поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
26.02.2015 Мәдәният

“Әдәбият- йөрәк эше”

дип яза язучы Марат Кәбиров. Әдәбият турында моннан да төгәл, матур, үзенчәлекле итеп әйтеп булыр микән? Чыннан да, әдәбият ул - соклану, тетрәнү, сөенү, газаплану, өметләнү белән иҗат әһелләренең йөрәкләренә уелган уйлар,фикерләр, хисләр бәйләме. Әдәбият ул - роман, повесть, хикәя, шигырь генә түгел, ул - һәр чорның тарихы да, киләчәк буыннарга ирешергә тиешле мирасы да.

Язучы исә, шул чорның тарихчысы, чынбарлыкны ачып күрсәтеп, җәмгыятьнең авыруын ачыклап, дәваларга омтылучы табибы да. Марат Кәбировның тагын бик тә урынлы сүзләрен сезгә дә ишеттерәсем килә: “Яхшы әдәбият - бүгенге көннең диагнозы бит ул...” 

Аңлавыбызча, әдәбият җилкәсендә авыр, гаять җаваплы йөк ята. Һәм бу йөкне бүген язучы “дипломы” булган 330 каләм әһеле тартып бара. Әйе, Язучылар Берлеге таныклыгына ия булган һәркем иҗади эшчәнлекнең нинди әһәмияткә ия булганлыгын аңлап, үз теләге, ниятләре белән, фикерен, сүзен әйтеп, беркемгә дә иярмичә, каләмен туктаусыз “эшкә җиккәндә” генә, үзмаксатка барып, ниндидер нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. Җирдә яшәү дәвам итсен, кешелек дөньясы рухи чистарынсын өчен, адәм баласының аңын уятырдай көчле әдәби әсәрләр, күңелләрен әсир итәрдәй моңлы көйләр, күзләрендә өмет очкыннары ка­бызырдай рәсемнәр иҗат итәргә кирәк.
 
Узган ел 80 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Татарстан Язу­чылар берлегендә, әйткә­нем­чә, 330 язучы исәпләнә. Татарстан китап нәшриятендә ел саен йөзләгән язучының китаплары басыла. 2013 елда үзем дә “Көзге күкрәү” исемле дүртенче китабымны кулларыма алып куандым. Казанда райо­ныбызның аксакал язучысы Чыңгыз ага Мусинның “Иж буенда кала эзләрем” исемле яңа китабы басылуны көтеп ята. Тиздән “Казан утлары” журналында ике ел элек “Йөрәк ярасы” китабы белән укучыларын сөендергән Габдулла ага Галиевның чәчмә әсәрләре дөнья күрәчәк.
 
Миннән еш кына:” Язучылар берлегенә керү нәрсә бирә соң ул?”- дип сорыйлар. Иң беренче нәүбәттә, үзеңне язучы итеп тою хисен. Язучы булу исә, җилкәгә туган тел, милләт өчен олы җаваплылык, ил алдында булган бурычыңны сала. Язучының эше шигырь иҗат итеп, хикәя язу гына түгел бит әле, ул көндәлек матбугат чаралары белән актив эшләп, иҗади аралашып, яңа әсәрләрен халыкка җит­керергә, алай гына да түгел, уйландырырдай язмалары белән тәрбия эшендә дә катнашырга тиеш, минемчә. Шәхсән, мин үзем язмыйча тора алмыйм, газеталар белән тыгыз элемтәм миңа иҗат көче өсти, яңа фикер, уйлар тудыра, кулларыма каләм алырга этәрә. Татарстан Язучылар Берлеге белән тыгыз элемтәдә тору, еш кына Ижау, Можга, Воткинск калаларында туган тел бәйрәмнәрендә очрашып тору иҗат рухын сүндермәс өчен сәбәп булып тора. Берлек рәисе Рәфис Корбанның ерак районнарда, башка республикаларда яшәп иҗат итүче һәр язучыны танып белүе, барып кергәндә, колач җәеп каршы алуы, булган проблемаларны хәл итәргә алынуы сокландыра мине. Язу­чылар берлеге хезмәт­кәрләренең туган көннәрдә, бәйрәмнәрдә котлаулары йөрәккә дәва, җанга шифа була. Рәхмәт яусын! Рес­публика җитәкчелегенең яр­дәме белән, иш янына куш, дигәндәй, эшләмәүче язучыларга, пенсиягә ай саен бер мең сум өстәп баралар. Берлекнең Халык язучысы исемен йөртүче эшләмәүче иҗат әһелләре шу­ңа өстәп ай саен ун мең сум алып бара! Үз районыбызның аксакал язучыларын да шул Халык язучылары исемлегендә бик күрәсе килә дә соң... Җиргә берегеп үскән, әллә нинди авырлыклар килгәндә дә, гомер буе, туган авылына, һөнәренә, иҗатына хыянәт итмәгән бу асыл ир-егетләр затлы исемнәргә, олы бүләкләргә лаек, бик лаек! Ике язучының да Удмуртиядәге Риза Шәфи исемендәге әдәби премиягә лаек булуы, Чыңгыз абый Мусинның Саҗидә Сөлай­манова исемендәге кызык­сындыру премиясен алуы да сөендерә, әлбәттә. Көндезләрен авылның мең мәшәкатендә кай­научы, төннәрен йөрәк кылларына кагылырдай, уйлатырдай, ела­тырдай шигъри юллар, әсәрләр иҗат итүче көчле дә, хисле дә, 85 яшендә (язучылык һөнәрем өчен кирәк дип!) институт бе­тереп, диплом алган Габдулла абыйның, дистәгә якын китабы белән генә түгел, Әгерҗе төбәге тарихын язуы белән дә күпләрне сөендергән Чыңгыз абыйның да хезмәтләре бәяләнеп бетми кебек...
 
