поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
24.02.2015 Җәмгыять

Ялгызларга яңа танышу ысулы

Самарада инде берничә ел Айшә Җәләлетдинова җитәкчелегендә “Яхшылык уты” (“Свет добра”) хәйрия фонды эшләп килә. Фонд милләтара дуслыкны көчәйтү, гаилә байлыгын саклау юнәлешендә зур эш алып бара, ятим балаларга ярдәм итә һәм изге урыннарга туристлар сәфәрен оештыра.

Күптән түгел әлеге хәйрия фонды Самараның “Солтан патша” дип аталган кафесында көнбатыш илләрендә, ә соңрак Мәскәүдә дә популярлык казанган “Тиз күрешү” (“Быстрое свидание”) проекты белән таныштыру кичәсе уздырды. 

Очрашу бик матур музыкаль чыгышлар белән башланып китте. Таҗик төркеме солисты Җәүһәр Раджапов “Йөрәгегездә яз яшәсен” композициясен башкарды, ә Түбән Новгородтан килгән опера җырчысы, Бөтенроссия бәйгеләре лауреате Рәшит Наумәтов татар, рус һәм испан телләрендә җырлар җырлады. Рәмзия Бахитова башкаруындагы төрек биюе дә тамашачыларның күңеленә хуш килде

Соңрак намаз вакыты җиткәнен искәртеп, Ибраһим Җәләлетдинов моңлы тавышы белән азан әйтте, ә кичәне алып баручы Мөхәммәт Евлоев җыелган кунакларга аның мәгънәсен аңлатып: “Намазга җыелыгыз, ул уңышка илтә”, - диде. 
 
Кичәдә “Яхшылык уты” хәйрия фонды президенты Айшә Җәләлетдинова да чыгыш ясады.
 
- Туристлар белән Төркиягә сәфәргә баргач, изге урыннарда берничә мәчеттә булдым. Кемер шәһәренең шәйхе  Абдул Бәкинең офисындагы “Тәүбә агачы” зур тәэсир калдырды. Анда сурәтләнгән агачның ботаклары - эчкерсезлекне, тәрбияне, исламның - 5 һәм диннең 6 терәген үтәүне, Аллаһы Тәгаләгә ышануны аңлата икән, - дип сөйләде Айшә. Ул шулай ук Самараның 1 санлы балалар йортында тәрбияләнүчеләргә Төркиядәгегә охшатып ясалган “Тәүбә агачы” рәсемен дә күрсәтте.
 
Хәйрия фонды җитәкчесе оешма алдында “Идиллия” дип аталган халыкара танышу агентлыгы эшләп килүен һәм “Гаилә статусын күтәрү” программасы буенча биредә гаилә үзәге ачылуы турында да сөйләде. 
 
- Зур шәһәрләрдә үз парыңны табуы бик кыен. Шуңа күрә күпләр аны әти-әниләре, танышлары, интернет аша эзли. Ә безнең үзәктә ялгыз кешеләр бергә җыелып, аралашып үз тиңнәрен үзләре таба ала, - диде ул. 
 
Айшә ханым кунакларны бер-берсен “Идиллия” никах агентлыгы аша табышып, яңа гаилә корган Айрат һәм Рәмзия Ганиевлар белән таныштырды, аларны котлап,  Коръән сүрәләре язылган шәмаил бүләк итте.
 
Никах агентлыгыбызда тәҗрибәле психологлар клиентлар белән әңгәмә уздырганнан соң, аларга тиң парлар эзли башлыйлар, ә соңыннан аларны очрашуга чакыралар. Безнең “Тиз күрешү”гә килүчеләр яшьләре, кызыксынулары, социаль статуслары буенча аерым төркемгә бүленәләр һәм бер кичәдә 15әр, 20шәр кеше белән  күрешә алалар. Мәсәлән, өстәлләр артында утыручы туташлар (ханымнар) янына үз парларын табарга теләгән бу төркемдәге ир-егетләр килеп, үзләре белән таныштыралар. Моның өчен аларга 2 минуттан 10 минутка кадәр вакыт бирелә. 
 
- Хәзерге ыгы-зыгы заман кешеләре өчен бу танышу ысулы бик тә уңай: син эштәме, ялдамы - танышу агентлыгы хезмәткәрләре сиңа тиң парны эзли. Бу хезмәт өчен җыелган акча ятим балаларга ярдәм итү хәйрия акцияләренә китә.
 
Европа илләрендә популяр булган “Тиз күрешү” проекты безнең шәһәребездә дә хупланып, ялгыз милләттәшләребезгә үз парларын табырга ярдәм итсә, әйбәт булыр иде. Чын мөселман гаиләләре барлыкка килсен, бу гаиләләрдә туган балалар ислам динендә тәрбияләнсен иде, дигән теләктә калабыз, - дип дәвам итте сүзен Айшә Җәләлетдинова.
 
Шунда ук Мәскәүдән килгән яучы Рауза ханым чарага җыелган кунакларга бу танышу ысулын үзләрендә сынап карарга тәкъдим итте. Кунаклар күрше өстәлләр артына утырып, бер-берсе белән аралашып, танышып чыктылар. Кичә бик күңелле узды, килгән кунаклар рәхәтләнеп ял иттеләр. Чара азагында оештыручылар аларга мөселман календарьлары, татлы ризыклар, ир-атларга - түбәтәйләр, ә хатын-кызларга бик матур яулыклар бүләк иттеләр. 
 
Фотода: Кичәне алып баручы Мөхәммәт ЕВЛОЕВ һәм “Яхшылык уты” хәйрия фонды президенты Айшә ханым ҖӘЛӘЛЕТДИНОВА.
 

Саҗидә НОГМАНОВА
Бердәмлек
№ |
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»