поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
27.02.2015 Милләт

Ирек Биккинин: “Система куркыныч, әмма аңа каршы торып була”

Еш кына, дәүләт системасын җиңеп булмый, дигән фикер белән яшибез. Гаделсезлек белән очрашып, хокукымны яклыйм дип, суд юлына бассаң да, артыңда “зур” кешеләр тормый икән, шундук изәләр, мең төрле сәбәп табалар, әмма сине исәргә чыгаралар. Дөреслек эзләп Европа судына кадәр җиткән кешеләр бар барын, әмма гаделлек өскә чыксын өчен, еллар буе көтәргә кирәк, ул вакытка кешенең көче дә, сәламәтлеге дә юкка чыгарга мөмкин. Шулай да арада үҗәтләнеп булса да максатына ирешүчеләр бар.

Мордовиянең Ләмбрә районы Аксюн авылында яшәүче журналист Ирек Биккинин — психиатрлар куйган диагнозның законсыз икәнен Русиядә беренче тапкыр исбатлаучы шәхес. Гаҗәп хәл! Шизофрения дигән диагноз белән ул 45 ел яшәргә мәҗбүр була. Әмма ялган диагноз куючы, язмышының астын өскә китерүче табибларны барыбер суд каршына бастырды, әле штраф та түләттерде. 

“КИРӘКМӘГӘННЕ КҮП КҮРӘ ТОРГАН КЕШЕ БУЛЫП ЧЫКТЫМ”

— Ирек абый, сезне журналист, җәмәгать эшлеклесе дип беләбез. Әмма бик сирәкләр генә гомер буе шизофрения диагнозы белән яшәргә мәҗбүр булуыгыздан хәбәрдар. Бу вакыйга нәрсәдән башланды соң?
 
— Миңа моны сөйләү авыр, чөнки табиблар һәм туганнарым аркасында гомерем пыран-заран килде. Нәрсә аша узганымны, ни кичергәнемне үзем генә беләм. 
 
Гади гаиләдә тудым, әти-әни — укытучы, дүрт бала үстек. Әтиебез бик иртә үлеп китте, әни гаиләне үз җилкәсендә тартты. Укырга яраттым, физика, астрономия, математикага гашыйк идем. Мәктәптә сигез сыйныф кына иде. Һөнәр алырга кирәк дип, мәктәптән соң Саранскидагы электрон приборлар техникумына укырга керергә карар кылдым. Шәһәрдә әниемнең сеңелесе Рита апа яши, бик чибәр хатын-кыз. Ул “Гастрономторг” оешмасында директор сәркатибе иде. 1970 елларда бу, шәһәрдә иң абруйлы һәм акчалы кешенең ярдәмчесе, дигәнне аңлата. Тулай торак булмагач, әнием Рита ападан аларда яшәвемне үтенде, ул кире какмады. Миңа ул чакта 14 яшь. Урманда хәрби завод төзелешендә дә эшли идем, имтиханнарга әзерләнәм. Рита апа, гаиләсе булса да, төрле дәрәҗәле ирләр белән тыгыз аралаша, гади итеп әйткәндә, сөяркәләре күп иде. Кызганыч, мин аның өчен артык кашык, кирәкмәгәнне күп күрә торган кеше булып чыктым. 
 
Балачакта төрле тәҗрибәләр уздырырга яраттым, телепатия дигән галәмәт чыккан гына иде, “Мы — одной крови” дигән фантастик повесть белән җенләнгәнмен. Имеш, уй көче белән кешеләргә, хайваннарга командалар бирәм. Рита апага да күрсәтәм, аның өчен бу “причуда”лар. Шул вакытта, гөнаһ шомлыгыма, әллә менингит, әллә энцефалит башланган. Авылда урманда эшләп килгәч, энцефалит та эләктерергә мөмкин идем. Кыскасы, иртәгә техникумга барасы бар, ә минем температурам күтәрелде, үтереп башым авырта. Рита ападан берәр дару сорадым. Ә анда ниндие генә юк! Каптым һәм үле йокыга киттем, уянсам, техникумга консультациягә соңга калганмын. Торырга телим — басарга куркам, тирә-як әйләнә, кулларыма карыйм — кечерәйгән, фатир диварлары, түшәм дә “йөри” кебек. Бассам — чайкалам. Апа да никтер эштән бик иртә кайткан, боларны барысын да әйттем һәм ул бик тиз генә балалар хастаханәсенә алып китте. Анда мине көтеп үк торалар. Тагын дару биреп, мине йоклаттылар. Кичен психиатр хәлемне сорашты. Минем белән булганнарны Рита апа алдан ук арттырып табибка сөйләгән. Шул вакытта, 1970 елда, миңа беренче диагноз куелган. Әмма нинди диагноз икәнен генә белмәдем. Аннан чыктым, имтиханнарның барысын да “5”легә тапшырдым, техникумга алдылар.
 
Рита апа бу хәлләрнең барысын да әнигә сөйләде, авыру азмасын дип, мине психиатрия клиникасына алып барырга үгетли башлады. Ахыр чиктә әни ризалашты. Саранскиның психиатрия клиникасына киттек. Бер яшь табибә карады да: “Сез сау-сәламәт, кайтыгыз, йөрмәгез монда!” — диде. Моны ишеткән Рита апа шул арада хастаханәнең баш табибы Виктор Игнатьевны чакырды, ул шундук килеп тә җитте һәм: “Хәзер үк яткырырга, тикшерергә”, — дип әмер бирде. Рита апаның Игнатьев белән бик якын мөнәсәбәттә булганын соңыннан гына белдек, алар мине хастаханәгә салу турында алдан ук сөйләшкән булган. Хәзер, ник табибәнең “кайтыгыз” дигән сүзен шундук үтәмәдек икән, дип үкенәбез, әни бигрәк тә авыр кичерде, әмма ул вакытта баш эшләмәгән, авыл кешеләре бит.
 
Яткырдылар, ике көнлек тикшерү дигәннәре 50 көнгә сузылды. Мине көчле дарулар, уколлар белән “дәвалый” башладылар. Моны сөйләү түгел, искә алу да авыр. Күргәннәремне дошманга да теләмим. Дарулардан кешенең зәңгәрләнеп буылганын да, дер селкенә башлавын да, авыздан селәгәйләр агуын да, барысын да күрдем. Аны искә алудан күңелем актарыла башлый. Күз алдыгызга китерәсезме, миңа бит 14 кенә яшь! Соңыннан амбулатор картамда миндә инсулин-коматоз дәвалау ысулын кулланганнарын укыдым, хәзер бу рөхсәт ителми. Дозаны әз генә арттырып җибәрсәләр, кеше аңын югалта. Һәм бу еш була иде. Комага китеп, аннан чыгу коточкыч куркыныч. Үлемнең тырнак очында буласың. Аны аңлатып булмый, үзеңне табутта дип хис итәсең. 
 
“ӘНИНЕ ДӘ ЧИРЛЕ ИКӘНЕМӘ ЫШАНДЫРДЫЛАР”

— Ә туганнарыгыз бу вакытта нишләде? Әниегез сезне эзләп килгәндер бит?
 
— Мин сират күперен үткәндә Рита апа минем турыда уку йортларында укый алмый дигән справкалар юллаган. Әни мине килеп бага иде, озак яткач, аны да минем чирле икәнемә ышандырдылар, “выписка” вакытында дарулар төяп җибәрделәр. Авылга кайткач, аларны эчмәдем, ике-өч көн эчендә акылым үз урынына кайта башлады. Тик мин техникумда укый алмам дигән нәтиҗәгә килдем, чөнки баш озак эшләми, дәрестә өлгермәм дип курыктым. Шахмат уйнаганда һәрвакыт җиңә, кешенең адымын алдан саный ала идем, тик бу сәләтемне шулай ук югалттым. Ничек белем үзләштерә алырмын соң, дип күңел телгәләнде, техникумга бармыйм, дигән карарга килдем. Тик мине студент исемлегеннән күптән сызып ташлаган булганнар. 
 
Кире мәктәпкә кайттым, күрше авылга йөреп, X сыйныфны тәмамладым. Бер тамга салынгач, аннан котыла алмыйсың. Мондый диагнозны авылда яшереп буламы? Юк, әлбәттә. Бер кыз белән дуслашкан идек, ул да, мин дә бер-беребезне яраттык, тик кавыша алмадык. Ата-анасы минем белән аралаштырмады, башка кызга өйләндем. Дөресен әйткәндә, миңа гомер буе ялганларга туры килде. Эшкә урнашканда, ник армиягә бармадың, дип сорагач, күзем начар күрә иде, дия идем, машинага “права” алганда алдарга туры килде, заводка эшкә урнашканда да шул ук хәл. Гомер буе хәйләләп яшәдем. Бу бик авыр.
 
— Ә диагнозның ялган икәнен ничек белдегез һәм аны инкарь итү эшен кайчан башладыгыз? 
 
— Чирле икәнемә беркайчан ышанмадым. Рита апаның кулы уйнаганын аңлый идем. Психиатрия хастаханәсеннән чыкканда әлеге дә баягы Игнатьев: “Укырга керү турында уйлама да, сиңа ярамый”, — диде. Ник укырга ярамаганын беләсем килә, тик берсе дә миңа документларны күрсәтми. Беләсезме, психиатрия өлкәсе шундый ябык, нидер исбат итәсегез килсә, ул мөмкин түгел, чөнки барлык медицина карталары табиблар кулында, аның күчермәсен алып булмый. Табибның дөрес дәваламаганын да исбатлау авыр һәм мөмкин дә түгел. Алар бер-берсен батырмый, җаваплылыкны үз өстеннән шома гына төшерергә мөмкин, шуңа күрә бездә хастаханәләргә каршы булган судларны оту авыр. Үземнең төгәл диагнозны соңыннан гына белдем. Китаплар укып, чыннан да, нинди чирдән интеккәнемне беләсем килде. Район хастаханәсенә комиссиягә йөрим, анда ике табибә дә татар. Алар күрмәгәндә генә медицина картасын алып карап чыктым, вакыт узу белән берничә диагноз бер-берсен алмаштырып барганын белдем. 
 
Табибларга: “Мин бит чирләмим”, — дим. “Әйе, әле ремиссия күзәтелә”, — дип әйттеләр. Башта 7 ел үтсен, күзәтергә кирәк, соңрак диагнозны алырбыз, диләр. Җиде ел үткәч, 14 ел узарга тиеш, диделәр. Ә бу диагноз чынлыкта гомерлек икән! Чир үтә, дигәннәре алдау, бу — авыру кешене тынычландыру ысулы, мондый диагноз бервакытта да кире алынмый. Моны да соңыннан гына аңладым.
 
Дөресен генә әйткәндә, бу диагноз белән яшәргә күнеккән идем. Читтән торып булса да университетны тәмамладым, эшләдем. Табибларны судка бирү башыма да килмәде. Очраклы килеп чыкты, чөнки 2011 елда үземне судка бирделәр.
 
— Ничек инде?
 
— Мордовиянең милли хәрәкәте эчендә берара ыгы-зыгы булып алды. Хөкүмәттәгеләр белән бергә эш итүче милләттәшләр без оештырган “Якташлар” оешмасын тартып алырга теләде, ә мин аның актив әгъзасы. Безгә каршы чыккан як көрәшнең төрле ысулларын кулланды, тоттылар да полициягә: “Биккинин шизофрения белән чирләгән килеш машина йөртә, коралы бар”, — дип гариза яздылар. Прокуратура эш башлады, судка кадәр барып җитте. Мине тетәләр генә бит! Тукта, мин әйтәм, мине судка биргәннәр икән, димәк, медицина учреждениеләренең бөтен документациясен карарга, өйрәнергә хокукым бар. Барысын да фотога төшердем дә Казанга киттем. Монда мәртәбәле табиблар бар. Игътибар белән тикшерделәр, өйрәнделәр һәм миндә шизофрения диагнозы булырга мөмкин түгел икәнне әйттеләр. Беренче тапкыр язылган симптомнар менингит яки энцефалитка бәйле, дип әйтеп кайтардылар. Шатландым! Куанычым эчемә сыймады! Район судында мине “шизофрения белән чирли” дип әйткәч, кабат медицина экспертизасы ясалсын, дип сорадым. Хөкемдар хуплады. Әмма экспертиза миңа ялган диагноз куйган хастаханәдә ясалсын, диделәр. Мордовия табиблары рәхәтләнде, миңа үч итеп, тагын нинди генә чирләр тапмадылар! Биккинин паранойя белән интегә, Мордовиядә татарларны кысалар, уку йортларына, дәүләт эшенә милләткә карап алалар, дигән материаллар яза дигәнне дә өстәгәннәр. Судта аларга гаеп атканымны “бред преследования” дигәннәр. Барысын да чәпәгәннәр! Аларның экспертизаларында хаталар бар, дип хөкемдардан яңа экспертизаны йә Казанда, йә Мәскәүнең Сербский исемендәге психиатрия үзәгендә ясарга рөхсәт сорадым. Каршы килмәделәр. Мәскәүдәге Русиянең иң абруйлы клиникасы психиатрлары мине 28 көн тикшереп: “Акылга сәламәт. 1970 елда куелган диагноз дөрес түгел. Биккинин шизофрения белән авырмаган, әле дә сәламәт”, — дигән нәтиҗә ясады. Хөкемдар моны укыды, прокурор гаепне кире алды.
 
Барысы да яхшы тәмамланды кебек, әмма хастаханә мине исәптән төшермәде. Кулымда документ булгач, мин дә аяк терәп сөйләшә алам. Тоттым да судка гариза яздым. Барлык диагнозлар ялган икәне исбатланган. Табиблар, белә торып ялган диагноз куюларын танымый, алар бу җинаятьләре өчен җавап бирергә тиеш. Гафу да үтенмәделәр, миңа карата дистә еллар дәвамында басым барды, язмышым тар-мар ителде. Шушыларның барысын да язып, Мордовиянең психиатрия хастаханәсенә каршы эш ачып, минем диагнозлар хокуксыз булганлыгын тануны таләп итеп, мораль зыян күргәнем өчен 10 млн. сум акча сорап гариза яздым. 
 
Табиблар безгә каршы озак торды, көчле юристлар ялладылар, әмма без дә чабаталы татарлар түгел, безнең дә теш үтә. Судны озакка сузарга тырыштылар, тик хөкемдар, 1970, 1978, 2011 елларда куелган диагнозлар дөреслеккә туры килми, дигән карар чыгарды. Компенсацияне 10 млн. сум сорадым, тик 250 мең сум гына калдырдылар. Анысына да сөенәм.
 
— Ирек абый, язмышыгызның болай борылуында Рита апагыз, аның дусты — психиатр Игнатьев гаепле. Еллар узу белән аларга карата хисләрегез нинди? 
 
— Беләсезме, хөкемне Аллаһ чыгара. Рита апа аннары үкенде, әмма соң иде. Гафу үтенде, тик минем дә язмышым үзгәргән иде. Аның бәхете булмады, улы төрмәгә эләкте, 16 ел утырды, аны эшкә урнаштырырга да тырыштым, әмма бил бөгәргә теләмәде, эчкечелектән үлде. Кызының да холкы анасыныкы кебек начар иде, бу да Аллаһы Тәгаләнең җәзасы бит. Яхшылык күрмәделәр. Алардан үч алмыйм, әмма рәнҗү бар. Мин бит аның якын туганы, бала идем. Әнигә: “Булмый, улыңны яшәтә алмыйм”, — дисә ни була иде?! Әйдә, яшәсен иде азгын тормышы белән. Алар белән күптәннән аралашмыйбыз. Игнатьев инде мәрхүм, аның улы Рязаньда психиатрия хастаханәсенең баш табибы булып эшли.
 
Әнием 2012 елда вафат булды. Шөкер, экспертиза мине сау-сәламәт дип таныганны белеп китте арабыздан. Ул да гомер буе үзен сүкте, ник Ританы тыңладым, сине корбан иттем, дип үзен битәрләде.
 
“ХОКУКЛАРНЫ ӨЙРӘНЕРГӘ, БЕЛЕРГӘ КИРӘК”

— “Левиафан” киносын күпләр карады. Системага каршы барып булмый, хөкүмәт каршында кеше беркем түгел, чүп дигәнне күрсәтә ул. Ә сез ни әйтерсез?
 
— Гаделсезлек, кешене кыерсыту адым саен. Әмма барыбер көрәшергә кирәк дигән фикердәмен. Берсе дә минем очрактан азат түгел. Барыбыз да тозакка эләгергә мөмкин. Кеше: “Мин кем инде? Нәрсә эшли алам?” — дип төшенкелеккә бирелә, кул селти. Ә бу — хата. Үзеңә ярдәм итмәсәң, берсе дә булышмый. Хокукларны өйрәнергә, белергә кирәк. Бигрәк тә бүгенге заманда! Хәзер моның өчен барлык мөмкинлекләр бар, интернетта нинди генә ресурслар юк, нинди генә форумнар эшләми. Сорарга, укырга, өйрәнергә кирәк. Сөткә төшкән ике тычканның берсе: “Беттем!” — дип батып үлә, ә икенчесе тыпырчынып, сөтне май итеп яза һәм котыла. Менә шул тычкан кебек хәрәкәтләнеп, барлык мөмкинлекләрне куллану кирәк.
 
