поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
18.04.2009 Могҗиза

МИҢНЕЯМАЛ АПА "МӘРТТӘН КАЙТКАЧ"...

1953-54 елның кышында 35 яшьлек Миңнеямал апа Низамова йөрәк чиреннән урын өстенә ава. Үтә дә кешелекле, якты күңелле авылдашларының кинәт авырып китүенә бөтен Козгынчы (Мамадыш районы) халкы нык борчыла. Сөйләшер хәле булганда, Миңнеямал апа барчасы белән бәхилләшә, иренә, балаларына соңгы киңәшләрен әйтә. 10 көн сөйләшә дә алмый ята ул. Шуннан янында ясин укып утырган әтисенә томырылып бер карый да, күзләрен йома. Тәне боз кебек суына, сулышы бетә, йөрәк тибеше сизелми, гәүдәсе ката. Бу хәл җомга көнне була. Сабыйларны алып кереп әниләрен күрсәтәләр "Әнигез бик еракка китә, күреп калыгыз", – диләр. Туганнары, авылдашлары җыелып, елашып, күмәргә хәзерләнәләр. Кинәт Миңнеямал апаның әтисе (ул мулла иде): "Кызым исән, җәмәгать, сабыр итегез", – ди. Авылдашлар куркып мулла абзыйга карыйлар, кайгысыннан акылга җиңеләйде, дип уйлыйлар.

Мулла абзый, Миңнеямал апаның күз кабагын күтәргәч җыелган халык "аһ" итә: күз алмасы бик акрын гына  хәрәкәтләнә. Боз кебек салкын гәүдә тораташка әйләнгән көенчә нәкъ бер атна ята. Ә икенче  җомгада  Миңнеямал апа кинәттән күзләрен ача, янында әтисенең ясин укып утырганын күреп: "Уф, Аллам! Яңадан кайттым бу дөньяга, мең шөкер сиңа!" – ди. Беренче сүзләреннән соң Миңнеямал апа үзен юындыруларын һәм эчәргә чәй бирүләрен сорый. Мулла абзый: "Кызым, тегендә нәрсә күргән булсаң да, бер үк кешегә сөйли күрмә", – дип кисәтеп куя. Миңнеямал апада ниндидер сәерлек инде икенче көнне үк сизелә. Ул кинәт кенә: "Хәдичә кибеткә менә,  акчасын өстәл  өстендә онытып калдырды, бар әле, әти, 5 сум  биреп тор, буш төшмәсен инде", – ди.  Нык гаҗәпкә калган мулла абый кесәсенә акча тыгып кибеткә керсә, анда Хәдичә апа, чыннан да, алган әйберләренә акча түли алмыйча, бик уңайсызланып кесәләрен актара. Алар кибеттән бергә чыгалар. Хәдичә апа монда  бер менгәч инде (ул Түбән Козгынчыдан)  Миңнеямал апаның хәлен белеп чыгасы итә. Юлда уйлап бара: "Кияүнең бөерләренә операция ясасалар (кияве Казан сырхауханәсендә операция ясатырга чират көтеп ята) эшкә яраксыз булып кала инде, кызым балакаем, балаларын  ялгыз ничек тәрбияләр?!" – дип. Исәнләшеп керә, озак кына сөйләшеп утыргач,  кайтырга кузгала. Миңнеямал апа:

 

