поиск новостей
  • 24.07 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 25.07 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 26.07 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 27.07 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 29.07 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 30.07 "Бабайлар чуагы" Камал театры ("Шәрык клубы" кинотеатры), 18.00, 12+
  • 30.07 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 31.07 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 15 Июль
  • Надир Дәүләт (1944-2021) - галим
  • Гәрәй Рәхим (1941-2021) - язучы
  • Римма Ибраһимова - җырчы
  • Әгъзам Гобәйдуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Зиннур Мансуров - шагыйрь
  • Әхтәм Зарипов (1935-2024) - актер, режиссер
  • Ринат Рәхмәтуллин - җырчы
  • Мөхәммәт Әблиев (1900-1941) - язучы
  • Раил Сәлахиев - актер
  • Мәгубә Сыртланова (1912-1971) - очучы
  • Сөббух Рәфыйков (1913-1971) - язучы
  • Константин Куранов (1935-2022) - журналист
  • Фәрит Гобәев - фоторәссам
  • Минтимер Минһаҗев - эшмәкәр
  • Казан шәһәрендә снимать итәргә квартира эзлим. Совет яисә Савиново районнарда булса бик уңайлы, ләкин башка районнарны да карыйбыз. Бюджетыбыз якынча 25 мең. тел: 89586288252
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтәгә керү өчен: 89050250667. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • Тәрбиягә алырга теләүчеләр өчен ике көчек бар. 89656091217
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтә өчен Telegram: @ilmira_safiulla. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • 2019елгы джили атлас машинасы салаты. бер кулда,сак йоргэн. 89600349053
  • 2016 елгы Лада Гранта машинасы (лифтбек) сатыла. Кара зәңгәр (шәмәхә) төстә, 2 хуҗа, комплектация база, автозапуск, стеклоподъемниклар. Эче чиста, тәртиптә тотылган.172000 км йөргән. Белешү өчен тел.: 89377752225
  • Казан шэhэре . Гвардейская урамында озак вакытка квартира ( хрущевка ) арендага бирелэ , тел 89172718632 . РИЕЛТОРЛАР БОРЧЫМАГЫЗ
  • Исәнмесез, Казанда студия снимать итәм, риелторларсыз, сдавать итүчеләр булса языгызчы .89503219329
  • Казан шэхэре,Эмирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир озак срокка арендага бирелэ. Риэлторлар борчымасын Телефон 89534803075
  • Тиз арада Р.Зорге,Б.Касыймовлар,Родина, Гвардейская,Г.Кутуй урамнары тирәсендәге бүлмәне арендага алам.Арадашчылар борчымасын.Шалтырату өчен т:89003204280
Архив
 
06.03.2015 Милләт

“Ак калфак” эшчәнлеген җәелдерә

Үткән атнада Самара өлкәсенең “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчеләре Разия Әюпова, Айсылу Әбдеева һәм Гөлфия Кәримованы Губернатор администрациясендә җәмәгать фикерен өйрәнү департаменты җитәкчесе Денис Подсеваткин кабул итте. Бу очрашу танышу һәм эш планнары белән уртаклашу нисбәтеннән үткәрелгән иде. Разия Азимҗан кызы оешмадагы хәлләр, эш юнәлешләре һәм максатлар белән таныштырып үтте.

- Оешмабызга бер яшь тә тулмады әле, ә без инде дистәгә якын чаралар оештырдык, авыл җирлекләрендә дүрт филиалыбызны булдырдык, - дип сөйләде Разия ханым.

 Гөлфия Кәримова оешманың милләтара дуслык традицияләренә таянып эшләвен белдереп: “Оешмабызның төп максаты - халкыбызның гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү, яшьләргә татар гаиләсе традицияләрен өйрәтү, - диде. - Без дәүләт сәясәтеннән тайпылмаячакбыз. Гаиләдә балалар санын үстерүгә, аның статусын күтәрүгә, киләчәк буын татарларын тәрбияләүдәге ана роленә басым ясала. Моның өчен социаль челтәрләрдә махсус төркемнәр һәм битләр булдырылды, tatar-dusluk.ru сайтында “Ак калфак” сәхифәсе ачылды. Анда оешманың бөтен эшләре дә яктыртылып бара, булачаклары турында белдерүләр эленә.
 
