|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.03.2015 Җәмгыять
Селфи тыелырмы?Селфины тыярга кирәк дигән фикерләр Россия матбугат битләрендә әледән-әле күренеп ала. Россия армиясендә хәрби техника янында селфи ясауны тыя торган канун кабул итәргә кирәк дигән фикерне коммунистлар партиясе күтәреп чыккан иде инде. Хәрби техника фонында фотога төшү дөньяның күп армияләрендә тыелган. Шул исәптән, Америка Кушма Штатларында да. Социаль челтәрләрдә әхлакка бик сыеп бетмәгән фотоларны урнаштыру да төрле низагларга сәбәп була башлады. Бигрәк тә, эш урыннарыннан алынган фотоларны киң аудитория карамагына урнаштыру җәмгыятебездә популярлашып китте. Кайберәүләр чик-чаманы да югалта, дип саный психологлар да. Казанда укучы студент - булачак бер шәфкать туташының операция өстәле янында авыруның эчке әгъзаларын тотып төшкән фотолары өчен тәнкыйть утына тотылуы хәтерегездәдер. Бу факт халык арасында шактый тискәре фикерләр тудырды. Хештег, инстаграм, селфи - телебезгә әле яңа гына килеп кергән сүзләр. Әнә шул рәвешле интернет заманы татар теленә дә шактый сүзләр алып килде. Әлеге неологизмнарны татарчалаштыру мәсьәләсе - үзе бер проблема. Инглизчә ул сүзнең ни аңлатканын төпченеп аңа татар телендәге берәр эквивалент табу ярап куяр иде үзе. Бәлки шивәләрдә берәр куанычлы вариант бардыр? Мәсәлән, “селфи”ны Түбән Новгород кардәшләребез сүзе белән “суктыру” дип атарга мөмкин. Уйлашып карыйк әле. Мишәр диалекты да безнең рухи байлыгыбыз бит! Бәлки укучыларыбызда яңа, тагын да кызыклырак шәкелләр бардыр?
Яшьләрдә генә түгел, өлкән буын вәкилләрендә дә шактый кызыксыну уяткан “селфи” сүзен моннан дистә ел элек әле бөтенләй ишеткән дә юк иде. Әлеге термин 2010 ел башларында таныла башлады. 2013 елда селфи сүзе инглиз теленең Оксфорд онлайн-сүзлегендә дә урын алда. Шул ук елны “ел сүзе” дип тә танылды.
Се́лфи - автопортретның бер төре, үз-үзеңне фотога төшерүне аңлата. Бу термин 2000-2010нчы елларда мобиль элемтә чараларының фотога төшерү җайланмалары камилләшү нәтиҗәсендә таралыш алды. Телефон яки гаджетны тотып кул сузымында “суктыру” (фотога алу) аркасында әлеге сүрәт үзенчәлекле рәвештә, билгеле бер ракурста килеп чыга һәм нинди нәрсә икәнлеген “кычкырып тора”. Ул йә “астан”, йә “өстән” төшерелгән булуы белән характерлы.
Узган елның ноябрь аенда Роспотребнадзор педикулез авыруның таралуы турында чаң сукты. Яшүсмерлар арасында селфи белән кирәгеннән артык мавыгу (башны башка терәп фотога төшү) бетләүгә китерә ала, ди кайбер табиблар.
Селфи эштән селки
Социаль челтәрләргә урнаштырган фотография аркасында эшсез калучылар пәйда булды. Әйтик, Екатеринбург каласында полиция хезмәткәре эшеннән азат ителгән иде. Свердлау өлкәсендә капитан дәрәҗәсендә булган 28 яшьлек ир-ат фейсбугында полиция хезмәткәре исеменә тап төшерердәй фотолар урнаштырган. Хәзер андый очраклар ешайды. Мәсәлән, Тверь өлкәсендә музыка укытучысы “ВКонтакте”га ярым шәрә фотоларын урнаштырган өчен мәктәптән куылган.
Чыннан да, замана шаукымына яшьләр тиз кушылучан. Сукырларча иярү булмаганда куркыныч юктыр, дип белик. Әдәп-чама хисен онытмасак, үз-үзеңне сурәтләүдән ни зыян? Психологлар да үз-үзеңне яратырга куша бит. Кайда, кайчан, кем белән төшкәнеңне генә онытмаска кирәк. Законның бу юнәлешне тыюы мәсьәләсенә килсәк, кискен-катгый чаралар күрелмәс кебек. Илбашларыбыз да шушы яңалык белән мавыкканда, без фәкыйрьләргә дә ярый торгандыр дип беләбез.
Мөршидә КЫЯМОВА |
Иң күп укылган
|