|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.04.2008 Спорт
КАЗАНДА ДӨНЬЯ БЕРЕНЧЕЛЕГЕ БАШЛАНДЫ“Ак барс” хоккей командасы быелгы чемпионатны тәмамласа да, тамашачыларга янә зур хоккей ярышлары тәкъдим ителә. Агымдагы елның 13-23 апрель көннәрендә Казан яшүсмерләр арасындагы хоккей үзәгенә әвереләчәк. Ни өчен дигәндә, бу көннәрдә башкаланың ике үзәк боз сараенда 18 яшькә кадәрле хоккейчылар катнашындагы дөнья беренчелеге үтәчәк. Россия командасыннан, һәрвакыттагыча, югары нәтиҗә генә көтеп калалар. Ил данын Татарстан яшь хоккейчылары да яклап уйнавы, республика өчен куанычлы хәл. Шунысын да әйтергә кирәк, мондый дәрәҗәдәге турнирның бездә әле үткәрелгәне булмаган. Казанга чит ил журналистлары, хоккей белгечләре һәм тамашачы килүе, шәһәрне халыкара аренада күтәрелүенә ярдәм итми калмас. Ярышның кагыйдәләренә килгәндә, дөньяның иң көчле ун командасы ике группага бүленеп, үзара бер әйләнеш уйнаганнан соң, плей-офф системасы буенча көч сынашачак. А группасында Россия җыелмасыннан тыш Германия, Дания, Канада һәм Словакия хоккейчылары, В группасында Беларусия, АКШ, Финляндия, Швейцария һәм Швеция командалары урнашты. Ярышның беренче көнен Россия җыелмасы җиңүдән башлый. Безнең ил данын яклап чыгыш ясаган 18 яшьлек хоккейчылар бу көнне Словакия җыелмасыннан өстен чыга. Исәп 6:4. Әйтергә кирәк, көндәшләр капкасына икенче алканы керткән “Ак барс” хоккейчысы Кирилл Петров әлеге очрашуда иң яхшы уенчы исеменә лаек булды. Кириллдан тыш Россия составында тагын ике казанлы – Аслан Раисов һәм Азат Кәлимуллин чыгыш ясый. Калган очрашуларда Канада Германияне 9:2, Швеция җыелмасы Беларусияне 6:2, АКШ командасы Швейцарияне 7:2 исәбе белән җиңде. Финал 23 апрель көненә билгеләнгән.
Алмаз ГАФИЯТОВ |
Иң күп укылган
|