поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
21.04.2009 Җәмгыять

ЗУР БУЛАМ ДИП, ХУР БУЛМЫЙК

Китап – татар халкының иң олылап һәм хөрмәтләп караган, изгеләштергән белем чыганагы, сердәше һәм тәрбиячесе. Халкыбызның китап турындагы хисапсыз күп мәкаль һәм әйтемнәре моны раслый. Китапка багышлап шигырь язмаган татар шагыйрьләре дә сирәк. Олуг галимнәр һәм олпат әдипләребез әллә никадәр фәлсәфи мәкаләләрен китапны зурлауга багышлаган. Кешелек дөньясының иң югары мәдәни казанышларыннан берсе булып торган китап турында языласы сүзләр, әй­телә­се фикерләр, бер караганда, беткәндер кебек.

Юк. Бетмәгән икән. Китап хакында белдереләсе фикерләрне заман агышы үзе тудырып тора. Соңгы дәвердә китап бастыру һәм типография эшләренең компьютерлашуы полиграфик мөм­кинлекләрне гаҗәеп дә­рә­җәдә камилләштерде. Тик хәзерге татар китаплары эчтәлеге белән мәгънәсенең төзеклеге ягыннан  еш кына камиллектән ерак тора.

 

Сүзебез милләтне югары тәрбияви үрнәктә әйдәп һәм җитәкләп баруның авыр йөген үз өсләренә алган рухи юлбашчылар – галимнәребез чыгарган китаплар турында. Ходайга мең шөкер, татарның үз академиклары һәм фән докторлары бар. Бу олуг дәрәҗәләргә, энә белән кое казыгандай, биниһая күп хезмәт­ләре аша ирешкән затлар, һичшиксез, тирән хөрмәткә лаек. Алар  милләтебезнең иң белемле өлеше, иң югары һәм зыялы сыйныфы дип беләбез.

 

Кызганычка, соңгы дәвердә бездә гадәттә «демократия» диелә торган болганчык шаукым күп­ләрне әхлакый-тәрбияви бәйдән ычкындырды. Татар галим-голәмасы арасындагы килешсез күренешләр турында моңарчы матбугатта язылды һәм ул мәсьәләләр «Альберт Фәтхи» исемле җыентыкта өлешчә яктыртылды.

 

Татар китабы тарихын өйрәнүче буларак, галим-академикларның мактаулы хезмәтләре белән беррәттән әзрәк тән­кыйть сүзе әйтерлек китапларын да күрергә туры килә. Белемле һәм тәрбияле татар кешесенең күңеленә ятышсыз булган һәм көннән-көн артып бара торган кайбер тискәре күренешләргә тукталмакчымын.

 

Хәзер күп санда басыла торган фәнни хезмәтләрдә һәм гыйльми конференция җыентыкларында хәреф хаталары шактый күп. Күп булулары бер хәл, аларны бетерергә омтылыш сизелмәве начар. Хәтта хаталар белән тулган фәнни китапларга гадәти хәл кебек карау, аңа күнегеп килү күзәтелә. Татар хәрефләре урынына әллә ниткән мөгезле, мыеклы һәм койрыклы хәреф сыман тамгалар белән басылган текстлар еш очрый. Китапның авторы да, бастыручысы да андый очракта бары тик компьютерны гаеплиләр. Рәхәт һәм җайлы бит. Дөрес, кайчагында башка сәбәпләргә сылтаучылары да бар. Менә узган ел гына чыккан «Габдрахман Сәгъди» исемле фәнни җыентык. Төрки-татар әдәбияты галименә багышланган бу китапның сигез битендә генә дә (350-357 битләр) Сәгъди дигән исем 14 мәртәбә (!) хата белән язылган. Бу очракта китапны чыгарган академиклар, фән докторлары  «без үзебез филолог…» дигән сәбәп белән нәшрият-китап эшендәге корректор хезмәтенә илтифат итмәгәннәр. Бизәлеше һәм сәнгати эшләнеше ягыннан сокланып туйгысыз китапның бөтен мәгънәсен текстындагы бихисап хаталары ямьсезли. Димәк, һәр эшнең үз остасы булуын санга сукмау һәм һәр төр­дәге хезмәт әһеленә (ягъни корректорга да) шөреп итеп кенә карау күңелсез нәтиҗәгә китерә икән.

