|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.03.2015 Дин
Эчәсеңме? Зиратта сиңа урын юкЗиратларда тәртип урнаштырмакчылар. Юк, мәрхүмнәрнең якыннары да, руханилар да түгел, ә түрәләр. Алар мөселман, христиан, яһүд каберстаннарын аерым бүлеп, кемне кайда, ничек җирләргә, сәгать ничәдә, нинди кабер ташы куярга кирәклеген җентекләп язып, әнә шул хакта документ булдырган. Казан түрәләренең бу эштә пионерлык күрсәтүләре – уңай күренеш, әлбәттә, әмма бу яңалык күп сораулар да тудыра. Гаугадан соң туган документ Исегездә булса, берничә ел элек Казанда зират мәсьәләсендә руханилар белән түрәләр арасында тавыш чыккан иде. Казан шәһәре башкарма комитетында түрә булып эшләүче берәүнең әтисен Самосырово ягында оештырылган яңа мөселман зиратында җирләделәр. Каберенә фотосын да куйганнар, ә зират хезмәткәрләре рәсемне алып ташлаган. Менә шунда туды да инде низаг. Руханилар, мөселман зиратында рәсемнәр тыела, диде, ә түрәнең үз туксаны туксан, бу фотоны урнаштырырга хокукым бар, чөнки дөньяви җәмгыятьтә яшибез, дип аяк терәп исбатлады. Судка кадәр барып җиттеләр. Судның карары Казан мөхтәсибәте яклы булды. Әмма хөкемдарлар зиратларның үз тәртибе язылып, халык ул кануннар белән таныш булырга тиешлеге турында кисәтте. Бу эш Казан мэриясе белән башкала мөхтәсибәте бергә килешеп башкарылырга тиеш дип әйтелде.
Менә шул гаугадан соң кабат бәхәсләр чыкмасын өчен, зират эшчәнлеге ничек оештырылырга, анда тәртипне ничек сакларга тиешлеге – барысы да бәйнә-бәйнә язылган документ әзерләнгән дә инде. Аны Казан берәмлегенә кергән “Ритуал” муниципаль предприятиесе белгечләре башкарган. Рәсми кәгазьдә Казан башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин имзасы тора. Түрәләр аны Татарстан Диния назарәте белән килештереп эшләнелде дисә дә, руханилар арасында документны укучылар юк булып чыкты. Бу турыда алар мәгълүмат чаралары аша гына ишеткәннәрен әйтте.
Түрәләр Казанда аерым мөселман, христиан, яһүд зиратлары оештырылырга тиешлеген таный. Бу шулай икән, башка кешеләрне бу зиратта җирләргә ярамый булып чыга. Мәсәлән, атеистларны нишләтәләр? Татарлар арасында тәңречеләр бар икән, аларга бу зиратта урын юк дигән сүзме бу? Катнаш никахта туучылар аз түгел, анасы – христиан, атасы мөселман булса, бала нинди диндә соң дигән сорау туган очраклар да еш була. Динен исбатлар өчен шаһитлар кирәк булачакмы? Аннары түрәләр зиратларның эш вакытларын да билгеләгән, дөресрәге, мәет кайчан җирләнергә тиешлеге тәгаенләгән. Мөселманнар белән яһүдиләр өчен мәрхүмне соңгы юлга озату иртәнге сәгать сигездә башланса, христианнарныкы – унда. Әмма җирләү эшләре барысы өчен дә кичке сәгать дүрттә төгәлләнергә тиеш. Моннан тыш кабернең тирәнлеге нинди булырга тиешлеге дә, киңлеге дә язылган.
Зиратка кемгә юл ябык?
Түрәләр фикеренчә, кабер ташлары да артык чуар, кыйммәтле булмаска тиеш. Кешеләргә әллә киңәш формасында, әллә нәсыйхәт итеп, зиратта истәлек кабер ташы куела икән, ул башкаларда көнләшү яки нәфрәт хисе тумаслык итеп эшләнсен диелә. Әмма кыйммәтле һәм арзан булуның чикләре күрсәтелмәгән. Бусын мәрхүмнең туганнары карамагына калдырганнар. Мөселман зиратындагы кабер ташында фотосурәтләр, кеше, хайван, кош формасында һәйкәлләр урнаштыру тыелганы да искәртелгән.
Документта мөселман зиратларына кагылышлы тагын берничә мәгълүмат бар. Түрәләрнең язуына караганда, мөселман зиратында террорчылар, көчләүчеләр, зур җинаять кылучылар, эчкечелек белән наркоманиядән үлүчеләрне җирләү тыела. Христиан зиратларында хәмер эчәргә, каберләр янында ризык, су, савыт-саба калдырырга рөхсәт ителми диелгән.
Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев мөселман зираты нинди булырга тиешлеген Казан мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдинов күрсәтте дип әйтә. Анда барысы да тәртиптә, шәригать ничек таләп итә – шулай эшләнгән, диде. “Кешене соңгы юлга озату тәртибе мөселманнарда да, башка диннәрдә дә язылган ул. Барлык кагыйдәләр дә үтәлә. Казан мөхтәсибе Мансур хәзрәт оештырган зиратта барысы да тәртиптә, анда фотосурәтләр дә куелмый, агачлар да утыртылмый. Түрәләрнең мөселман зиратында эчкечеләрне, наркоманнарны, террорчыларны, зур җинаять кылучыларны җирләргә ярамый дип күрсәтмә бирүләре нәрсәгә нигезләнгәнен әйтә алмыйм. Әмма без Хәнәфи мәзһәбе тәртибе белән эш итәбез. Бездә бары өч мәрхүмгә генә җеназа укылырга тиеш түгел, болар – үз әнисен үтерүче, юлбасарлыкта үтерелгән һәм Аллаһ Тәгаләне танымаган бәндәләр.
Менә болар мөселманча җирләнми. Үз-үзенә кул салучыларга килгәндә, әйе, элеккеге заманда аларны гомум зиратта җирләмәгәннәр, андыйларга каберне дә зират тышында казыганнар. Үзебезнең авылда булганны хәтерләмим, әмма зират тышында булган каберләрне күргәнем бар. Бу эш башкаларга сабак булсын өчен эшләнгән дип уйлыйм. Аллаһ Тәгалә – һәрберебезгә гомерне бүләк итүче, җанны алучы да – Ул. Шул юл белән бары тик Ул гына безгә хуҗа булганны аңлатырга теләгәннәр”, – дип әйтте Җәлил хәзрәт.
Кемне җирләргә яраганлыгын билгеләгәндә хөкемдарлар вазыйфасын алу булып чыкмыймы дип сорап дин галимнәренә мөрәҗәгать иттек. Татарстан Голәмәләр шурасы әгъзасы Равил хәзрәт Бикбаев авылларга күз салырга киңәш итте. “Татар авылында зиратлар белән барысы да тәртиптә. Анда мөселман янына христианны җирләмиләр. Аның өчен аерым зират булдыралар. Урын булмаганлыкка сылтау дөрес түгел, зур шәһәрләрдә дә бу принцип сакланырга тиеш. Ә кем җирләнергә тиешлеге, ә кемгә рөхсәт ителмәүгә килгәндә, без моны тиздән Голәмәләр шурасы утырышында тикшерәчәкбез”, – дип сүзен кыска тотты.
Мәсьәләне акча төртеп хәл итеп була
Әлбәттә, бу документ кирәктер. Тик тормыштагы хәлләр кәгазьдәгедән аерыла шул. Түрәләр бер закон чыгарса да, аны читләтеп узуның йөз мөмкинлеген табып була. Мисал өчен, зиратта хәмер яки әфьюн дозасыннан җан биргән кешене җирләргә ярамый дип язылган икән, моны кем һәм ничек тикшерәчәк? Һәрбер кешедән медицина белешмәсе соралачакмы? Моны контрольдә кем тота? Яки үз-үзенә кул салучыларны да мөселман зиратларына кертү тыела икән, хуҗага акча төртеп, мәсьәләне уңай хәл итүчеләр табылмасмы әллә? Террорчылар, көчләүчеләр, авыр җинаять кылучылар да телгә алына. Мәрхүмне җирләгәндә туганнары алар турында тәртип саклау органнарыннан белешмә тотып килергә тиеш була, күрәсең. Ярар, зират хезмәткәрләренә мәрхүм турында белешмә алу артык авырга да төшмәс кебек. Тик менә авыр җинаятьләргә ниндиләре керә дигән сорау туа. Мәсәлән, ялган юл белән акча эшләүчеләр, ришвәт алып, акчаны әвеш-тәвеш китерүчеләр, процентлар үстереп, кешеләрне ялангач хәлдә калдыручылар – менә алар кем – шәфкать һәм игелек ияләреме?
Ә урын барыбер җитми
Кыскасы, монда сораулар күп. Бер яктан караганда, кешене соңга юлга озату мәсьәләләрен хәл итүдә Казан түрәләренең булышуы уңай күренештер. Әмма аның тәртибе күбрәк руханилар эше, дини оешмалар, Голәмәләр шурасы вазыйфасы кебек күз алдына килә. Ә менә Казанда зиратларның җитешмәү мәсьәләсе бик кискен тора. Казанда 33 зират бар. Бер яктан, аз түгел кебек, әмма аларның гомуми мәйданы 280 гектарны гына били. Миллионлы шәһәр өчен бу бик аз, елына 14 мең кеше үлгәнен исәпкә алсаң, әлбәттә, җир кытлыгы сизелә.
Башкалада мөселман мәрхүмнәрне җирләр урын юк. Иске Татар бистәсендәге Татар зиратында инде күптән буш җирләр юк дисәләр дә, кешеләрне җиргә иңдерү дәвам итә. Дөрес, бу мәсьәлә мөселманнарга гына кагылмый, буш урыннарның юклыгы, яңа зиратларның оештырылу кирәклеге башка дин кешеләренә дә мөһим. Кеше үлгәч, аңа инде кәфенлектән башка берни кирәкми дисәк тә, чынында алай түгел шул...
Римма БИКМӨХӘММӘТОВА |
Иң күп укылган
|