|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.02.2015 Икътисад
Ә сез хезмәт хакыннан канәгатьме? (Сораштыру)Россиялеләрнең 44 проценты хезмәт хакы бер урында торса торсын, әмма булганын гына киметмәсәләр ярар иде дип борчыла. Икенче яктан, халыкның 65 проценты хезмәтеңә, тырышлыгыңа карап акча түләмиләр дигән фикердә. Хезмәт хакы артасына да артык өметләнмиләр. Сүз уңаеннан, икътисадый кризиска сылтап, РФ Дәүләт Думасында да айлык керемнәрен киметергә җыеналар икән. Алар хезмәт хакларын 10 процентка киметеп, дәүләтнең чыгымнарын азайтып, файда эшләмәкче. Күпчелек депутатлар моны хуплый. Дөрес, “Бердәм Россия” депутаты Франц Клинцевич моңа борчылып: “Депутат та кеше, аның да ашыйсы килә!” – дип белдерде. Шунысын әйтергә кирәк: Россия Президенты фәрманы нигезендә депутатлар ай саен 420 мең сум акча ала, әле моңа өстәп квартал саен аларга 81,5 мең сум күләмендә премия дә бирелә. Ә сез үзегезнең хезмәт хакыннан канәгатьме? Фатих СИБАГАТУЛЛИН, РФ Дәүләт Думасы депутаты:
– Мин 45 ел дәвамында көне-төне эшләдем, әмма бу кадәр хезмәт хакын алганым булмады. Шуңа күрә тырышып эшлим, барлык утырышларда катнашам, берсен дә калдырмыйм. Ә акчаны кисү ул депутатларга гына кагылмый. Барлык җитәкчеләр дә каешларын кысарга тиеш. Ни өчен нефть предприятиесе җитәкчесе 12 млн сум акча алырга тиеш, ә гади эшчегә 40 мең сум гына түләнә? Җитәкченең хезмәт хакы мең тапкыр күбрәк була алмый, 6-7 тапкырга артык булса да җиткән. “Роснефть” җитәкчесе Сечин миллиардлар ала, имеш. Көнбатышта да шулай, ләкин андагы гади эшче дә акчаны “көрәп“ ала.
Фирая ҖИҺАНШИНА, мәдәният клубы мөдире, Балтач районы:
– Акчадан канәгать кеше юктыр ул! Без зур булмаган хезмәт хакы алып эшлибез, төрле чаралар уздырабыз, кешеләрне катнаштырабыз. Аларны ризалатыр өчен дә күп очракта үз кесәбездән чыгарып түләргә туры килә. Ярый әле эш бар дип сөенәбез, бөтенләй эшсез калсаң, нишләмәк кирәк? Газы, уты, суы өчен түләп торырга кирәк. Яшьләргә тагын да авыргарак туры килә.
Эльза НӘБИУЛЛИНА, укытучы, Түбән Кама шәһәре:
– Әгәр атнасына 32 сәгать эшләсәң, моңа өстәп әле сыйныф җитәкчесе эшен дә алып барсаң, кимендә 10 ел дәвамында югары категорияле мөгаллим булсаң, ярыйсы гына хезмәт хакы килеп чыга. Авылда яки кечкенә шәһәрдә яшәп була, ә зур шәһәр өчен аз ул. Җитәме? Менә тапкан акчама фатир ала алмыйм, шифаханәгә бара алмыйм, димәк, бик җитәрлек түгел. Көнбатыш белән чагыштырганда, без очны очка ялгап яшибез. Кайчак тикшермисең икән, хезмәт хакының бер өлешен тотып калырга да мөмкиннәр. Әле менә үзем шуны тикшертеп йөрим, тик очына гына чыгып булмый.
Гөлназ ГЫЙНИЯТОВА, “Яңа Гасыр” каналы алып баручысы:
– Күп тә бетә, аз да җитә, дип әйтәләр. Аллага шөкер, “бисмилла”ңны әйтеп тотсаң, тапкан мал җитә. Ач утырган юк, тамак тук, өс бөтен. Тагын ни кирәк?! Сәламәтлектән аермасын, менә анысы какшаса, инде миллионнар да ярдәм итмәскә мөмкин. Акчаның артыгы булмый, әмма ул җитми дип, елап та утырып булмый. Psichologas Vilniuje dr. Marius Daugelavičius
Айдар ХАЕВ, табиб, Актаныш районы:
– Медицина хезмәткәрләренең хезмәт хакы икътисадтагы уртача күрсәткечтән түбәнрәк, әмма табибларны гына алсак, ул югарырак. Тик монда шуны истә тотарга кирәк: табиб бер окладта гына утыра икән, аның хезмәт хакы аз була. Шуңа күрә алар йокыны, ялны белми эшли. Өенә якыннары янына кайтмыйча эшләгәнгә күрә генә ярыйсы акча туплый ала. Үзем канәгать, әмма сөенерлек түгел, чөнки сатып алу мөмкинлеге кими, бәяләр үскәне бик нык сизелә, акчаны чамалап тотарга туры килә.
|
Иң күп укылган
|