Дистә елларга сузылган иҗади аралашу вакытында мин бу остазларымның талантлы, үзгә сәләтле генә түгел, бик кешелекле, ярдәмчел, кече кү­ңелле икәннәренә кат-кат ышан­дым. Инде өлкән яшьтә булуына карамастан, Габдулла абыйның китабымны халыкка тәкъдим итү бәйрәменә килеп, ихластан әйткән теләкләрен мин калган иҗат юлыма хәер-фатиха итеп кабул иттем. Аларны хөрмәт итми мөмкин түгел! Заманында Мөхәммәт Садри, Сәхәп Урайский, Илдар Юзеев, Нури Арсланов, Гадулла Гомәр һәм башка бик күп олуг шәхесләр белән аралашканнар бит алар! Казан юлларында машинада барганда, кайтканда да сүзләре гел элекке еллар, өлкән язучылар турында аларның. “Элек әдәби түгәрәкләр бик көчле эшли иде, - ди Чыңгыз абый,- 1957 елда район газетасы каршында оешкан Мансур Исха­ков җитәкчелегендәге түгә­рәк­кә йөрдек. Мин, Габдулла Галиев, Таһир Закиров, Роза Мулланурова, Мансур Вәлиев... Шул түгәрәктә тикшерелгән ши­гырьләрдән айга ике тапкыр газетада әдәби бит чыга иде. Мин 4 сыйныфтан ук яза баш­ладым бит. Мөхәммәт ага Садри, Сәхәп Урайский бик ярат­тылар иҗатымны, без алар белән хат­лар алыштык. Малайлары ке­бек якын күреп, иҗатыма юл күрсәтүчеләр шулар! Алар миңа ышандылар, мин генә менә ышанычларын акламадым, дип борчылып йөрдем. Ярар, ба­рыбер йөзләренә кызыллык ки­термәдек! Урыннары оҗмахта булсын”.
Әйе, ул чорда язучыларны үстерү өстендә эшләүчеләр, гәрчә, башлап язучылар ерак районнарда яшәүче каләм иялә­ре булсалар да, табылган. Габдулла абый Галиев, Таһир Закиров, Рәшит Юнысов һәм Чыңгыз абый әдәби лекцияләр тыңларга Казанга кадәр йөргәннәр. “Барлык чыгымнарны үз өсләренә алып, яшәү урыны белән тәэ­мин иттеләр. Кемнәр укыды ди­ген лекцияләрне?! Мирсәй Әмир, Габдрахман Минский, Нә­кый Исәнбат, Габдулла Габ­драх­мановлар! Нәкъ шуның нә­тиҗәсе булып, райондашыбыз Таһир Закировның “Урман егете” әсәре халык тарафыннан бик яратылып, озак еллар сәхнәдән төшмәде. Менә шундый заманнар бар иде!”- дип, бик тәэсирләнеп сөйләде остазым үзләренең иҗат сукмаклары хакында.
 
Яхшылыктан - үрнәк, на­чар­лыктан - гыйбрәт алырлык, укучыны уйга салырлык иҗат җимешләре күп аксакал язучы­ларыбызның. Үзебезнең төбәк­нең әдәбият күгендә балкучы бу йолдызлар-һәрберебез өчен горурлык, тутыкмас каләмнәре, уй, фикерләре китаплары-әдәби мирас. Әдәбият - йөрәк эше булу да хактыр, йөрәктән чыккан гына йөрәккә барып җитә, диләр бит...
 
Әдәбият елына, аяк бастык. Ел бездән яхшы әсәрләр, яңа китаплар көтәдер. Без исә, әдәбият өлкәсендә яңалыклар, уңай үзгәрешләр, әдәби чаралар булыр, дип өметләнәбез. Шуларның иң беренчесе һәм иң мөһиме: районыбызда даһи якташыбыз Таҗи Гыйззәт премиясен булдыру...
 
Әлфирә НИЗАМОВА, Татарстан һәм Удмуртия республикаларының Язучылар берлекләре әгъзасы, Риза Шәфи исемендәге әдәби премия лауреаты.
 

Әлфирә НИЗАМОВА
Яңарыш
№ |
Яңарыш печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»