поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
25.02.2015 Тарих

Искәндәр Гыйләҗевнең яңа вазифада беренче ИНТЕРВЬЮсы

Күренекле галимебез Искәндәр Гыйләҗев Татар энциклопедиясе институты директоры итеп билгеләнде. Яңа вазифасы белән котлаганнан соң, сезнең учреждение хәзер яңача, Татар энцик­лопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты дип атала башлаган икән, эшчәнлегегезнең куәте тагын да артачак дип аңларгамы моны, дип сорадык аңардан.

– Фәнни, оештыру эш­чән­легендә минем өчен яңа юнәлеш бу. Чынлап та, Татарстан Фәннәр академиясе карары нигезендә февраль аеннан безнең атама үзгәрде, эш колачы ки­ңәй­де. Билгеле, эш өстәлә, юнә­лешләребез үзгәрә, яңа офык­лар ачыла дигән сүз бу. Хәзерге көндә бездә 72 кеше эшли. Кыскартуларга хәтле йөздән артык кеше эшләгән булган. Барыбер куәтле, көчле, фәнни яктан әзерлекле коллектив бу. Аның үз традицияләре бар. Ләкин моңа кадәр ул Татар энциклопедиясен чыгару белән генә шөгыльләнде.

– Белүемчә, Татар эн­цик­лопедиясенең урысча варианты чыгып бетте, та­тарчасының да бер­ни­чә томын гына әзерлисе калды бугай?
 
– Мәсьәлә алай ук гади түгел. Аны төрле юнәлеш­ләр буенча киңәйтеп, ка­милләштереп була. Төрле энциклопедияләр бар. Әм­ма барыбер эшне үз­гәртеп корырга туры киләчәк. Заман, хөкүмәт таләбе бу. Һичшиксез, энциклопедия төзү иң әһәмиятле юнәлеш булып калачак. Хәзер төп максатыбыз – татарча варианттагы энциклопедиянең бишенче, алтынчы томнарын чыгару. Урысча алты томы чыкты, әлегә эше бетте. Хәзер кайбер юнәлеш­ләр буенча энциклопедик сүзлекләр чыгарырга мөм­кин. Әйтик, Казан шәһәре энциклопедиясе чыгарырга була. Шул ук вакытта аерым бер темага, мәсәлән, Казакъстан татарларына багышланган мәгълүмати бер басма булдыру нияте дә бар. Гомумән, татар туп­лылыклары, ягъни диас­поралары турында, Татарстан картасыннан югалган, әйтик, Кама суы күтәрел­гәндә елга төбендә калырга мәҗбүр булган авыллар (Рә­сәй күләмендә дә җу­ел­ганнары шактый күп) хакында мәгълүмат җыеп басмалар әзерләргә кирәк дигән фикер дә бик урынлы, бик вакытлы. Төбәкне өйрәнү дигән юнәлешне кабул итү шушы үзгәрешләрне чагылдыра.
 
– Төбәкләрне өйрәнү ди­гәч, моңа, әйтик, Ру­мы­ниядәге Добружа татарлары кебек кечкенә төр­кемнәр дә керәме?
 
– Добружага хәтле әле Рә­сәйдәге, күршедәге зур-зур төркемнәр бар. Безнең составка хәзер Гаилә һәм демография үзәге керде. Элек ул мөстәкыйль үзәк санала иде. Хәзер ул эшчән­леген безнең институт кысаларында алып барачак. Алар – тугыз кеше, шушы 74 кеше исәбендә. Янә бездә Кама фәнни үзәге барлыкка киләчәк. Ул нигездә Чистай төбәген өйрәнү белән шөгыльләнәчәк. Академик Наил Вәлиев тырышлыгы бе­лән Рәсәй Хөкүмәтеннән бу эшкә грант алынды.
 
Табигый, бу юнәлешнең җитәк­чесе итеп Наил әфәнде үзе тәгаенләнде. ТФА җитәк­че­ләре, Хөкүмәт вәкилләре безгә, институт үзенә күрә бер мәгълүмати үзәккә дә әйләнсен иде, дигән теләген җиткерде. Татар­станы­быз­ның икътисадый, мәдәни тормышы, башка өлкәләр, татар төбәкләре белән мө­гамәләләре турында мәгъ­лүмат туплау, мәгълүмати тәэмин итү юнәлешендә эшләргә кирәк булачак. Әл­бәттә, моңа бер-ике елда гына ирешеп булмый. Бел­гечләр кирәк, оештыру мәсь­ә­ләләре бар. Минемчә, институтның киләчәге кызыклы, шактый үзенчә­лек­ле. Табигый, структура, кадр­лар җәһәтендә дә үзгә­решләр булачак.
 
Татар мөһаҗирләре һәм диаспорасын өйрәнү үзәге оештыру нияте дә бар. Бу мәсьәләнең эшчән­легебез­дәге әһәмиятле юнәлешкә әверелүен теләр идем. Шәх­сән минем күптәнге фәнни хыялым бу. Чөнки сибелгән, чәчелгән татар халкы тарихы әлегә кадәр, үзәкләш­терелгән рәвештә һәм заман таләпләреннән чыгып, өйрәнелми. Аерым-аерым казанышлар турында гына әйтеп була...
 
Аңлашыладыр: үзгәреш күңелле нәрсә түгел. Кеше­нең табигате үзгә­реш­ләрне авыр кабул итә. Үзгәреш – тынычсызлык ди­гән сүз. Әмма үзгәрмичә алга барып булмый. Билгеле, зур абруйлы галим, оештыручы Мансур Хәсәнов башлап җибәргән эш, матур тради­цияләр дәвам итәчәк, яңа төсмерләр алачак. Тематик, шәхесләргә багышланган энциклопедияләр әһәмият­ле юнәлешләрнең берсе булып кала.
 
– Сез хәзер КФУдан ки­тәсезме инде?
 
– Юк, китәргә җыен­мыйм. Университеттагы халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм Көнчыгышны өй­рәнү институтында татарны өйрәнү һәм тюркология кафедрасы мөдире вазифасын башкарам. Бик җавап­лы эш. Киләчәктә кафедра мөдире булып калырмынмы – белмим, әмма башлаган эшемне дәвам итәрмен дип торам.
 
Инде менә февраль башыннан яңа эшкә дә алындым. Хәзер эшләрнең торышы белән танышам. Монда да күчеш-үзгәрешләр вакыты. Гыйльми юнәлешләр билгеләү, хезмәткәрләр алу кебек оештыру мәсьәлә­ләре безнең карамакта калса да, хәзер финанс мәсьә­ләсе, матди якны кайгырту ТФАдә хәл ителә. Заманында, КДУның татар филологиясе һәм тарихы факультеты җитәкчесе булган вакытта без барча нәрсәне төп бинадан сорый идек. Таныш вазгыять. Нәкъ шушындый вакытта яңа кә­нәфигә килеп утырдым, –дип сөйләде ул безгә.

Рәшит МИНҺАҖ
Ватаным Татарстан
№ 26 | 25.02.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»