поиск новостей
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 17 Апрель
  • Бату Мөлеков (1928-1999) - композитор
  • Мәҗит Рәфыйков (1925-1986) - язучы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
20.04.2009 Җәмгыять

ДӨНЬЯ – КУЛАСА, ягъни татар теле Россиядә дәүләт теле булмас дип кем әйтә...

Безне дә ишетерләр икән, Ходавәндә! Әллә өркетеп үк җибәрдекме үзләрен, шуңа күрә генә татар теле тирәсендәге шау-шуны бө­тен Россиягә яңгыратып сөй­ләп яталармы? Моңарчы күпме кычкырсак та, милли аһ-зарларыбызны ишеттерергә күпме тырышсак та, колак салмыйлар иде мәскәүле­ләр. Ә бу көннәрдә "Эхо Москвы" радиосы, татарлар үз телләрен Россиядә икенче дәүләт теле итмәкчеләр, дип чаң суга.

Мисалга, 15 апрельдә көнен дә, төнен дә шул хакта шауладылар. Алла Пугачева белән тигезләшә яздык ул көнне популярлыкта. Хәтта көн­дезге сәгатьлек туры эфирларының яртысын без­ләргә багышладылар. Танырга ки­рәк: "эхо"чылар бик профессиональ эшли. Әһә­мият­лерәк бербер вакыйга гына булсын, сәгате-минуты бе­лән шул теманың итен – иткә, сөяген сөяккә ботарларга тотыналар! Тыңлаучы фикеренә дә колак салалар – аларны турыдан-туры эфирга чыгарып, фикерләрен ишеттерәләр. Бу юлы да Татар яшьләре форумының һәм "Үзебез" хәрә­кәтенең башлангычы хакында тәфсилле мәгълүмат биреп, аннары радио тыңлаучыларны шушы мәсьәләгә карата фикер әйтергә чакырдылар. Бигрәк тә татар кешеләренең сүзен ишетәселәре килде, һәм татарлар озак көттермәде.

 

Мәскәүдән Ринат исемле берәү, урыслардан да уздырып, телебезгә дәүләт статусы бирүгә кискен каршы чыкты. Янәсе, Россиядә бу гамәл актуаль түгел. "Үзегез татарча беләсезме?" – дигән сорауга, билгеле инде, юк, дип җаваплады Мәскәү татары. "Ә өйрәнергә нәрсә комачаулады?" – дип сорап караганнар иде дә, әти-әнисенә сылтады – өйрәтмәгәннәр. Хәлвәне ашап карамаган кеше ничек итеп аның тәмлеме-түгелме икәнен белсен дә, кока-кола яки газлы су гына эчеп гадәтләнгән кеше ничек итеп чишмә суының файдалырак икәнен аңлый алсын ди! Ә бу әфәнде, татар телен белмәгән башы белән, безгә үз фикерен такмакчы. Тагын бер татар шалтыратып, шулай ук шөбһәләнде: кирәкмәс иде лә, янәсе, бүтән милләтләрне дә котырту кебек килеп чыкмасын... Менә без шундый шул. Үзебезне яклаудан элек, усал үги анабызны якларга тотынабыз. Шунысы гаҗәп тә, күңелле дә булды: үзләрен татар дип тамгаламаган, димәк ки, урыс милләте вәкилләренең берничәсе бу мәсь­әләгә шактый тыныч карауларын сиздерттеләр. Берсе: "Ә нигә, булсын татар теле дә дәүләт теле, күбрәк тел белгән саен үзебезгә яхшырак ич", – кебегрәк сүз әйтте. Һәр­хәлдә, без бик еш очраша торган шаукым – татарга карагруһчыл ташланулар булмады диярлек. Татарстанның, татарларның эштә дә, спортта та "впереди планеты всей" икәнен дә мактап телгә алырга онытмадылар, рәхмәт. Казанның илдә өченче башкала булып танылуын да искә төшерделәр. Журналистларның тавышында хәтта беркадәр гаҗәпләнү катыш соклану да, сискәнү дә сизелде. (Югыйсә Мәс­кәү­нең безгә гомумән, урыс түгелләргә, өс­тән аска табарак, түбәнсетебрәк каравына үзебез үк күнегеп, каешланып барабыз бит инде.) Зөлфәт Хәкимнең "Телсез күке"сендә Финляндия татары Зыятдин ни ди әле: "Яратырлык итсен татар үзен". Шөкер, гасырлар дәвамында татардан бүки ясаучы империягә үч итепме, әллә үзебез шундыймы – тырыш, тиктормас, уңган милләт – үзебезне гел яхшы яктан танытып киләбез бит әле! Гәрчә, аңа карап кына, татарга үзебез эшләп тапканның майлы калҗасын бирергә тормыйлар бер дә. Инде мәгарифтән, укыту стандартыннан милли компонентны алып ташлап, телсез дә итмәкчеләр. Менә яшьләребезгә афәрин: безне ишектән кусалар, тәрәзәдән керергә юл эзлиләр! Шулай гына сөйләшеп буладыр телбасарлар белән (яңа сүз уйлап таптым!). "Әһә, безне болай бетермәкче буласызмы әле? Ә без менә ничегрәк эш итәчәкбез",– дип, баскынчыларның үзеннән дә уздырып...

