поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
23.02.2015 Җәмгыять

Исән йөрегез, балам (ХИКӘЯ)

Күптән уянса да, күзләрен ачарга иренеп яткан Айгөл, өй эченә тәрәзәдән әкрен генә йомшак таң яктысы шуышып керә барганын тоеп ята-ята, әнисенең кыбырсый-кыбырсый урыннан торганын ишетте. Хәдичә карчык, үзалдына пыш-пыш килеп, догаларын пышылдады да, торып, кече яктагы утны кабызды.

Ачык ишек аша идәнгә бер көлтә якты сарылып ятты. Айгөлнең күңеленә шушы иртәнге ярым караңгы мизгелләр бик якын. Әйе, бу татлы халәтнең төп сәбәбен яхшы аңлый Айгөл. Таңнан торып, олы як утын кабызмый гына кече якта кыштыр-кыштыр килеп йөрүче әнисен йокыга салышып тыңлап яту бәләкәйдән шундый ошый Айгөлгә. Шушы тып-тын минутларда, уяныр-уянмас кына изрәп, янда, якында гына әниең барлыгын тоеп-сизеп, балаларча иркәләнеп ятуы җан-тәнеңне әйтеп бетергесез рәхәткә төрә. Кызы йоклый дип белгән карчык, сак кына баса-баса, газ плитәсенә чәй куйды. Ә Айгөл, шушы балаларча кечкенә, садә ялганына сөенеп, кадерле мизгелләрне сузарга тырышып ята бирде. Карчык килеп, сак кына итеп, аның ачылган юрганын төзәтеп китте. Шушы бөтен тәненә таралган рәхәт тойгы Айгөлгә балачагыннан таныш та, газиз дә. Әнкәй өстеңә юрган япкан чакның җылы тәме... Иңнәреңә әнкәй япкан юрганның йомшаклыгы... Тәнеңә аның назлы куллары кагылып китүе... Шундый чакларда иллесен узган Айгөл үзен бәп-бәләкәй кыз итеп сизә. Әнкәй җаным, сиңа сиксән-туксан тулсын, син бар чакта без әле бала гына... Бар гына бул, әнкәем... Бар гына бул!

Хәдичә әби, ишекне сак кына ачып, тышка чыгып китте. Газ плитәсендәге чәйнүк, кайнап чыгып, оят түгелме сиңа әлегә чаклы иркәләнеп ятуы? дигәндәй ысылдый башлагач, Айгөл теләр-теләмәс кенә урыныннан торды. Әйе, бүген еракка юлга чыгасы көн. Улы Ратмирны да уятырга кирәк. Машинасын караштырсын. Әнә әнкәй алып китәсе әйберләрен кичтән үк җыеп куйды, рәхмәт яугыры. Сиксәннән узган карчыкны шәһәрдә кызында кыш чыгарга ризалатуы җиңел булмады, дөресен генә әйткәндә. Алты йөз чакрымны узып, авылга еш кайтырга Айгөлгә дә гел генә җай чыкмый. Карлы бураннарда, ачы салкыннарда әнкәй ничек ялгызы ята икән, дип уйлый-уйлый күңел тынычлыгы калмады инде моңа хәтле. Болай әнкәй янда булгач, аңа да җиңелрәк, үзебезгә дә тынычрак булыр... Ни дисәң дә, яше арта бара. Ялгызына кыш чыгуы елдан елга авырлаша бара. Айгөл улын уятты да, үз-үзе белән өнсез генә киңәшкәндәй, уйлана-уйлана юлга хәзерләнә башлады. Моны онытмаска, тегене истә тотарга кирәк... Кече якка чыгып, алып китәсе сумкаларын хәстәрләп маташканда Айгөлнең күзе тәрәзә аша ишек алдында йөргән әнисенә төште. Хәдичә карчык, мал тотмагач бушаган абзар янында бераз башып иеп басып торды да, ишекләрен ябык куллары белән сыйпаштырып, әкрен генә мунча ягына атлады. Үзалдына нидер сөйләнгәндәй, иреннәрен кыймылдата-кыймылдата, искергән мунчага карап торды. Айгөл тәрәзә аша әнисеннән күзләрен алмады. Хәдичә карчык, таягына таянып, җимеш бакчасына керде. Җиргә өзелгән алмаларга басмаска тырышып, карт алмагачның кәүсәсен бармаклары белән учлап тотты. Алмагач төбендәге өстәлгә коелган яфракларны учы белән сөртеп төшерде дә, шундагы эскәмиягә утырып, бакчасына күз ташлады. Әйе, Айгөл аңлый иде әнисен, бик яхшы аңлый иде. Хәдичә карчыкка гомер иткән йорт-җирен ташлап китүе бик тә кыен иде. Тамырларын кисүе бик авыр иде... Нишләргә соң, әнием, бөтенләйгә китмисең бит. Язлар җиткәч бер кайтырбыз, теләсәң...
 