– Хәдичә, киявеңә операция ясамыйлар, юкны уйлап йөрмә борчылып, аңа дарулар түгел, үзебезнең якта үскән үләннәр, чәчәкләр белән дәваланырга кирәк. Соңга калганчы бүгеннән үк тотын чарасына, – дип, ике төрле үлән  төнәтмәсе тәкъдим  итә. Кызының моңарчы үлән-чәчәкләрнең дәва көченә ия  икәненнән хәбәрдар булуын белмәгән әтисе хәйран кала, тик дәшми. "Кызың гомер буе рәхәт яшәр, киявең көзгә аякка басар", – ди Миңнеямал апа Хәдичә  апаны тәмам аптырашта калдырып. Хәдичә апа куркып Миңнеямал апага текәлә – ул бит аның уйларын укый! Икенче көнне Миңнеямал апа: "Авылга фәлән кеше керде, минем хәлне дә белеп чыгарга уйлый, әти, чәй куй әле", – ди. Ярты сәгатьтән шул абый килеп кергәч әтисе артына авып китә яза. Миңнеямал апаның күрәзәчелек  даны тирә-як авылларга яшен тизлегендә тарала. Хәтта күрше республикалардан  аның янына ярдәм сорап кешеләр агыла башлый. Миңнеямал апа бөтенләй таныш булмаган чит-ят кешегә исеме белән дәшеп, үзе сөйли башлаганчы ук аның кайсы төше авыртуын әйтеп  бирә, дару үләннәреннән дәва әйтә. Ә кайчагында: "Минем янымда вакытыңны уздырма, иртәгә үк фәлән сырхауханәгә барып табибка күрен, чирең азып килә, сиңа кичекмәстән табиб ярдәме кирәк", – дип, кешене кире бора. Миңнеямал апа, кешеләрне дәвалый башлаганга дистә еллар уза. Коммунистлар вакыты бит. Аның могҗизалы сәләтенә ышанмаучылар да була.  Шуларның берсе – минем әти. Әтинең Ямаш авылында яшәгән апасы нык чирләп китә һәм Миңниямал апага күренер өчен Козгынчыга  килә. Әтиләргә кереп: "Хамис, энем, менеп төшик әле?" – ди. Әти, мыр-мыр килсә дә, апаның күңелен төшерәсе килми, менеп китәләр. Югары Козгынчы кибете янында әти: "Син апа, бар, кереп күренә тор, мин 150 грамм сылыйм да, кереп  иманын укытам аның, кеше башын бутап ятмасын!" – ди. Әти карап торышка куркыныч кеше булса да (ике метрлы, 150 килолы, үтә кырыс чырайлы, коры сөйләшә, "ата" коммунист), йомшак күңелле кеше. Йөз  илле грамм да кергәч "йомшарып" уйлый: "Нигә бәйләнәм әле мин аңа? Хатыннар эч серләрен сөйләшеп бушансалар да әйбәт бит, дәвалый белмәсә – кадалып китсен шунда!" Һәм тагын йөз илле грамм эчә дә Миңниямал апа янына кереп китә. Апа әтинең дә монда  икәнен бөтенләй әйтмәгән була. Әти, күңеле булсын дип,  50 тиен (ул вакытта  акча кыйммәт) сәдака суза. Миңнеямал апа: "Син, дуңгыз, нәрсә дип эчеп кердең? Син, оятсыз, кибет янында нәрсә дип калган идең? Нинди иманны укытасы идең?! Синең дә  иман бит ул, кадалырмын мин сиңа!" – дип, шаклар каткан, егылыр дәрәҗәгә килгән  әтине ишек төбендәге иске галошларны ата-ата куып чыгара. Әти ике чакрым араны бертуктамый йөгереп уза. Бу хәл, ниндидер каналлар аша, тирә-юньгә тарала, партия  җыелышларында иптәшләре әтидән: "Хамис, Миңнеямал апага сәдака бирәсе бар иде, кертеп кенә чык әле!?" – дип, ел буе көләләр. Икенче вакыйга. Авыр тормышлы  бер хатын, инде шактый зур  көмәнен төшерергә уйлый. Авырлы  икәнен беркем белми. Табиб янына барып хәлен аңлата. Инде балалары булган бу хатынны табиб бик нык сүксә дә,   хәленә керә,  авырын төшерәләр. Бу апа: "Әгәр исән-сау котылсам,  Миңнеямал апага сәдака менгерер идем!" – дип нәзер әйткән була. Өйдәгеләр, авылдашлар сизмәсен өчен ул сырхауханәдән  шул ук көнне чыгып кайтып китә. Миңнеямал апа янына кереп  исәнләшүгә, кып-кызыл булып янып чыккан, күзләре ут булып янган Миңнеямал апа: "Кеше үтерүче! Сөенеп мендеңме, балаңнан котылуыңа?! Ул туса ачка үләрбез дип курыктыңмы? Нәзер әйтә  бит әле миңа, оятсыз! Күземнән  югал, хәзер үк. Эзең  булмасын монда!" – дип куып чыгара.

 

Өченче вакыйга. Ямаш авылыннан Н. апа  дуңгыз сатып кайтышлый сәдака бирергә керә. Миңнеямал апа аңа  кайсы төшенә нәрсә дәва буласын яхшылап аңлата, киңәш бирә. Ә Н.апа сәдака сузгач : "Кирәкми, акчаң дуңгыз булып мыркылдый", – дип, сәдакадан баш тарта.

 

Икенче вакыт шул ук Ямаштан  бер апа Миңнеямал апа биргән  рецепт  белән дәваланып тәмам аякка баса һәм рәхмәт йөзеннән сәдака бирергә китә. Юлда уйлый: "5 сум бирсәм күп була инде, балаларга күчтәнәчкә калмый,  3 сум азрак була, күпме бирим икән?"  –ди. Шулай да 5 сум суза, чөнки рәхмәте чиксез була. Миңнеямал апа: "Синең өчен бик күп акча бу. Өч сумы да  җитә, ике сумга балаларыңа күчтәнәч ал, калган өч сумына да күчтәнәч ал, алары  миннән булыр, бүтән алай балаларың авызыннан  өзеп, сәдака алып йөрмә,   кабул булмый ул, бар кайт", – дип, аркасыннан кагып озатып кала.

 

Миңнеямал апага меңнәрчә кеше рәхмәтле. Хәзерге "дәвалаучылар" кебек күзеңә карап кесәңә  сими (тупас, ләкин башкача әйтә алмыйм – ачуым килә) иде  шул ул, чыннан да  дәвалый иде, чыннан да белә иде. Миңнеямал апа берничә  ел элек үлеп китте. Шушы язманы әзерләгәндә хәзерге вакытта  районда бик  зур җитәкче  белән сөйләшеп утырганда ул: "Беләсеңме, Миләүшә, мин дә йөрдем Миңнеямал апа янына. Минем шоферым батып үлде, гәүдәсен таба алмадылар, Миңнеямал апа янына киттем. "Борчылма, баткан җирендә калкып чыга караштырып торыгыз", – диде ул. Һәм, чыннан да, шуннан таптык", – дигәч, шаклар каттым. "Шуннан соң чирләгән чакларымда да гел аның янына йөрдем", – диде бу җитәкче.

 

Мәрткә китүне табиблар, галимнәр әлегәчә  аңлата алмыйлар, тик шунысы хак, мәрткә китүчеләр уянсалар инде элекке кеше булып уянмыйлар.

 


Миләүшә ХӘЙРУЛЛИНА
Татарстан яшьләре
№ --- |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»