 

Абруйлы һәм тәҗрибәле нәшриятлар да кайчагында абынгалый. Бу бигрәк тә шрифтларны урынсыз куллануда күзәтелә. Казан үзәгендәге яңа кибетнең чиркәү хәрефләре белән «Татар китабы» диелгән язуын тынгысыз җанлы милләттәшләребез тукый торгач, хуҗалары, шөкер, үз­гәрттеләр. Ә китап исемнәрендә чиркәү-славян шрифтын куллану һаман дәвам итә. Күптән тү­гел ба­сылып чыккан, татар халык авыз иҗатына ба­гышланган фән­ни китапның тышлыгында ук йодрык кадәрле чиркәү хәрефлә­ре кукраеп тора. Фән әһелләребез татар тарихы турындагы кайбер китапларының бө­тен текстларын чир­кәү-славян хәрефләре белән бастырган мисаллар да бар. Милли компонент китап сәнгатендә дә әһәмияткә ия бит  югыйсә. Татар фәнни китапларын әзерләүгә алынган белгечләр татар-мөселман китабына карата шрифт кебек элементларны куллану нечкәлекләреннән хәбәрдар булырга тиештер.

 

Мәсьәләнең менә бу техник җитешсезлекләреннән тыш тагын да нәзберек ягы бар, ул – фән кешеләре чыгарган китапларның тәрбияви-әхлакый кыйм­мәте. Һәммәбезгә таныш хәл, теләсә кайсы китапны беренче мәртәбә кулына алган кеше иң башта рәсем һәм фотосурәтләрен карап чыга. Китап турындагы беренче фикер һәм бәяләмә нәкъ менә шул фотосурәтләр һәм рәсемнәр тәэсирендә туа. Эчтәлеге никадәрле мөһим һәм зур кыйммәткә ия булса да, китапның төп текстына тәңгәл килми торган сурәтләр бер мичкә балдагы бер кашык дегет кебек килеп чыга.

 

Татар теле һәм әдәбияты галимнәренең соңгы дистә елда басылып чыккан фәнни китапларына күз салсак, гаҗәпләнерлек нәрсәләр шактый. Мәсәлән, бер фән докторыбызның гыйльми монографиясе тышлыгына моннан утыз еллап элек бөтен буе белән төшелгән яшь һәм сылу вакытындагы фотосурәте урнаштырылган. Яшьлек үзе гүзәллек, сүз дә юк, чәчәктәй нә­фис һәм чибәр ханым. Ләкин диссертация текстына мондый фотосурәт һич тә сыешмый. Монысы әле, чынлап та, чәчәге генә, тора-бара татар галимнәренең хезмәтләренә һәм фәнни җыентыкларына, библиографияләренә әллә никадәрле кызыклы һәм кызыксыз фотосурәтләр тула башлады. Хәтта тәрбиясе булган гади кешеләр гаилә альбомнарына да куярга читенсенә торган фотолар мәшһүр академик һәм профессорларның китапларында меңнәрчә данә тиражлар белән бастырылып таратылды.

 

Күзаллау өчен кайберләрен генә искә алу да җитә. Галстуклар таккан зур галимнәрнең өйдә генә кия торган тапочкилардагы кыяфәтләре басылу әле бер хәл. Ә бөтен хезмәттәшләр белән су буенда яки пляжларда ярым­шәрә хәлдә, шулай ук аракылы-шәраблы, бокаллы-рюмкалы өс­тәлләр янында яисә бүтәнчә кәмитләнеп төшелгән фотосурәтләр укучыда башта көлке, аннан соң гаҗәпләнү катыш сәерсенү, кайчагында кызгану хисләре уята. Йә, бу нәрсә инде?! Әдәбият һәм татар теле галимнәре, әдәбият  үзе «әдәп» дигән сүздән дип өйрәтүчеләр бит болар! Бөтен гомерләрен югары уку йортлары белән бәйләгән тәҗрибәле педагоглар, әһәмиятле фәнни хезмәтләре белән күпләрне сокландырган, дөньякүләм дан-дәрәҗәгә ирешкән, күпләргә остаз булган мәртәбәле галимнәр бу гамәлләре белән нәрсә күрсәтәләр һәм нәрсә әйтергә телиләр? Галим кешенең фикер тирәнлеге кендегенең шәкеле яисә шәрә корсагының диаметры белән үлчәнми бит. Кендек күрәсе килгән кешеләр мәнфәгатен кайгыртып эшләнгән хәйрия акциясе дияр идең – сәхнәләр һәм телеканаллар тулы яшь кендекләр заманы. Хәзерге чор татарлары өчен 65-70 яшьлек галим кендеген күрү ихтыяҗы бөтенләй юк бит. Туры Тукай, исән булса, мондый китаплар белән матбугат базарын чүпләүче галимнәрне «әкә­мәтикләр» дияр иде, билләһи.

