|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.03.2015 Җәмгыять
Фотограф Наил Зыятдинов Татарстанны яңача танытаНи өчен туган җир иң матур урын икән? Кемдер моны геннар белән, кемдер тәрбия белән бәйләр. Ничек кенә булмасын, һәркемгә үз туган җире, үз йорты – иң кадерле урын. Шагыйрьләр аны олылап әсәрләр иҗат итә, сәнгатькәрләр җыр яза, ә замана фотографлары гүзәл күренешләрне сурәткә төшерә. Шундыйларның берсе – фотограф Наил Зыятдинов. Җырчыларны фотосурәткә төшереп, аларга яңа образ тудыру белән шөгыльләнгән егет бүген җитди проектка алынган. Татарстан АССР оешуга – 95 ел, Татарстан Республикасының яңа дәүләтчелегенә 25 ел тулуны билгеләп үткәчәк 2015 елда ул үзенчәлекле эш башлаган. - Наил, проектның асылы нәрсәдән гыйбарәт?
- Узган ел мин Казанның күренекле урыннарын фотосурәткә төшерү белән кызыксына башладым. Аларны махсус сайтымда урнаштырып барам. Беләсезме, туйлар яки ниндидер башка чараларны төшерүне глобаль нәтиҗә бирми. Рухи канәгатьләнү кичерү өчен башкалабызның һәм Татарстанның матур урыннарына игътибарымны бирдем. Моңарчы Интернет аша Азия фотографлары белән аралаша башлаган идем, алардан үрнәк алдым. Тик 7-8 ел фотография белән шөгыльләнүемә карамастан, беренче юлыдан ук аларныкы кебек яхшы сыйфатлы, югары технологияләр белән эшләнгән фотолар килеп чыкмады! Чөнки монда башка техник белемнәр кирәк иде. Мәсәлән, кичке шәһәрне төшерүне алыйк. Техник белемнәрең җитмәгән очракта да практика булырга тиеш. Ул сиңа фотосурәтне интуитив рәвештә матур итеп күрсәтергә ярдәм итәчәк. Азиядә халык тыгызлыгы күрсәткече зур. Алар барысын да эләктерергә, яшәргә һәм “зур базар”да үзләрен күрсәтергә тели. Миңа Азия фотографларының нинди технологияләр һәм нинди маркетинг алымнар кулланып эшләүләрен өйрәнергә туры килде. Алар рәхәтләнеп әлеге тәҗрибәләре белән уртаклашты. Ә мин аларга үземнең эш рәвешемне сөйләдем. Безнең арада конкуренция юк. Алар Җир шарының бер башында, ә без башка урынында. Безнең арада бары дусларча мөнәсәбәт урнашты. Шулай эшли торгач, Татарстан республикасының галереясын барлыкка китерү турында уйлана башладым. 2014 ел дәвамында Татарстанның күренекле урыннарын төшергән фотосурәтләрне җыйдым. Монда Казан, Болгар, Свияжск, Раифа монастыре керде, әле төшереп бетермәгән урыннар да бар. Әлегә шул эшләр белән йөрибез. Коптер (радио җайланма белән идарә ителә торган мини вертолёт) ярдәмендә һавадан да төшерәбез.
- Синең өчен бу эшнең файдасы бармы?
- Беренче чиратта, бу – безнең республиканы чит илләргә күрсәтү максатыннан эшләнә. Туризм өчен дә отышлы вариант дип уйлыйм. Теләсә нинди проект рәсемнән башлана. Ниндидер текст белән генә чит ил кешеләрен җәлеп итеп булмый. Шуңа да бүгенге көндә маркетингта, рекламада рәсемнән башка гына эшләп булмый. Моны эре булган компанияләр ярдәмендә эшләп булачак. Фотографлардан торган әйбәт команда җыеп, кызыклы фотосурәтләрне эре компанияләргә эшләп бирергә уйлыйбыз. Бу безгә дә, республикага да әйбәт булыр иде. Ә республика өчен фотосурәтләребезне бушка бирергә дә әзер без.