— Ярый, сезнең очрак — уңай мисал. Мордовия мөслимәләре яулык бәйләү хокукы өчен көрәшә, тик нәтиҗәсез. Инде РФ Югары судында да бу эш каралды, дәүләт системасы яулыклы кызлардан курка булып чыкты. Алар да, мәктәпкә яулыксыз йөрергә, дигән карар чыгарды. 
 
— Көрәшне туктатмыйбыз. Башта “обжалование” була. Карары тискәре булса, дәгъваны РФ Конституцион судына бирәчәкбез. Аннары кеше хокукларын яклаучы Европа суды бар. Әмма соңгысына ышанып бетмибез. Тырышырга кирәк, иртәгә тарих нинди юнәлеш алыр — берсе дә әйтә алмый. Бүген бер, икенче көнне башкача вәзгыять булырга мөмкин. Чечняда, Аллаһка ышанамы, юкмы, хатын-кызлар өчен дәүләт учреждениеләрендә, уку йортларында, урамда яулык ябу — “дресс- код”. Татарстанны алыйк, кем тели, шул бәйли. Ә Мордовиядә, мәктәпләрдә берсенең дә яулык бәйләргә хокукы юк, дип баралар. Болар барысы да Русия субъектлары бит. Татарстан үрнәген алу иң дөресе булыр иде. Мордовиядәге мөселманнарның күпчелеге — шушында гасырлар дәвамында яшәгән татарлар. Яулыкка бәйләнү татарларга килеп төртелде. Аларны өнәп бетермиләр. 
 
Владимир Путин, традицион исламда хиҗап булмаган, дигәнне ычкындырды да, Мордовия түрәләре, яулыкны хиҗап дип санап, тиз генә аңа каршы көрәш башлады. Республика түрәләре әмәлләгән беренче карар чыккач та яулыкларын салучы кызлар булды. Кайберләре узган елның сентябрендә үк яланбаш килергә мәҗбүр иде. Ә кем бу карарны дөрес дип санамый — принципка китте. Кемдер балаларын өйдә укыта башлады. Әмма өйдә нинди белем алып булсын ди? Башкалар кебек үк салым түлибез, эшлибез, эчмибез, җинаять кылмыйбыз, җитештерәбез, ә безгә мәктәптә укырга киртәләр тудырыла. Укытучыларны, лицензиясез калдырабыз, мәктәпләр ябылачак, дип куркыттылар. Әти-әниләрне бер-берсенә каршы котырттылар. Кайбер ата-аналарга, балагызны яулыктан йөрергә мәҗбүр итәсез икән, димәк, дөрес тәрбия бирмисез, ата-ана хокукыннан мәхрүм итәбез, балаларыгызны тартып алачакбыз, приютларга урнаштырабыз, диелде. Азюрка авылының бер мәктәбендә унбиш укытучы — барысы да яулыклы. Аларны да тикшерәләр, эшсез каласыз, дип яныйлар. Әлегә менә шундыйрак хәлләр.
 
— Ирек абый, бераз булса да гаиләгез турында сөйләсәгез иде? 
 
— Шөкер, хатыным белән өч бала тәрбияләп үстердек. Ике улым, бер кызым бар. Алар барысы да тормышта, гаилә корган кешеләр. Дүрт оныкның әби-бабасы без. Икесе — Мәскәүдә, берсе Саранскида яши. Үз эшләре бар, күпчелек мишәрләр кебек, сәүдә-финанс эшендә. Без хатыным белән авылда яшибез. Бакчада төрлесен үстерәбез. 16 яшемнән хезмәттәмен, башта колхоз-совхозда, заводта эшләдем. 2001 елдан “Азатлык” радиосы хәбәрчесе булып та эшләргә өлгердем. 10 елдан артык инде кешеләрне табу, бер-берсе белән кавыштыру эше белән мәш киләм. Монда туып, ятимлектә үскән, әмма соңыннан чит ил кешеләре тарафыннан уллыкка-кызлыкка алынганнар белән аралашам. Беренче тапкыр ата-анасын табарга булышуымны сорадылар, табып бирдем, очраштырдым. Аннары шулай китте инде, кешеләр бер-берсеннән ишетеп миңа мөрәҗәгать итә башлады. 100 гә якын гаиләгә элемтә булдырдым. Шуның белән кәсеп итәм дисәң дә була.
 
 
1
 
 
2
 
 
3

Римма ӘБДРӘШИТОВА
Ирек мәйданы
№ |
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»