 

Менә шундый хикмәтләр белән тулган китаплардан файдаланып белем аласы студентлар һәм укучыларны күз алдына китерегез. Фәнни хезмәтләргә хас эстетик һәм гыйльми югарылыкка моның ише фотосурәтләр бер дә ярашмый. Гомумән, андый фотосурәтләр галимнең шәхесенә карата хөрмәт уяту һәм тәрбияләү түгел, булган ихтирамны да киметә. Милләтебезнең асыл ил агасы, аксакал дәрә­җә­сендәге зыялылары ди­гән матур уйлар шешә, пляж, трусик, шәрә тәннәр астында күмелеп кала. Болай кылануларны без яшьләрчә әле һәм халык белән бергә, без – халыкчан дигән кебек төче сүзләр кулланып акларга тырышу урынсыз. Ничек кенә булса да, татар әхлагы һәм татар тәрбиясе боларны кабул итә алмый. Шикләнүче укучылар булса, 20-30 яшьләрдәге балаларыгыз яисә оныкларыгыздан сорап карагыз әле: алар үз әби-бабаларының шундый кыяфәттәге фотосурәтләре китапта басылып дөньяга таралуын телиләрме икән? Мондый гамәлләрне, йомшак итеп әйткәндә, космополитлык һәм денсезлек дип була торгандыр. Ә уртача фикер бер генә: бу — тәрбиясезлек! Җәмгыять нинди генә азгынлык, рухи кризис чорын кичерсә дә, болар бары тик тәрбиясезлек дип кенә бәяләнергә хаклы. Һәрхәлдә, олы яшьтәге кешеләрдән аек акыл һәм төпле фикер, уңай үрнәк көтелә.

 

Көчәеп килә торган әлеге күренешнең тискәре нәтиҗәләре тора-бара әллә нихәтле булачак. Кайберләрен генә санап китик. Беренчедән, бу хәл китап авторлары һәм төп каһарманнарының абруй-шөһрәтләрен тү­бәнсетә һәм таплый. Икенчедән, мондый тәрбиясезлек үр­нәге бер күр­сәтелгәч, калган галим-голәма  бер-береннән калышмас өчен тагын да хәтәррәк су­рәт­лә­рен бастырачак. Өченчедән, бу күренеш, гомумән, бөтен татар (биг­рәк тә тел-әдәбият) фәнен көлкегә төшерә. Дүртенчедән, татарлар — әдәпле, әхлаклы, тый­нак һәм пөхтә, мең елдан артык дәвам иткән ислам дине традицияләрен саклаучы һәм ихтирам итүче милләт дигән фикерне юкка чыгара. Гомумән, халкыбызны тарих мәйданындагы тилемсәгә әверелдерә. Бишенчедән, бер заман кара көчләр академияләребезне, милли фәнебезне кысрыклый башласа (Аллам сакласын!), мондый китаплардагы шамакайчылык безнең зарарга эшли торган зур бәлагә әй­ләнәчәк. Галим һәм фән докторы дигән бөек дәрәҗәгә муафыйк булу, тәңгәл килү дигән нәрсәне искә төшерергә туры киләчәк. Алтынчыдан, олуг һәм мәртәбәле галимнәребезнең бу үрнәге үз шәкерт­ләрендә, әхлакый яктан сафрак һәм диндар яшьләрдә тискәре тәэсир тудыра. Өлкәннәргә һәм остазларга ихластан хөрмәт булсын өчен галим кеше, беренче нәүбәттә, үзе инсафлы һәм ипле булырга тиешле. Җиденчедән, татар галимнәренең мондый гамәлләре белән горурланып булмый һәм булмаячак та. Сигезенчедән, бүтән милләтләрнең аңлы өлеше «татарның зыялылары шундый булгач, гади халкы нинди икәнлеген чамалап була» дигән нәтиҗә чыгарып, татарны мыскыллау көчәячәк. Бигрәк тә  әлмисактан бирле аралашкан шәрык-мөселман дөньясы галимнәре бу тамашадан соң татарны кемгә санар?

 

Бу нәрсәләр беркем өчен дә яңалык түгел. Меңнәрчә тиражлар белән чыккан мондый китапларны күрәсе кешеләр инде күреп туйды. Андый китаплар турында дөньяга сүз тиз тарала, кулдан кулга йөртеп, чыш-пыш килеп, көлеп һәм аптырашып, фотосурәтләрен актаралар. Шул сәбәпле, безнең язуыбыз кемнедер фаш итәргә яисә көлкегә калдырырга тырышу түгел. Мәсьә­ләне тарайтмыйк.

 

Боларны мин, иң беренче нәүбәттә, татар китабының мәсхәрәләнүенә һәм дәрәҗәсе төшерелүенә җаным әрнегәнгә язам. Татар фәнни китабының бу хәтле ямьсезлеккә дучар булганы юк иде әле.

 

Шулай ук безгә остаз булган өлкән буын галимнәрнең бүгенге студентлары, хәтта үз хезмәт­тәшләре белән шәкертләре һәм гади укучыларның китаптагы фотосурәтләргә бармак төртә-төртә көлүләренә нәфрәтем кайнаганга язам. Мәктәптәге беренче укытучы кебек үк, безгә югары уку йортларында белем биргән хөрмәтле профессор абый-апаларга карата хөрмәтебез дә күңел түренә урнашкан. Хәзерге яшьләрнең менә алардан көлүе безне борчый. «Ник үзегезне көлкегә калдырасыз, остазлар?!» дип яклыйсы килгәнгә язам.

 

Югары педагогиканың тү­бән­сетелүенә һәм татар милли зыялылыгының бетүенә ачынып, галимлекне һәм галимнәрне кызганып язам.

 

Дөрес аңлашылсын, мондый шаккаткыч хәлләр фән әһелләренә генә хас түгел. Татар китабын ыштансызландыру матур әдәбиятта һәм сәнгать өлкәсенә караган матбугат дөньясында тагын да гаҗәбрәк. Әйткән һәр сүзләрен, тост-котлауларны, тәбрикнамәләрне стенографик төгәллек белән күчереп, әллә ниләр бастырып ятучылар бар. В. И. Ленин күптомлыкларындагыча, үз кыяфәтләренең бюст сыман фотосурәтләрен профиль итеп алтынсу буяулар белән бас­тыручы татар даһилары да көннән-көн ишәеп бара. Тере татар классиклары белән дөнья тулган. Ил тотарлык кодрәтле татар егетләренең үз исемнәре куеп чыгарылган «Фәләниада» дигән китаплары гына да ни тора!

 

Бәлки, сәләтле милли эшкуарларның берәрсе, татар китабын мәсхәрәдән коткару йөзеннән, шәрәлеккә мөкиббән китүче галим һәм каләм әһелләре өчен махсус журнал чыгара башлар. Шулай иткәндә  милли китабыбыз һәм педагогикабыз анатомик «шедевр»лардан азат булыр иде. Исемен дә яңгыравыклы итеп «Дөнья кендеге» яисә «Еврошәрә суперйолдыз» диебрәк куярга була. Каләмне, тылсымчы та­я­гы кебек, даһилык коралы дип күзаллаучылар өчен аерым бер нәшрият ачып җибәрү дә бик уңышлы булачагына шик юк. Исемен җисеменә туры килә торган рәвештә «Хәтәр нанотатар» яки «Графоман» дияргә мөмкин. Тагын да галәмәтрәк тоелсын өчен соңгысының ахырына калынлык (ъ) билгесе дә өстәргә ярый. Милләт икеләтә отар иде: бер яктан, махсус журнал белән нәшрият ачучылар һәрвакыт табышлы булачак һәм бернинди кризис-фәләннән курыкмаячак, икенче җәһәттән, фәнни һәм әдәби китаплар үз кыйблаларына тугры калыр иде.

 


Раиф МӘРДӘНОВ
Шәһри Казан
№ --- | 17.04.2009
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»