|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.03.2015 Ир белән хатын
Танылган шәхесләр хатын-кызлар турында
Үзен хөрмәт иткән хатын ирен яманламас. Хатын-кызга “акылсыз” дисәң, ул сиңа ачуланмаска да мөмкин. Ләкин “ямьсез” дисәң, ул сине ахыр көненәчә гафу итмәчәк. Берничә хатын-кызны килештерүгә караганда, миңа бөтен Европаны килештерү җиңелрәк булыр иде.
Людовик XIV
Кызлар матурлыгы – пропуск, ачылмас ишекләрне ачтыра!
Шәүкәт Галиев
Көндез хатын-кызларның сәяси йогынтысы бик түбән.
Михаил Жванецкий
Ходай хатын-кызга матурлык биргән. Шайтан – акыл.
Леонид Сухоруков
Хатын-кыз шулай ул: башта кочакка иңә, аннары өйгә керә, ахыр ир белән идарә итә башлый.
Мөсәгыйт Хәбибуллин
Хатын-кызның үзеңә мәхәббәтен уңай, кирәкле якка үзгәртәсең килсә, баласын макта.
Тәлгат Галиуллин
Хатын-кыз – бәхеткә чакыру ул.
Шарль Бодлер
|
Иң күп укылган
|