|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.03.2015 Шоу-бизнес
Илназ Сафиуллин 8 минут эчендә күзлегеннән котылганИлназ Сафиуллин күзләренә операция ясатты. Шулай итеп, ун елга якын күз күремен яхшырту өчен махсус күзлек киеп йөргән җырчы күзлекләре белән хушлашкан. - Моңарчы минем бер тапкыр операция ясатканым булды, әмма күзләргә түгел. Күз күремем бик үк начар дип тә әйтмәс идем: - 2,5 иде. Ләкин соңгы арада күзлегемне салып ташлыйсы килә башлады. Бер ел элек дус егетем күзләренә лазерь ярдәмендә операция ясатты. Ул да мактагач, аннары шушы операция турында кайбер язмаларны укып чыккач, мин дә ясатырга ниятләдем. Махсус башлык һәм халат киеп, палатадагы җайланма астына кереп яттым. Дөресен әйткәндә, операция үзе авыр түгел, әмма операциядән соң беренче тәүлекне кичерүе кыен. Күзләрнең пленкасын салдырып, ничәдер секундка лазер кертеп эш иттеләр. Үзенә күрә түзәрлек процедура инде, - диде Илназ Сафиуллин Intertat.ru хәбәрчесенә. Җырчы операцияне Казанда ясаткан. Ул озакка сузылмаган, ике күзгә дә барлыгы 8 минут вакыт киткән. Операциядән соң үзен әйбәт хис итсә дә, табиблар аңа ятып торырга, күзләргә артык “нагрузка” бирмәскә кушкан. Шулай ук бер ай буе ут һәм кояш яктысыннан качарга киңәш иткәч, җырчы хәзер “кара күзлек” киеп йөри башлаган.
– Аллага шөкер, нәтиҗә бар. Күзлексез дә әйбәт күрә башладым! Шәхсән үзем дә күзләре начар күрүчеләргә операция ясатырга киңәш итәр идем. Ул үзенә күрә рәхәт, чөнки яңа тормыш ачылып киткәндәй булды. Тамашачы мине киләчәктә күзлек белән башка күрмәс, дип уйлыйм, – диде җырчы.
Эльза ГАЗИЗОВА |
Иң күп укылган
|