпләрдә тикшерү үткәрә. Дәрестә баланың нинди универсаль гамәлләр куллануына кадәр сорыйлар. Ул аны каян белсен? Хәзер бит укытучының уку нәтиҗәләрен, үсеш процентын тикшерәләр. Белемне авыр үзләштерүче балаларга, тәрбиягә һәм башкаларга аерым папкалар әзерлибез. Һәр чиректә баланың белеменә нәтиҗә чыгарабыз. Аптырагач, дәүләтнең укытучыны тикшерүдән башка эше беткәнме икән әллә, дип тә уйлыйм. Укытырга вакыт та калмый бит. Акчаны арттырдык дип, хәзер безне кәгазь белән күмеп куяргамыни инде?” – ди авылда укытучы булып эшләүче Кадрия ханым.
Хәтта Татарстанның баш педагогы Энгель Фәттахов та мәктәптә хисап, кәгазь эше күп булуын таный. “Элек мәктәпләр 92 төрле хисап җибәрергә тиеш булса, хәзер ул сан 72гә кыскарды. Без аны 15кә калдырмакчы булабыз”, – дигән иде ул бер әңгәмәсендә. Ә укытучыларга бу яңалыкны күпме көтәргә, тагын күпме сабыр итәргә туры килер икән?
Сәрия САДРИСЛАМОВА |
Иң күп укылган
|