- Эре булган компанияләр ярдәмендә эшләп булачак, дип әйттең. Берәрсе белән элемтә урнаштырдыгызмы әле?
- Әйе, электрон форматта җитештерүче “SONY” компаниясе белән тыгыз элемтәдә торабыз. Кибетләрдәге “плазма”ларга карасак, анда төрле фотосурәтләр күрсәтелә. Алар безгә әлеге техниканың сыйфатын, мөмкинлекләрен күрсәтергә ярдәм итә. Техник продукцияләр сатучы эре компанияләр әлеге фотосурәтләрне мониторларында күрсәтер өчен сатып ала. Ә без, үз чиратыбызда, бу очракта “SONY” компаниясенә үзебезнең Татарстанның күренекле урыннарын төшергән фотосурәтләребезне тәкъдим итәргә җыенабыз. Алар аны башка илләрдә дә күрсәтә алачак. Без фотосурәтләрне бушка бирергә әзер һәм бу турыда әлеге “SONY” компаниясе белән сөйләшү бара. Бу идея белән без Мәдәният министрлыгына да чыктык. Әлеге фотосурәтләрдән торган галереяне аларга күрсәттек. “Язма рәвештә әзерләгез, без сезгә ярдәм итәрбез”, – дип безнең идеяне хуплады алар. Барлык әзер фотосурәтләрне Интернет аша электрон форматта җибәрәчәкбез. Республикабызның галереясын бөтен чит илләр дә күрер дип ышанып калабыз. Әлеге күргәзмәдә республикабызның күренекле урыннары гына түгел, ә безнең илгә уңыш китергән шәхесләр һәм, гомумән, безнең барлык уңышларыбыз урын алачак. Монда җитештерүче оешмаларыбызны, заводларыбызны күрсәтеп булачак. Агрессив коммерцияле рәвештә түгел, җиңел аңлашыла торган формада күрсәтеләчәк. Бездәге мөмкинлекләрне чит илләр дә күрә алачак. Электрон форматта эшләгән очракта информация күпкә күләмле килеп чыга һәм бүгенге заман аудиториясенә җиңел кабул ителә. Фотосурәтләр астында төрле телләрдә текст урнаштыруны да күздә тотабыз.
- Әлеге галереяне теләсә кем карый аламы?
- Шушы көннәрдә Казанның һәм республикабызның күренекле урыннары төшерелгән фотосурәтләр галереясының digitaltatarstan.ru дип исемләнгән сайты булдырылды. Анда фото да, видео да бергә урнаштырылды. Әлеге сайтка кереп барысын да күрергә мөмкин. Аннары Казанның төрле урыннарындагы мониторларга әзерләнгән республикабызның галереясыннан торган видеороликны куярга исәп. Ул бит гади генә галерея түгел. Әлеге әзерләнгән галерея бөтен дөньяда сәүдә үзәкләрендәге цифрлы ТВ мониторларында трансляцияләнәчәк. Су спорты буенча Дөнья чемпионаты вакытында да күрсәтеләчәк. Планнар зурдан, әлбәттә. Бар нечкәлекләрен дә сөйләп бетереп булмас.
Белешмә:
Наил Зыятдинов – Казанда туган, өйләнгән, ике бала үстерә. Профессиональ рәвештә фотограф булып 10 ел шөгыльләнә. Хәрби хезмәттә булып кайткач, берничә газетада версткалаучы булып эшләгән, аннары фотога төшерү белән ныклап шөгыльләнә башлый. Заманында “Татар җыры” фестивалендәге фотографлар командасын җитәкли. Туйлар төшерү, реклама өчен предметларның фотоларын ясау белән профессиональ рәвештә шөгыльләнә.
1
2
3
4
5
6
7
Эльза ГАЗИЗОВА |
Иң күп укылган
|