поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
01.03.2015 Милләт

Нижгар татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе Надир Хафизов - “Ел кешесе-2014”

“Туган як” газетасы редакциясе гамәлгә куйган “Ел кешесе” конкурсының нәтиҗәсе, ниһаять, билгеле булды, башкача әйткәндә – исем иясен тапты: ул Нижгар татарларының региональ милли-мәдәни автономиясе (РНКАТНО) рәисе Надир Мансур улы Хафизов. Аңа бу турыда таныклык РНКАТНО советының 21 февральдә Уразавылда үткән киңәйтелгән күчмә уты¬рышында тапшырылды.

“Туган як” газетасы редакциясе гамәлгә куйган “Ел кешесе” конкурсының нәтиҗәсе, ниһаять, билгеле булды, башкача әйткәндә – исем иясен тапты: ул Нижгар татарларының региональ милли-мәдәни автономиясе (РНКАТНО) рәисе Надир Мансур улы Хафизов. Аңа бу турыда таныклык РНКАТНО советының 21 февральдә Уразавылда үткән киңәйтелгән күчмә утырышында тапшырылды.

Ә моңа кадәр Надир Мансур улы Т.Новгородның профессиональ эксперт клубы тарафыннан булдырылган һәм шәһәр тормышында киң иҗтимагый резонанс тудырган, үрнәк алырдый эз калдырган шәхесләргә ел саен тапшырыла торган премиягә дә лаек булды. “Пробуждение-2014” премиясен алганнан соң, безнең күренекле якташыбыз үзенең җавап сүзендә түбәндәгене белдерде: “Минем төп шөгылем һәрвакыт иҗтимагый мавыгуым белән үрелеп барды. Бизнес һәм җәмгыять аерылгысыз һәм алар бер-берләренә һаман кирәк. Мин алга табан да туган ягым чәчәк атсын өчен тырышып эшләячәкмен”, - диде Надир Хафизов.
 
“Пробуждение” сүзен татарчага төрлечә тәрҗемә итәргә мөмкин. Бу сүз “йокыдан уяту”, “хәрәкәткә китерү”, “дәртләндерү” мәгънәсенә ия. Әмма ләкин аларның һәркайсы да Надир Мансур улына төгәл тәңгәл килә. РНКАТНОны җитәкләве белән ул безнең татарны йокыдан уятты, иҗтимагый оешмабызны хәрәкәткә китерде һәм һәркайсыбызны халкыбыз файдасына эшләргә дәртләндереп тора. Шуңа ки безнең редакция коллективы да, күп санлы укучыларыбызның фикерен исәптә тотып, бу исемгә лаек булган унга якын милләттәш-якташыбыз арасыннан өстенлекне аңа – РНКАТНО рәисе Надир Мансур улы Хафизовка бирде һәм “Ел кешесе-2014” исеменә нәкъ ул иң лаеклы дигән карарга килде.
 
Без ихластан Надир Мансур улын шушы исемнәргә лаек булуы белән тәбрик итәбез һәм Нижгар татарларын берләштерүдә аңа зур өметләр баглыйбыз. Без бердәм булсак кына ана телебезне дә, милли мәдәниятебезне дә саклап калачакбыз.
 
 
“Туган як” редакциясе.
 
Автономия эшмәкәрләрне җыйды
 
Нижгар татарлары автономиясенең (РНКАТНО) Уразавылдагы даими вәкиллегендә 21 февральдә шушы иҗтимагый оешма советының киңәйтелгән күчмә утырышы булып үтте.
 
РНКАТНО җитәкчесе Надир Хафизов рәислегендә үткән утырышның көн тәртибенә сигез сорау чыгарылган иде. Эшкә керешер алдыннан Надир Мансурович совет әгъзаларын һәм чакырылган кунакларны җылы сәламләде, ир-егетләрне якынлашып килгән Ватанны яклаучылар көне белән тәбрик итте, аларга җылы теләкләрен ирештерде.
 
Т.Новгород өлкәсенең көньяк-көнчыгыш өлешендә яшәүче татар халкының иҗтимагый фикерен алга сөрүче лидерлар белән бергә уздырылган киңәйтелгән утырышта кабул ителгән Резолюциянең үтәлеше турында РНКАТНОның башкарма директоры Рамил Салихҗанов чыгыш ясады.
 
- Бүгенге көндә автономиябезнең 300дән артык әгъзасы бар. Димәк, 
 безнең эшчәнлек халык арасында таныла башлады, безгә ышанучылар арта бара. Милләттәшләребез яшәгән районнарда һәрьяклап фәнни һәм гамәли нигездә тикшерү эшләре башкарылды. Халыкның саны, тормышы белән генә кызыксынып калмыйча, бүгенге мөмкинлекләрдән һәм чынбарлыктан чыгып, аның яшәү шартларын үстерү өчен урыннарда җитештерү көчләре булдыру, эш урыннары ачу өлкәсендә өйрәнүләр һәм сөйләшүләр алып барабыз. Менә шул максаттан бүгенге утырышка бер төркем эшмәкәрләр, фермерлар чакырылды да, - дип сөйләде Рамил Әхмәт улы.
 
“Шул тикшеренүләргә нигезләнеп, өлкә хөкүмәтенә мөрәҗәгать әзерләргә кирәк”, - дигән тәкъдим  белән чыкты Надир Мансурович. Моны бертавыштан совет әгъзалары кабул иттеләр һәм Резолюция, кайбер җитешсезлекләр булуга карамастан, үтәлде дигән нәтиҗәгә килделәр. Ә ул үз эченә автономиянең эшчәнлегенә кагылган иң мөһим сорауларны алган иде.
 
