|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.03.2015 Мәдәният
Казанда Ваһапов фестивале лауреаты Гөлсирин Абдуллинаның сольный концерты үтәчәк12 мартта Казанның Филармония концетлар залында Ваһапов фестивале лауреаты, яшь һәм талантлы Гөлсирин Абдуллинаның беренче сольный концерты. Концертта популяр артистлар - Гөлсириннең дуслары: Ришат Төхвәтуллин, Раяз Фасихов һәм Ринат Вәлиев катнаша. Шулай ук концертта яшь җырчының остазы - Венера Ганиева да чыгыш ясый. "Мирас", "Кама таңнары" ансамбльләре концертны инструменталь һәм хореография ягыннан тәэмин итәчәк. Гөлсирин Абдуллина 1993 елның 13 гыйнварында Мамадыш районының Урта Кирмән авылында дөньяга килә. Алабуга сәнгать һәм мәдәният көллиятен тәмамлагач 2014 елда Казан сәнгать һәм мәдәният университетының Венера Ганиева классына укырга керә, бүгенге көндә дә шунда укый.
2013нче елда Гөлсирин Абдуллина Р.Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестивале лауреаты булды. Нәкъ менә шунда аны продюсер Рифат Фәттахов күреп кала һәм хезмәттәшлек тәкъдим итә. Шуннан башлап Ваһапов фестивале яшь җырчының иҗатын халыкка таныта килә.
Күңелгә үтеп керерлек, халыкчан һәм шаяншук эстрада җырлары белән бәллүр тавышлы Гөлсиринне олы буын кешеләре дә, яшьләр дә яратып тыңлыйлар.
Чараны оештыручы: Р. Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте иҗтимагый фонды.
Үткәрелү урыны: Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе (Павлюхин ур., 73).
Башлана: 12 март 2015 ел (пәнҗешәмбе) 19:00.
|
Иң күп укылган
|