поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
13.03.2015 Җәмгыять

Син гармунда уйнадың... (Гармунчы, курайчы Рөстәм Вәлиевне искә алу)

5 мартта якташыбыз, Татарстанның халык артисты, мең төрле конкурслар лауреаты, гармунчы, курайчы Рөстәм ВӘЛИЕВнең вафатына бер ел тулып узды.

Куйбышевта гади татар гаиләсендә туып үскән Рөстәм бала чагыннан гармунда, баянда уйнарга ярата. Ул үзенең тормышын да гармунга бәйләргә ният итеп, сигезенче сыйныфны тәмамлаганнан соң, Куйбышевның музыка училищесына керә һәм уңышлы тәмамлый. Шул елларда ул “Ялкынлы яшьлек” ансамблендә гармунда уйный. Ә армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң, сәхнә юлын Казаннан башларга теләп, Казан дәүләт консерваториясенә укырга керә, шул ук вакытта Казан филармониясендә эшли башлый. Шунда аны Илһам ага Шакиров күреп ала һәм хезмәттәшлек тәкъдим итә.

Рөстәм Вәлиевнең утыз ел гомере сәхнәгә багышланган: Зөһрә Шәрифуллина, Әлфия Афзалова, Илһам Шакировлар гастрольләре белән Россияне генә түгел, күп чит илләрне дә әйләнеп чыга ул. Ләкин үзенең 50 яшьлек юбилеен Рөстәм Самарада, туган шәһәрендә үткәрә.
 
Кызганычка, гомере кыска була аның. Кинәт, һич тә көтмәгәндә өзелгән гомер бигрәк аянычлы. Бер ел инде Рөстәм юк арабызда. Яхшы сүз һәм дога белән искә алыйк әле бу талантлы кешене...
 
Шамил ГАЛИМОВ: 
- 2009 елның маенда туган авылым Яңа Кызылсуда мәчетебезнең 25 еллыгын билгеләп үткән идек. Миңа ул бәйрәмне оештыру комитетын җитәкләргә насыйп булды. Авылыбызның асыл ир-егетләре һәм хатын-кызлары да бу чараны оештыруга күп көч куйдылар. Шуңа күрә дә 2009 елның 23 маеның кояшлы, ямьле көне истәлекле бер вакыйга булып калды.
 
Имамнарның чыгышлары, вәгазьләреннән һәм төзелештә катнашкан якташларыбызның истәлекләреннән соң программага концерт та кертергә булдык. Кемне чакырырга дип, озак уйлап тормадык. Дини бәйрәм – ул күбесенчә олылар өчен бит. Шуңа күрә апа-агайларыбызның күңеленә хуш килгән татар җыры остасы Илһам Шакировны чакырырга булдык.
 
Илһам абыйны табу зур проблема түгел иде, чөнки аның гармунчысы - якташыбыз Рөстәм Вәлиев. Турыга аңа шалтыраткач, ул шатланып: “Көнен төгәл билгеләгез дә, без Кызылсуны эш планына теркәп куярбыз“, - диде. Шулай итеп, концерт кайгысы бетте. 
 
Билгеләнгән көнне мәчет янына “Форд” автомашинасы килеп туктады. Рульдә Рөстәм үзе иде. Төшке ашны ашагач, артистлар сәхнәгә юнәлделәр.
 
...Тамашачылар Илһам Шакировны басып, кайнар алкышлар белән каршы алдылар. Аны олы буын кешеләре бик яраталар бит. Кемдер яшь кенә Илһамның безнең авылга 1964 елның җәендә килгәнен исебезгә төшерде. Бәлки шулай булгандыр да. Ул вакытта Татарстан артистлары барлык татар авылларында булырга тырышалар иде бит. Эх, кайда ул хәзер - бала тулы авыл кырларында тракторлар гүләп торган, тузан күтәреп көтүләр йөргән чаклар...
 
Илһам абыйның моңлы тавышы авыл өстенә агылган саен без шушы бәхетле чакларыбызны исебезгә төшердек. Халык артистның чыгышын алкышларга күмеп, озак кына сәхнәдән җибәрми торган иде.
 
...Бәйрәм тәмамланды, чәйдән соң кунакларыбыз юлга җыена башлады. Саубуллашканда, борынгы җыр исемә төште һәм җырлап җибәрдем:
Карагайлы карурманны үтәр көннәр
булырмы?
Каршы килеп, кул бирешеп, күрешер
көннәр булырмы?
Белгән кебек, сизгән кебек булды бу. Аңа кадәр Рөстәм белән ел саен Самарадамы, Казандамы, очрашып тора идек. Ә бу очрашудан соң, нишләптер, бер дә очрашмадык. Күрешер көннәребез булмаган, күрәсең...
 