Татарлар компакт яшәгән урыннарда эшмәкәрлекне җәелдерү буенча РНКАТНО рәисенең урынбасары Шамил Мансуров сүз тотты һәм әлеге сорау утырышның нигезен тәшкил итте. К.Октябрь районы тулаем диярлек авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнгәнгә күрә, чакырылган кунаклар арасында күбрәк фермерлар урын алган иде. Алар сафында Мочалидан, Яндавишчадан, Суыксудан, Чүмбәлидән, Бозлаудан һәм Уразавылдан таныш йөзләр күренде. 
 
Шамил Нариманович, “Татар-стан-Т.Новгород” сәүдә йортының генераль директоры буларак, урыннарда җитештерелгән продукцияне табышлы итеп сатуда фермерларга ярдәм тәкъдим итте, тәҗрибә уртак-лашыр өчен Татарстанда үтәчәк IV Бөтенроссия авыл эшмәкәрләре җыенына барырга үгетләде. Әйткәнемчә, бу мөһим сорау буенча фикер алышулар иң дәвамлы булды. Мәсәлән, Мочалидан күренекле авыл хуҗалыгы хезмәткәре, татар җәмәгатьчелеге эшлеклесе Зөфәр Зайров РНКАТНО тәкъдим иткән ярдәмне хуплады. “Бүген авыл хуҗалыгы продукциясен табышлы сату – аны җитештерүдән күпкә катлаулырак мәсьәлә”, - диде ул һәм иҗтимагый оешмаларыбызның альтернатив рәвештә шундый мөһим һәм җитди проблемаларны хәл итүләрендә уңышлар теләде. 
 
Надир Мансурович татарлар арасында эшмәкәрлекне үстерүдә, иҗтимагый-шәхси проектлар төзүдә үзенең ярдәмен тәкъдим итте, акыллы проектларны финансларга әзерлеген дә белдерде. Камил Иксанов РНКАТНО эчендә “Эшлекле совет” төзергә кирәк дигән тәкъдим белән чыкты. Ә К.Октябрь районы башлыгы Халит Сөләйманов бу сорау буенча озын нотык тотты. 
 
- Районга эре һәм кече инвес- торлар килүгә без һәрвакыт шат. Шуның өчен беренчеләрен даими эзлибез, ә икенчеләрен урыннарда җәелдерәбез. Фермерчылык хәрәкәте бездә соңгы елларда нык үсә башлады. Шуңа күрә аларның продукцияләрен табышлы сатып бирергә ярдәм итсәгез, без мең риза, - дип сөйләде Халит Мөхәммәтович. Ул шулай ук милли мәдәниятебезгә һәм татар телебезгә дә кагылып үтте. “Авыллар тулы тормыш белән яшәсен өчен безгә яшьләрне читкә җибәрмәскә кирәк. Ә алар китмәсен дисәк, яңа эш урыннары булдырырга кирәклеге көн кебек ачык. Шул өлкәдә эшлекле хезмәттәшлек төзи алсак, авылларыбыз яшәр, телебез, мәдәниятебез югалмас”, - дип тә өстәде милли район башлыгы. 
 
Информацион секторга караган сорауда “Нижгар татарлары” дигән журналның өченче саны тәкъдим ителде. Бу юлларның авторы “Туган як”ка рус телендә өстәмә битләр арттыру кирәклеге турында тагын бер тапкыр сөйләде һәм газетабыз оештырган “Ел кешесе-2014” исемен Надир Мансуровичка тапшырды. Шуннан соң совет әгъзалары сынау өчен март һәм апрель айларында рус кушымтасы белән “Туган як”ны чыгарып карарга килештеләр. 
 
Гражданнар белән эшләү буенча РНКАТНОның Уразавылдагы даими вәкиллеге җитәкчесе Илдус Абдуллин сүз тотты. Ничә мөрәҗәгать булганы, күпме ярдәм күрсәтелгәне турында сөйләде ул. Ә аның чыгышына йомгакны утырышның рәисе Надир Мансур улы ясады: “Яхшы, халык белән эшләргә, халыкка якын булырга кирәк. Иң мөһиме – кире элемтә барлыкка килде”, - диде ул. 
Чираттагы сорау буенча татарларның федераль милли- мәдәни автономиясенең VIII отчет- сайлау җыелышына делегатлар сайланды. Өлкә Диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закиров, Надир Хафизов һәм РНКАТНОның башкарма директоры Рамил Салихҗанов өчен барча совет әгъзалары үз тавышларын бирделәр. Спорт секторының эше һәм планнары белән Камил Иксанов таныштырды. 
 
Төрлесеннән дигән сорауда Мостафа Фатыйхов, Харис хәзрәт Исмагыйлов сүз сорадылар һәм канәгатьләнерлек җавап алдылар. 
 
Шуннан соң совет әгъзалары таралышты, әмма РНКАТНОның Уразавылдагы бүлеге халыктан тынып калмады. Төштән соң бирегә мөлаем хатын-кызлар җыелышты һәм автономия каршында “Шатлык” исемле үз оешмаларын төзүгә кереште. Ләкин монысы аерым тема һәм без аңа киләсе саннарыбызда тукталырбыз. 
 

Олег ӘНДӘРҖАНОВ
Туган як
№ |
Туган як печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»