|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.03.2015 Шоу-бизнес
Казан егетләреннән - дуэткаТатарстанның атказанган артистлары Артур Миңһаҗев һәм Марат Галимов журналистларга яңа музыкаль җыентык тәкъдим итте. Мәгълүм булганча, «Казан егетләре» төркемендә популярлык казанган егетләр дуэт төзеделәр. 14 март көнне Г.Тукай исемендәге филармония бинасында төркемнең дуэт буларак беренче концерты узачак. Концертта нәкъ менә яңа альбомга кергән җырлар яңгырар дип көтелә.
Егетләрнең сәхнәдәше, Россия һәм Татарстанның халык артисты Венера Ганиева да егетләргә үзенең изге теләкләрен җиткерде. Артур белән Марат - җитлеккән артистлар. Алар һәрвакыт үз эшләренең осталары булды. «Яңа «A&М» альбомына да җитди, профессиональ җырлар гына кергән. Татар эстрадасында ир-ат дуэт - сирәк күренеш. Әлеге дуэт зур иҗади уңышларга ирешәчәк әле. «Казан егетләре» төркемендә чагында да алар үзләрен чын мәгънәсендә зыялы башкаручылар итеп таныткан иде. Артур ул әле бик матур җырлар да иҗат итә. Аның көенә язылган әсәрне үземнең дә башкарасым килә”, - дип, егетләр адресына җылы фикерләрен җиткерде җырчы-педагог.
«Казан егетләре» төркемендә яшь егетләр пәйдә булгач, кайбер тамашачылар аптырап калган иде. Артур белән Маратны юксынуларын белдерүчеләр дә булды. 14 март көнне узачак концертта егетләр Роберт Миңнуллин, Гөлсәрвәр, Дилбәр Исламова, Ринат Мөслимов һ.б сүзләренә иҗат ителгән әсәрләр башкарачак. Артур шәхсән үзе дә көйләр язу белән мавыга, әлеге концертта аның җырлары да яңгыраячак.
|
Иң күп укылган
|