Айсылу АБДЕЕВА: 
- Рөстәмнең вафатына бер ел тулып килгән көннәрдә тагын бер тапкыр фотоархивымны карап чыгарга, бергә эшләгән елларыбызны искә төшерергә теләгән идем. Күпме генә актарсам да, Рөстәмнең фотосурәтләре күп булмавына инандым. Ул фотога төшәргә дә артык яратмый иде шул.
 
Вакытына күрә мондый тыйнаклык яхшы да булгандыр, бәлки.. Ә хәзер, ул безне калдырып киткәч, аның ачык елмаюы, көлемсерәп караган күзләре җитешми. Талантлы кешенең күзләрендә язмышы язылган була, диләр. Бәлки, аның күзләренә тирәнрәк карасак, атылган йолдыз сыман кыска гомерен күрер, аңа игътибарлырак та булыр идек, күбрәк аралашыр идек...
 
Күпме генә үкенсәк тә, сагынсак та, күпме генә сүзләр әйтсәк, юк ул безнең арада, юк. Күңелләребездә аның урынын бер кеше дә ала алмас, ул урын гел буш булып, җырларыбызга чиксез моңсулык биреп торыр...
 
 
 
 
 
Идеал ГАЛӘҮТДИНОВ:
- Рөстәм Вәлиев турында нинди сүзләр языйм икән дип уйланып утырганда Нәкый Исәнбәтнең бер шигырь юллары исемә килеп төште:
 
Аһ, терелттең син күңелнең
Бар күмелгән кылларын!
Яңрап үтте гомерләр,
Син... гармунда уйнадың!
 
Кыска булды аның гомере. Әмма ләкин ул Аллаһы Тәгалә биргән гомерне сарыф итмәде. Әти-әниләрен хөрмәтләде, балаларына милли тәрбия бирде, хәләле Диләрә белән татулыкта, мәхәббәттә гаилә бәхетен татып яшәде, туганнарын, дусларын якын күрде. Рөстәм белән безнең әниләребез бер авылдан, Әбдеридән. Шуңа күрә дә мин аны туганым кебек якын иттем.
 
Татар музыка сәнгате өлкәсендә талант ияләре аз түгел. Ә Рөстәм Вәлиев, балкып торган йолдыз кебек, башкалардан аерылып тора. Аның югары дәрәҗәле һөнәри осталыгы, күпкырлы җәүһәри иҗаты халкыбызның күңел төпкелләреннән саркыган моң-сагышын, шатлыгын, йөрәк кылларын тибрәндерерлек итеп гармун, баян, курай кебек музыка коралларында уйнап, яшәү өметебезне үстерә, әхлакый нур өсти иде.
 
Ул татар гармунчылары, музыкантлары тарихында үзенә аерым эз калдырган шәхес. Рөстәм Вәлиев Татарстанның һәм Россиянең халык һәм атказанган артисты исемнәренә формаль рәвештә түгел, ә үзенең тырышлыгы, таланты нәтиҗәсендә ла-ек булды. Ходай аңа шул данга ирешү кодрәтен биргән.
 
Рөстәм Вәлиев сыман шәхесләр беркөнне дөньяга киләләр дә, мәңгелеккә калалар. Рөс-тәмнең моңнары бүген дә, киләчәктә дә яңгырап, йөрәкләрне, күңелләрне рухландырырлык көч биреп яшәвенә куанам.
 
Рөстәм Вәлиев үзенең иҗат гомерен татар халкының бөек җырчысы Илһам абый Шакиров белән уздырды. Ул миңа Илһам абый турында болай дип сөйләгән иде: “Шулай бервакыт Нурлаттан кайтып киләбез. Гадәттә мәзәк сөйләп, көлдереп барган Илһам абыйның тын-тавышы юк. Кайтып җиткәч, машинаны туктаттым да: “Илһам абый, ник бер сүз дә дәшмәдегез юлда?”- дип сорадым. “Мин эчемнән елап кайттым”, - диде ул.
 
Рөстәм Шәрифулла улы Вәлиевның арабыздан вакытсыз китүенә кайгырып, без дә инде бер ел буе “эчебездән елыйбыз”...
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»