“Ак калфак” оешмасы җитәкчесе урынбасары Айсылу Әбдеева да башкарылган эшләр турында сөйләп үтте. “Һәр төбәктә яшәүче олы буын кешеләре хәтерендә шушы җирлеккә генә хас кул эшләре, бишек җырлары, уен һәм санамыш үрнәкләре саклана. Шундый матур татар авыз иҗаты, кәсепләре, кул эшләре онытылмасын өчен шуларны торгызу һәм көнкүрешебезгә кертү өстендә эшлибез”, - дип, 8 - 9 ай эчендә оешмада башкарылгаен бөтен эшләрне санап узды.
 
* * *
 
Халыклар дуслыгы йортында “Ак калфак” оешмасы уздырган калфак чигү чарасы да шундыйларның берсе иде. “Алтын инә” ательесы хуҗабикәсе Гөлнара Насыйрова килгәннәргә калфак өлгеләре, инә-җеп, кайчы һәм бисер өләшеп чыкты. Оешма җитәкчесе Разия ханым Әюпованың кереш сүзеннән соң һәркем кыскача гына үзе белән таныштырып үтте. Бу көнне калфак чигәргә килгән (ә арада Гали авылы һәм Казан шәһәре вәкилләре дә бар иде) олы яшьтәге ханымнар да, яшь студент кызлар да үзләренең кул эшләре белән мавыгулары, бирегә татар чигүе сәнгатен тирәнрәк өйрәнү максаты белән килүләре турында әйтеп үттеләр. 
 
Гөлнара ханым татар чигеше төрләре, калфак тегү һәм чигү ысуллары турында сөйләгәннән соң, кызу эш башланды. Элек кичләрен хатын-кызлар ничек җырлашып, сөйләшеп утырган булсалар, монда да шулай ук булды. 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне алдыннан уздырылган бу чарада, әлбәттә, сүз күбрәк сугыш кырларында ятып калган  ата-бабаларыбыз турында барды. Һәркем ата-бабаларының сугыш юллары турында сөйләп узды.  Тетрәндергеч бу истәлекләрдән соң бераз тынып, сугыш авырлыклары турында уйланып утырганда Әминә Ибәтова җыр сузып җибәрде, аңа кушылып башкалар да моңланды. Араларында җирле шагыйрә Наилә Хөсәенова да бар иде. Ул үзенең күптән түгел дөнья күргән китабыннан сугышка, туган авылларыбызга, татар милләтенең үткәненә һәм киләчәгенә багышланган шигырьләрен укыды.
 
Калфаклар чигелеп беткәч, “В контакте” сайтында “Ак калфак” оешмасы уздырган аш-су конкурсында җиңүче Гөлия Минсафина, Әминә Ибәтова, Лилия Рахмаева һәм Алия Үлбәковаларга һәм оешманың башка актив әгъзаларына күчтәнәчләр тапшырылды.
 
* * *
 
Ә шушы атна ахырында Самарада Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Кадрия ханым Идрисова кунакта булып китте. Ул Халыклар дуслыгы йортындагы “Ак калфак” оешмасы бүлмәсендә оештырылган кул эшләре күргәзмәсе белән танышты, оешма әгъзалары белән очрашу вакытында халыкның оешма эшләренә карашы белән кызыксынды, киләчәккә планнар билгеләргә булышты. Федераль “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе шулай ук  “Яктылык” татар мәктәбендә дә булып, анда ата-аналар һәм балалар белән очрашты һәм татар гаиләсендәге тәрбия темасына бик тә эчтәлекле чыгыш ясады.
 
 

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Бердәмлек
№ |
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы