|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.02.2015 Яңа китаплар
Р. Вәлиева. Йолдызстан батырыТатарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, күренекле шагыйрә Резеда Вәлиеваның бу китабына аның төрле елларда язылган шигырьләре, җырлары, әкиятләре һәм поэмалары тупланды. Шаянлыкка, тапкырлыкка нигезләнгән кызыклы һәм гыйбрәтле шигырьләр туган илгә мәхәббәт хисе, табигатькә сакчыл караш тәрбияли, хайваннарны һәм кош-кортларны рәнҗетмәскә, олыларны ихтирам итәргә өйрәтә. Мавыктыргыч әкиятләр укучыны серле һәм тылсымлы маҗаралар белән таныштыра, ялкаулыкны, көнчелек һәм куркаклыкны хурлый, батырлыкка, тырышлыкка дан җырлый. Шагыйрәнең туган иленә, халкына, аның батыр улларына багышланган поэмалары күңел сафлыгына, рухи матурлык, батырлык һәм ватанпәрвәрлеккә мәдхия булып яңгырый. Dиңел аңлаешлы, нәзакәтле, матур тел белән язылган бу әсәрләр укучы күңелен туган телебезгә якынайта.
Китап балаларга, ата-аналарга, тәрбиячеләргә, укытучыларга һәм татар әдәбияты белән кызыксынучы киң даирә укучыларга адреслана.
--- |
Иң күп укылган
|