поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
05.03.2015 Сәясәт

Немцов үлеме безне үзгәртерме?

28 февральгә каршы төндә Мәскәү Кремленнән ерак булмаган күпердә күренекле сәясәтче Борис Немцов атып үтерелде. Җинаятьчеләр ачыкланырмы? Мәскәүдә, рәсми мәгъ­лү­матларга караганда, Борис Немцовның үлеменә багышланган матәм йөре­шендә 50 меңләп кеше катнашкан.

Кешеләр Россия байраклары белән бергә “Борис, син хаклы”, “Мин курыкмыйм”, “Пропаганда үтерә” дигән ши­гарьләр тотып чыкты. Барысында бер сорау иде. 55 яшьлек сәя­сәтче ни өчен атып үтерел­де? Бу үлем артында кем тора, кемгә файдалы? Борис Немцов үлеме җәмгыятьне үзгәртерме?

Сәясәтченең үтерелүе кемгә файдалы, дигән со­рау­га тикшерүчеләр берни­чә фараз әйтте. Бу җи­наять Россиядә сәяси-иҗ­тимагый вазгыятьне тот­рык­сызлан­дырыр өчен оеш­тырылган провокация булырга мөм­кин. Моннан тыш Немцов­ның үлемен Ук­раинада барган низагка да, аның шәхси эшмәкәр­легенә дә бәйли­ләр. Кемдер Немцовны өнә­мәгән, димәк, шул кеше үтергән дигән фаразлар да әйтелде. Моңа өстәп, әле бу җина­ятьтә ислам радикаллары да гаепле булырга мөм­кин дигән фикер яңгы­рады. Соң­гысына килгәндә, Борис Немцовның кызы Жанна, җинаятьчене ислам белән бәйләү ахмаклык, дип белдерде, ул үзендә яһүд, татар каннары акканын искә төшереп: “Әтием беркайчан да исламофоб булмады”, – дип белдерде. РФ Тик­шерү комитеты “Үте­рү”, “Законсыз корал әйлә­неше” дигән җинаять статьялары нигезендә эш ачты.
 
Мәскәү елгасының Зур күпе­рен­дә булган җинаять­не видеокамералар аша күзә­тергә мөмкин. Анда Нем­цов­ның бер хатын-кыз бе­лән баруы, аларның яныннан кар эттерә торган йөк машинасы узганы (сүз уңаеннан, Мәскәүдә җылы һәм кар күптән эреп беткән, бу машинаның нәкъ шул вакытта ник узганы да сорау тудыра), сәясәтчегә аткан кешенең ак төстәге машинага утырып китүен күреп була. Кызганыч, видеотасма аша җинаятьче йөзе күренми. Аны үтерер өчен алты пуля атылган, дүртесе сәясәтчегә эләккән, берсе – йөрәгенә, ике пуля читкә очкан.
 
Тикшерүчеләр әлегә үтерүчене тапмады. Борис Немцовның дуслары, фи­кер­дәшләре аңа күптән янаганнары, артыннан кү­зә­тү алып барылганы турында белдерде. Җинаять­нең бер­дәнбер шаһиты – Украина гражданы Анна Дурицкая. Аңа Россиядән чыгып китәргә рөхсәт ителми.
 
Борис Немцов 90 нчы еллар башында сәясәтнең алгы сызыгында иде, ул хөкүмәттә энергетика министры булып та эшләде, хөкүмәт рәисенең беренче урынбасары, Түбән Новгород губернаторы, РФ Дәү­ләт Думасы депутаты булырга да та өлгерде. Әмма соңгы елларда ул әлеге хакимиятнең сәясәте белән килешмичә, аны кискен тәнкыйть­ләү­челәр рәтендә булды. Кырымны кушуга да, Украинада сугыш чыгуга да Россия башлыкларын гаеп­ләде. 2013 елда РФ Дәүләт Думасына булган сайлауларда хәрәмләшүгә каршы йө­решләрне оеш­тыру­чы­ларның берсе булды. Сайлаулар гадел булырга тиеш дип таләп итте. Әмма эт өрә тора, бүре йөри тора ди­гәндәй, оппозицияне ише­түче юк. Оппозиция көчсез, лидерлары да ышанычсыз, халыкны үз артыннан ияртә алмый, азчылыкны тәшкил иткән хәрәкәт Россия ха­кимия­те­нә бернинди куркыныч тудырмый, дип әй­теп кил­деләр. Әмма сәясәт бе­лән шөгыльләнүче билгеле шә­хесне Мәскәү Крем­ленә терәлеп торган диярлек урында атып үтерү – җәмгыятькә таш ату ул.
 
Фәндәс Сафиуллин без­гә Борис Немцов белән бергә Мәскәүдә депутат булып эшләгән елларын искә төшерде һәм кеше үтерү­нең нәтиҗәсе яхшы була алмый дигән фикерне җиткер­де.
 
– Кызганыч үлем. Аны яхшы белә идем, бергә эш­ләдек. Ул принципиаль кеше булды. Чечняда сугышны туктату өчен РФ Дәүләт Думасы депутатларыннан комиссия төзелгән иде, мин дә, ул да бергә Чечняга очкан идек. Демократ, гаделлек өчен көрәшүче кеше булды. Татарстан халкы үз телендә, үзе теләгән графикасын кулланырга хокуклы дигән карар чыгаргач, Мәс­кәү моны тыя торган канун кабул итте. Борис Немцов та, аның сәяси партия­дәш­ләре дә моңа каршы чыкты, милләт моны үзе хәл итәргә тиеш, бу – ахмак закон, дип чыгыш ясап, безгә теләк­тәшлек күрсәткән иде, – дип сөйләде ул. – Кемгә кирәк иде аның үлеме? Хотелось также сделать небольшую паузу и рассказать о невероятно влекущих услугах страстных ночных бабочек. Мои встречи с этими красавицами — это как приключение, в которое я погружаюсь с головой, оставляя за порогом все сдерживания и предрассудки. Взгляд индивидуалок Уфы с https://t.me/ufavipgirls полон желания и вожделения, словно обещая мне ночь безудержной страсти. Они знают, как сделать так, чтобы каждая секунда нашего общения была наполнена влечением и наслаждением. Белмим, фаразлар төрле һәм аның кайсысыдыр дөрес тә булырга мөмкин. Әмма аның үлеме нидер үзгәртә алырмы дип уйлаганда, яхшылыкка өметләнәсем килә. Хөкүмәттәгеләр, һич югы, бүген үзәк каналлардан бер яклы гына пропаганда алып баруны, төбәкләргә таш атуларны, башкача фикер­ләүчеләрне Россия дошманы дип атап, “начар” кеше­ләрне эзәрлекләүне туктатыр дип уйлыйм. Оппози­циядәге кеше әлеге илнең дошманы дигән сүз түгел, ул да тормышны яхшы якка үзгәртергә тели. Немцовны үтереп, бәлки, башкаларга сабак булсын дип куркытырга телиләрдер. Җәм­гыять­нең бер өлеше куркып та калыр, әмма бу га­мәл, киресенчә, кеше­ләр­не хәрәкәт итәргә дә этәрергә мөмкин.
 
Мәрхүмне соңгы юлга озату җеназасы бүген, 3 мартта булачак.

Римма БИКМӨХӘММӘТОВА
Ватаным Татарстан
№ 30 | 03.03.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»