Тыштан кергән әнисенең күңеле төшенке икәнлеге йөзенә чыккан иде. Өчәүләп утырып чәй эчкәндә Айгөл әнисенең кәефен күтәрер өчен үзендә ничек рәхәтлеген тагын бер кат бәйнә-бәйнә сөйләде. Әнкәем, бер дә кайгырма, янәсе. Бер үзеңә бер бүлмә. Тыныч башың. Суга барасың юк, мунча ягасың. Бар да өйдә. Өебез чиста, җылы. Киявең дә, балалар да сине ярата. Телисең икән, мәчет якын гына. Телисең икән, татар концертына барырбыз. Һич тә кайгырма, әнкәем... Хәдичә карчык, кызы сөйләгән көйгә сүзсез генә башын селкеп, күзләрен алдындагы чынаягыннан алмыйча, чәй эчте. Айгөл җай гына дәвам итте: “Чит кешегә бармыйсың бит, әнкәй. Үз балаңа барасың. Менә күрерсең, ияләшеп киткәч, кайтасың да килмәс әле...”. Хәдичә карчыкның уйчан карашы йорт эчен капшап чыкты . Әбекәй авыр көрсенде: “Шулаен шулай да, балам. Ничек ташлап китәргә инде гомер үткән дөньяны. Кешенең дә төрлесе бар. Зыян гына салмасынннар иде”. Айгөл әнисен тынычландырырга тырышты. Әнә йортка күз-колак булырга күршеләр һич тә каршы түгел. Урам аша яшәгән Рәйхана әбигә кичә үк ачкычны кертеп бирделәр. Карап торыр, һич тә кайгырма, әнкәем... Шулай да, гомергә бергә яшәп, көннең көнендә хәл белешеп, күрешеп, сөйләшеп торган күршесе Рәйхананы исенә төшергәч, Хәдичә карчыкның төшенке кәефе тагын да төште, булса кирәк. Әйе, ни дисәң дә, шәһәрдә бар нәрсә дә бар, ә Рәйхана юк...Мондагыдай җанны ачып сөйләшкән изге күршеләр юк... Шушы гомере үткән җылы агач йорты юк. Шушы дөньясы юк. Ни дисәң дә, анда кызының дөньясы... Балалары, рәхмәт төшкерләре, әниләре өчен өзелеп торалар да бит. Кызына кунакка барганы бар аның барлыкка. Шулаен шулай да, анда барып кына Газраилдан котылып булмас. Вакыты җитсә, анда да табар, монда да... Һич кенә дә аягы тартмый шул аның шәһәргә барырга. Сагынуымнан саргаеп, күпмегә түзәрмен икән?.. Нишләргә инде? Кыстыйлар бит. Эх, үз өйкәемдә үләргә язмадымы икәнни?.. Мәрхүм картым янына барып ятарга?..
 
Хәдичә карчык, икеләнә-икеләнә генә булса да, юлга дип кичтән әзерләгән киемнәрен киенде. Менә бит, үзе белән күпме генә ала? Көндәлеккә алмашка кигән күлмәкләре дә, бер киелмәгән яңа киемнәре дә өелеп кала. Карчык, кием шкафында актарына торгач, уртача зурлыктагы, ак яулыкка бәйләнгән төенчек тартып чыгарды. Айгөлнең сораулы карашын күреп, аңлатты: “Монысы соңгы юллык киемем. Кәфенлегем. Сал бер җиргә. Әллә кайтып була, әллә юк...”. Айгөл әллә нишләп китте: “Кит инде, әнкәй. Килешмәгән сүз сөйләмә. Шундый уй белән юлга чыгалармы?”. Хәдичә карчык эндәшмәде.
  
Юлга чыгарга бар нәрсә дә әзер кебек иде. Ратмир күптән, маен-фәләнен тикшереп, машинасын кыздырып куйды. Айгөл саласы әйберләрне тутырды. Тик Хәдичә әби генә, булмаган йомышын бар итеп, өй буенча йөрде дә йөрде. Гөлләргә су сипте. Чоландагы балалары үскән иске бишекне тотып-тотып карады. Өч ел элек үлгән картының эленеп торган киемнәрен нигәдер бер чөйдән бер чөйгә элде. Бер сәбәпсез базга төшеп менде. Мич алдындагы көлне себерде. Савыт-сабаны бер урыннан икенче урынга күчерде. Юк эшен бар итеп, Хәдичә әби үзе дә аңламастан вакытны суза иде. Үзен шушы йортка бәйләгән җепләрне бер мизгелдә шартлатып өзә алмый иде Хәдичә карчык. Менә шулай кинәт кенә чыгып китә алмады ул гомер иткән йортыннан. Әйе шул, кем белә... Әллә кайтып була, әллә юк... Өенең һәр бүрәнәсе, һәр тактасы, ташлыйсыңмы инде безне? дигәндәй ятимләнеп, хуҗабикәләренә төбәлгәннәр... Әнә дивардагы зурайтылган сүрәтеннән мәрхүм ире, мине калдырма, дигәндәй карап тора. Газиз әниләре исән булып, дүртесе дүрт якка таралышкан балаларын туган өйләрендә ябык капка, йозаклы ишек каршыласынмы?
 
Оныгы Ратмирның түземсезләнеп машина гудогын гүелдәткәнен ишеткән Хәдичә карчык тәрәзә аша тышка күз салды. Әйе... Балалар юлга ашыга... Вакыт... Хәдичә карчык, әкрен генә атлап, ишек алдына чыкты да, нигәдер үзен гаепле тойгандай, гаҗәпләнеп карап торган кызына: “Балам, китәсе булсагыз, китәрсез. Мин бармам инде. Алла ярдәм бирер әле. Үз җаегыз белән кайтырсыз әле. Исән йөрегез, балам”, – диде. 

Физәлия ДӘҮЛӘТГӘРӘЕВА
Матбугат.ру
№ |
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»