 

Теге тапшырудан соң да тиз генә туктамады әле "Эхо Москвы" бу хакта сөй­ләүдән. Яңалыкларда ярты сәгать саен татар телен икенче дәүләт теле итәргә дәгъ­валаучы яшьләр хакында хәбәр биреп тордылар. Ниһаять, Антон Орех исемле журналист, әлеге теманы һәммәсеннән дә ях­шы белгән эксперт сыйфатында, сөйләшү­гә "пичәт" басты. Әмма да әллә ни киң белемле икәне күренмәде, чөнки Ленин бабай яшендәге искечә – илнең федератив бүленеш принцибына таянып фикер йөртте. Янәсе, ул Татарстанда – татар теленә, Башкортстанда башкорт теленә дәүләт теле статусы биргән кануннарга бер дә каршы түгел (Орехтан сорап торганнар ди аны!), ләкин, бары тик һәркемгә үз республикасы кысаларында гына. Татарларның Башкортстанда баш­корт­лардан да күбрәк, Россиянең дис­тәләгән төбәгендә янә бик күпләп, өстәвенә, үзенең төп тарихи җирендә яшәвен белми ахры, ул, надан. Бөтен проблема бер Татарстан белән генә чикләнсә, тел дип, милли компонент дип тавышланып та маташмас идек без, Антон әфәнде...

 

"Эхо Москвы"ны мин көне-төне тыңлыйм. Эфирга эләгеп булганда, фикер дә әйткәлим. Бу юлы, алып баручыларның берсе белдергәнчә, SМS телефонына да, эфир телефонына да чыгучылар "мильон" булгандыр, сүземне җиткерә алмадым. SМS-хәбәрем дә үтмәде. Мәскәүдәге коллегаларга тәкъдимем бар иде югыйсә. Болай, белер-белмәстән генә, бүрәнә аша бүре куып ятканчы, чакырыгыз эфирыгызга татар халкы, теле, тарихы буенча яхшы һәм гадел белгечләрне, бераз агартсыннар Россия тыңлаучысының каралган миен, димәкче идем. Казанны өрек, йөзем җимешләре үсә торган көньяк республикасы дип "белеп" йөрүчеләрне очратканым бар. Ә татарлар – монгол белән бер халык, Чыңгыз хан варислары – бусы инде урыс башына электән үк сеңдерелгән ялгыш. Тагын бер стереотип тарих дәреслеге аша ук, Россия балаларының баш миенә тимер белән көйдереп дигәндәй, уйдырылган уйдырма: янәсе, татарлар – Русьны яулап алып, җәбер-золымда яшәткән милләт. Унөченче гасыр картасын күз алдына китерсәк, кайда соң анда бүгенге Россия җирләре? Әйтик, хәзерге Самара, Саратов, Волгоград, Пенза, Әстерхан йә булмаса Урал, Себер, Якын вә Ерак Көнчыгыш? Нәрсә, монголлар яулаганчы ул җирләрдә урыслар яшәгәнме әллә? Аннары, көчәеп киткәч, урыс дәүләте ул җирләрне үзенә кире кайтарганмы? Алай түгел ич. Ә инде монголлар уч төбе хәтле Мәскәү, Новгород, Кострома-Суздальләрне буйсындырган икән, шундый нәни генә территорияне, ягъни аеры-чоры урыс кенәзлекләрен буйсындырмаса, гаҗәп булыр иде, шулай түгелме? Унөч ел буена баш бирмәгән Болгарны – ягъни безне, Идел төркиләрен екканны, ничек инде ул чорның көчсез Русен екмый калсын ди давылдай монголлар...

 

Әнә шул гап-гади, ап-ачык нәрсәне – кичә монголлар төзеп, төрле кавемне укмаштырып ясап биргән, шул исәптән, безне татар иткән бөек дәүләтнең бүген Россия икәнен танымасалар, урыс халкы (үзе дә төрле кавемнән җыештырылган халык) безнең ни эзләп, ни даулап тыпырчынуыбызны һичкайчан аңлый алмаячак, минемчә. Үзеңнең (урысның) иң зур баскынчы икәнеңне тануга караганда, тарихи анахронизм белән шөгыльләнеп, татардан һәрдаим өрәк ясавы җиңелрәк шул ул. Бүген исә урыслар, үзләре ясаган өрәктән үзләре куркып, татарларның Россиядә зур, көчле милләт буларак күренә башлавына бик тә шомланалар шикелле. Радиога шалтыратканнар, "Эхо..."ны тыңлаучылар – шактый зыялы аудитория дип беләм. Әле алай да арада, татар телен икенче дәүләт теле итсәләр, безгә аны өйрәнәсе булыр микәнни, юк-юк, кирәкми, кебегрәк өркүләр дә ишетелде. Иң соңгы абонент гомумән дә сүзләр сайлап тормады: "Мондый ахмаклыкны ишетмәс өчен генә дә кирәкми миңа татар теле!"– дип кырт кисте. Кем белә, кем белә... Бүген бөтенләй дә кул җитмәс хыял булып тоелган, ә кем өчендер – зур афәт булып күзалланган нәрсәләр дә чынга ашып куя бу дөньяда. Татар яшьләренең чөйне чөй белән сугып чыгарыр өчен генә уйлап тапкан тәкъдиме дә берзаман хыял булып тоелмый башлар әле бәлки. Дөнья куласа: бер әйләнә, бер баса, диләрме?!

 


Флюра НИЗАМОВА
Ватаным Татарстан
№ 71 | 18.04.2009
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»