|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.02.2015 Мәдәният
Рәшит Ваһапов фестивале: яшь башкаручылар конкурсыБыел, Рәшит Ваһапов исемендәге XI Халыкара татар җыры фестивале кысаларында чираттагы яшь башкаручылар конкурсы үткәрелә. Конкурста югары һәм урта музыка уку йортларын тәмамлаган яки анда укучы җырчылар катнаша. Гаризалар 10 апрельгә кадәр кабул ителә. Ә конкурсның йомгаклау турлары Казан шәһәрендә 23 – 24 апрель көннәрендә үтәчәк. Җиңүчеләр тантаналы рәвештә 18 майда, С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында, Ваһапов фестиваленең гала-концертында игълан ителәчәк. Конкурс шартларын түбәндәге чыганаклардан табарга була: ВКонтакте “Ваһапов фестивале/Вагаповский фестиваль” дигән группа, яки бу адрес буенча: http://vk.com/vagapov_fest. Белешмәләр өчен: 231-18-28.
|
Иң күп укылган
|